Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Коры көнне көткән яңгыр сыман

12.04: Коры көнне көткән яңгыр сыман

Коры көнне көткән  яңгыр сыманСоңгы елларда республикага инвестицияләр агымы 30 процентка артты.

Башкортстан Хөкүмәте 2018 елда республикада инвестицияләр (барлык төр инвесторларның табыш алу нияте белән җитештерү тармакларына салган акчасы) күләме, 2016 ел белән чагыштырганда, 0,4 проценка артып, 361,4 миллиард сумга җитәчәк, дип фаразлый. Бу хакта Русия Икътисади үсеш министрлыгының төбәкләрдә инвестиция эшчәнлегенә багышланган күчмә киңәшмәсе вакытында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Евгений Гурьев белдерде.


Коры көнне көткән  яңгыр сыман


Моңа ирешү юнәлешендә, ягъни инвести­цияләрне арттыру өчен республикада кайбер законнарга үзгәрешләр кертәчәкләр. Ул үзгә­решләр башлыча берничә зур федераль ком-паниянең проектларын Башкортстанда тормышка ашыру өчен кирәк. Евгений Гурьев әйтүенчә, Хөкүмәт шулай ук инвесторлар белән тыгыз эшчәнлек алып барачак. Инвесторлар нигездә ике төркемгә бүленеп карала. Берен­чесенә — эре предприятиеләр (15-20 компания), икенчесенә уртача һәм кече бизнес керә.
Алар белән ничек эшләү, нинди проблемаларны хәл итү кирәклеге турында квартал саен республика Башлыгы дәрәҗәсендә җитди сөйләшү булачак. Инвесторлар җәлеп итү мәсьләсе бүгенге шартларда икътисади тотрык­лылыкның, үсешнең асылы булып тора. Ин­вестицияләр – яңа җитештерү куәтләре, искеләрен камилләштерү, яңа эш урыннары, казнага салым арту дигән сүз. Хөкүмәтнең узган ел йомгакларына багышланган утырышыннан соң, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов предприятиеләр директорларына инвесторлар җәлеп итүдә активрак эш итәргә кушты.
— Безнең максат — республикада 2025 елга инвестицияләр күләмен 660-665 миллиард сумга җиткерү. Моның өчен еллык үсеш 50-60 миллиардтан да ким булмаска тиеш, — диде ул.
Әлеге вакытта ил буенча инвестиция активлыгы бик түбән. Моның сәбәпләре төрле. Власть белән бизнес арасындагы бәйләнеш-ләрнең сүлпән булуыннан алып, яңа куәтләрне сафка кертү юнәлешендәге эреле-ваклы киртә-ләргә кадәр. Башкортстан Русиядә һәм чит илләрдә нефть һәм бал җитештерү белән генә түгел, илдә иң яхшы тау һәм авиация инженер­лары, бораулаучылар һәм энергетиклар, иң алдынгы нефть эшкәртүче предприятиеләр һәм сыйфатлы бензин, заманча фән һәм ышанычлы самолет двигательләре белән дә билгеле. Бүген республиканың инвести­цияләр җәлеп итүчәнле­ге юнәлешендә шушы потенциалны киңрәк файдаланырга кирәк. Башкортстан югары технологияле һәм фәнгә нигезләнгән тармак продукциясен җитештерүче иң яхшы 10 төбәк исә­бенә керергә омтылса да, республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов билге­ләвенчә, безнең бүгенге потенциал дөнья икътисады үсешенең инновацияле юнәлешенә тулысынча җавап бирми. Ә инде инновацияле үсешне тәэмин итү өчен республика икътисадына инвестицияләр – корылык елында көткән яңгыр кебек.
Өч ел дәвамында Русиядә инвестицияләр күләме 7,9 процентка кимеде. Башкортстанда исә ул арта барды. Ә менә 2017 ел йомгаклары буенча үсеш юк. Киресенчә, темпларның кимүе күзәтелә. Мондый шартларда Башкортстан Башлыгы әйткән максатларга ирешү авыр булачак. Шул ук вакытта, аналитиклар фикеренчә, предприятиеләрнең акчасы бар, әмма аларны яңа куәтләргә салырга ашыкмый. Рөстәм Хәмитовның активлыкка чакыруы Президент сайлаулары үтеп, киләчәккә ачыклык кертелүе, чит илләр санкцияләренең тиз генә бетерел­мәя­чәге белән аңлатыла. Шунысын да билге­ләргә кирәк, Башкортстандагы инвести­ция-ләрнең нибары 10 проценты гына чит илләр акчасы, калганы – үз инвесторларыбызныкы.

Идрис Сәетгалиев.





Басып чыгарырга



Катнашыгыз!  Җиңегез!
13-07-2018 :: Икътисад
Катнашыгыз! Җиңегез!
Әй урман, урман...
12-07-2018 :: Икътисад
Әй урман, урман...
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»