Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Үзебезнеке арзанрак һәм сыйфатлырак!

29.03: Үзебезнеке арзанрак һәм сыйфатлырак!

Үзебезнеке арзанрак һәм сыйфатлырак!Халыкны заманча хезмәтләндерү, сыйфатлы азык-төлек, куллану товарлары белән тәэмин итү, гомумән, мөһим социаль функция башкару белән беррәттән, сәүдә икътисадны ныгытуга хезмәт итә, республиканың көндәшлеккә сәләтен арттыра. Узган атнада республика Хөкүмәте утырышында “2019-25 елларда Башкортстан Республикасында сәүдә тармагын үстерү турында” дәүләт программасын кабул итүгә багышланган утырышта шулай дип билгеләнде. Аны республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов алып барды.

Мөһим социаль-икътисади әһә-мияткә ия документның төп үзен-чәлекләре белән Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова таныштырды. Берничә өлештән торган бу Программа кулланучылар базарын һәм күпләп сатуны, тышкы реклама эшчәнлеген үстерүне күз уңында тотуын билгеләде ул.
Республика кулланучылар базарында төрле формадагы 25 мең­нән артык ваклап сату предприятиесе бар. Аларда 144 мең кеше эшли. Бу — республикадагы хезмәт яшендәге халыкның 13 проценты. 2017 елда Башкортстанда сәүдә әйләнеше 841,1 миллиард сум булып, узган ел дәрәҗәсеннән 2,1 процентка артты. Ваклап сату товар әйләнеше буенча Башкортстан Русиядә алдынгы 10 төбәк исәбенә керә, Идел буе федераль округында — икенче позициядә.
Узган елда Башкортстанда 264 ваклап сату объекты файдалануга тапшырылган. Әйтергә кирәк, сәүдә мәйданнары белән тәэмин ителү ягыннан республикада хәлләр башка төбәкләрдәгегә караганда яхшырак.
Хөкүмәт утырышында Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү – базар икътиса-дының драйверлары. Шулай ук республика һәм илебез бюджетын тулыландыруда сәүдәнең өлеше сизелерлек. Мәсәлән, республика-ның тупланган бюджетының керем өлешен тулыландыруда сәүдә, казылма байлыклар чыгару һәм җитештерү тармакларыннан кала, өченче урында. Тулай төбәк продуктында сәүдә өлеше — 16 процент.
Утырышта Рөстәм Зәки улы сәүдәне тотрыклы үстерүгә ирешү, сатып алучыларны хезмәтләнде-рүне камилләштерү, заманча сәүдә майданнарын арттыру буенча фикерләрен җиткерде. Ул шулай ук азык-төлек, көндәлек куллану товарлары бәяләренең нигезсез үсүенә юл куймау, Интернет сәүдә­се проблемаларын җайга салуга да тукталды.
Шушы көннәрдә Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты коллегиясе дә үтте. Анда сәүдә тармагының узган ел йомгакларына бәя бирелде, агымдагы елга бурычлар билге­ләнде, сәүдә тармагының көнүзәк мәсьәләләре, кулланучылар хокукларын яклау механизмнарын, гому­мән, эшчәнлекне камил­ләштерү хакында сүз барды.
Әйтергә кирәк, Дәүләт комитеты сәүдә тармагын заман таләплә-реннән чыгып оештыру, үсеш перс­пективаларын билгеләү һәм башка көнүзәк проблемаларны хәл итү юнәлешендә даими эшли. Соңгы чорда кулланучыларга тәкъдим ителгән социаль әһәмияттәге азык-төлекнең нигездә Башкортстанда җитештерелүенә дә әһәмият бире­лә. Әлеге вакытта бу төр продукт­ларның 67 проценты — үзебезнең республиканыкы. Киләчәктә бу күләмне тагы да арттыру буенча Дәүләт комитетының анык эш планнары билгеләнгән.
Кулланучылар хокукларын яклауны нәтиҗәлерәк итү максатыннан чыгып “Башкортстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау турында” дәүләт программасы раслану турында хәбәр иткән идек. Шуны билгеләргә кирәк, комитет бу юнәлештә эшне активлаштырды, кулланучыларның үз хокукларын яклауны сораган мөрә­җәгатьләре җавапсыз калмый.
Социаль әһәмияттәге азык-тө­лек дигәннән. Җитеш­терүче­лә­ребез продукциясен халыкка арзанрак хак белән тәкъдим итү буенча шәһәрләрдә, район үзәклә-рендә узган авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәләре мөһим роль уйный. Шушы төр эшчәнлекне коор-динацияләү буенча да эшчәнлекне активлаштыру турында сүз барды коллегиядә. Комитет рәисе Гүзәл Асылова билгеләвенчә, мондый ярминкәләр мәйданнары арттырылачак. Быел, әйтик, 19 400 урынлык 270 вакытлы сәүдә мәйданнары оештырылып, шәһәр һәм авыллар сатып алучыларына үзебездә җи­тештерелгән сыйфатлы азык-төлек сатып алу мөмкинлеге тудырылачак.





Басып чыгарырга



Катнашыгыз!  Җиңегез!
13-07-2018 :: Икътисад
Катнашыгыз! Җиңегез!
Әй урман, урман...
12-07-2018 :: Икътисад
Әй урман, урман...
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»