Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Эшкуарлар өчен мөмкинлекләр арта

06.04: Эшкуарлар өчен мөмкинлекләр арта

Эшкуарлар өчен мөмкинлекләр артаКүптән түгел “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында “Инвести­цияләр. Климат. Мөмкинлекләр” дигән темага матбугат конференциясе үтте. Анда республиканың икътисади үсеш министры Сергей Новиков, Федераль салым хезмәте идарәсенең Башкортстандагы юридик берәмлекләргә салым буенча бүлек начальнигы Римма Гарипова, республиканың Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Вадим Үтәшев һәм башкалар катнашты.

– Дәүләт рейтингы нәтиҗәләре буенча соңгы ике елда 40нчы урыннан 13нчегә күтәрелдек. Мондый үзгәрешләргә республиканың инвестицион климаты яхшыруы китерде. Төрле хезмәт күрсәтүне теркәү һәм кадастр исәбенә кую вакыты кыскару, электр челтәрләренә һәм җылылык системасына ялгауның камилләшүе күпләрнең эшен җиңеләйтте. Моннан тыш, эшкуарларны кирәкмәгән рәсми кәгазьләр җыюдан азат итү, аларның дәүләт белән бәйләнешен камилләштерү һәм җиңеләйтү, төрле субсидияләр, грантлар тапшыру да югары нәтиҗәләргә китерде. Киләчәктә бу өлкәдә эшләр дәвам итәчәк, – диде Сергей Новиков.
Башкортстанда дәүләт-шәхси хезмәттәшлек кысаларында идарә итү исемлегенә 280 объект кертелгән. Әлеге вакытта 35 миллиард сумнан күбрәк инвестиция җәлеп ителгән 6 концессион килешү төзелгән. Шуның иң зурысы – Уфадан көнчыгышка чыгу юлы. Аның өчен 34 миллиард сум җәлеп ителәчәк. Октябрьский шәһәрендә су һәм җылылык белән тәэмин итү системасына – 650, Салават шәһәренең бала тудыру йортын реконструкцияләү өчен 286 миллион сум тотынылачак. Моннан тыш, Бөредәге юынтык суларны чистарту һәм су белән тәэмин итү өчен 70 миллион сумлык инвестпроект төзелгән, Федоровка районындагы җылылык системасы өчен – 13,8, Мишкә районының Ирсай авылындагы инвалидлар һәм өлкәннәр пансионатына 5 миллион сум акча бүленәчәк.
Чарада катнашучылар эшкуарлар өчен булдырылган хокукый базаның үзенчәлегенә дә аерым игътибар итте. Дәүләт тарафыннан яклау, ярдәм булдыру бу өлкәнең үсешенә зур йогынты ясаячак, диде алар.

Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга



Катнашыгыз!  Җиңегез!
13-07-2018 :: Икътисад
Катнашыгыз! Җиңегез!
Әй урман, урман...
12-07-2018 :: Икътисад
Әй урман, урман...
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»