Кызыл таң » Дөнья бу... » 12-07-2018: Хөснияр качкын

Хөснияр качкын

Хөснияр качкынАскын якларында аның исеме риваятьләргә күчкән.

Хөснияр Мөскелде авылыннан булган. Мылтыгы белән ауга йөрергә яраткан. Үзе сал агызуда эшләгән була. Шулай 1941 елда, сугыш алдыннан, Уфага сал агызып төшеп баралар. Юлда саллары тарала, ә калганын сатып җибәрәләр. Шуннан соң Хөснияр, хөкем ителүдән куркып, качкынлыкка китә. Яшеренеп кенә авылына кайтып йөргән була, ләкин ярлы-ябаганың әйберенә тими. Киресенчә, тапкан малын өләшеп бирә. Халыкта аның турында бик күп риваятьләр саклана. Түбәндә сезнең игътибарга без шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.


Хөснияр имәнлеге


Хөснияр качкынның учак төтене землянкасыннан өч чакрым читтә чыккан, имеш. Тотылмас өчен ул итеген башы белән артка каратып кия торган бул­ган, аны эзәрлекләү­челәр, итек эзенә алданып, кире якка китәләр икән. Шулай бервакыт Хөсниярне, шарт та шорт мылтык атып, солдатлар куалар, ди. Ул суга бүрәнә тәгәрәтеп төшереп җибәрә дә, үзе яр астына поса. Солдатлар караң­гыда бүрәнәне Хөснияр дип уйлый һәм ата башлыйлар. Шулчак бүрәнә каерысы каезланган ягы белән өскә әйләнә. Эләкте моңа, корсагы белән өскә калкып чыкты, дип солдатлар, мылтыкларын иң­нәренә салып, килгән юлларына китәләр. Авыл янындагы имәнлек шуннан соң Хөснияр имәнлеге дип атала башлый.

Хөсниярнең көче


Бервакыт Хөснияр халык җыенына килә. Аның монда икәнен белгән милиционерлар, кешеләрне ерып, тотарга дип киләләр. Хөснияр качып өлгерә һәм бер авылдашы аны өй базына яшерә. Милиционерлар килеп, базга төшә башлыйлар. Ләкин Хөсни­яр югалып калмый, өйнең почмагын күтәреп, баздан чыгып кача.

Менә болай!


Икенче тапкырында Хөс­ниярне барыбер эләк­тер­гәннәр. Суд бара, моңардан хөкемдар сорый икән:
– Төрмәдән ничек качтыгыз?
– Менә болай! – дип, качкын ике яктан саклап торган милиционерларның якаларыннан тотып башлары белән чәкәштерә дә, тәрәзәдән чыгып та кача.

Әйтәсен әйткән...


Хөсниярне барыбер тотып, район милиция бүле­генә япканнар. Төрмә ди­гәннәре яр буенда гына, имеш. Качкын төн буена стенаны кырып, кулына ком җыйган. Шуннан, кыс­талам дип, милиционерны чакырган. Тегесе ишекне ачуга, күзенә ком сибеп, Хөснияр чыгып йөгергән. Милиционер күзен уып ачканчы, Хөснияр елга буена килеп тә җиткән. Ярда яткан түмәрне суга алып ыргыткан да шым гына юк булган. Шаптырдаган тавышны ишеткән милиционер, тоткын суга сикерде, дип, шул тарафка пистолетыннан ата башлаган. Пулялар беткән, яр буе тынып калган. Шулчак ерактан Хөсниярнең тавышы ишетелгән:
– Нәрсә, тоттыңмы?

Хөснияргә охшаган


Биявәш елгасына эре бәрде, хариус балыклары тула торган иде. Аларны тотар өчен буа эшләп, талчыбыктан үреп, мурда салалар иде. Бер тапкыр балык юк, кемдер караңгыда килеп, карап алып киткән. Нишләргә? Әни белән әти киңәшләштеләр дә, мылтык көпшәсенә тоз тутырып, мурдадагы балыкны сакларга, Бәхет күле тирәсенә чыгып яттылар.
– Менә килде теге ке­ше, суга ерып кереп, буага басып, мурданы күтәрәм дип, иелүе булды, арт санына тоз белән атып җибәрдем, – ди әтием. – Бу каракның ничек йөгереп качканын күрсәгез?!
Карак кем булды икән, ничек этләнде икән… Әлегәчә бу хәл сер булып калды, әтием дә аның кем икәнлеген белмәде, ләкин бик тә Хөснияргә охшаган иде, диде...

Хөснияр – милиция майоры


Җитмешенче елларда безнең авылдан бер кеше Свердловск каласына барган. Урамнан барганда бер милиция майорын танып калган, ди:
– Хөснияр, син монда нишләп йөрисең?! – дип кычкырып җибәргән.
– Бирермен мин сиңа Хөсниярне. Унике сәгать эчендә бу шәһәрдән юк бул! – дигән тегесе саф татарча. Ул, чынлап та, Хөснияр булганмы, әллә аңа охшаган кеше генәме – монысы сер булып кала.

Явидә МӨКЪСИНОВА
язмаларыннан Заһит МУРСИЕВ күчереп алды.

Кире күчергәБасып чыгарырга