Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Форум нәтиҗәләре республика үсешенә зур йогынты ясаячак

Форум нәтиҗәләре республика үсешенә зур йогынты ясаячак
14.09.2018 / Икътисад

Форум нәтиҗәләре республика үсешенә зур йогынты ясаячакIV Шәрекъ икътисади форумы кысаларында Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов һәм икътисади үсеш министры Сергей Новиков “Моношәһәрләрне комплекслы үстерү” программасы җитәкчесе, Внешэкономбанк рәисе урынбасары, Моношәһәрләр үсеше фонды генеральный директоры Ирина Макиева белән очрашты. Анда республиканың әлеге фонд белән төзелгән килешүе үтәлеше тикшерелде. Килешү Бәләбәй һәм Күмертау шәһәрләрендә инфраструктура объектларын төзүдә төбәк чыгымнарын финанслауны күз уңында тота.

Әлеге фонд ярдәме белән былтыр 5 инфраструктура объекты төзелеше тәмамланды. Шуның 61,4 миллион сумы республика бюджетыннан булса, 250,3 миллион сумын фонд бүлгән иде. Әлеге вакытта Бәләбәй сөт комбинатының чистарту корылмаларын төзү эшләре җәелдерелгән. Объект 217 миллион сумлык чыгым таләп итә. Шуның 10,9 миллион сумын республика бүлсә, 206,9 миллион сумлык өлешен фонд үз өстенә алды.
Очрашу ахырында социаль-икътисади яктан катлаулы булган территорияләрне үстерү буенча чаралар күрү мәсьәләләре турында сүз булды. Атап әйткәндә, Агыйдел, Сибай, Межгорье шәһәрләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
— Моңа кадәр күрелгән чаралар нигезендә республиканың моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде һәм миграцион үсеш күзәтелде, — диде Рөстәм Мәрданов.
Форум кысаларында Рөстәм Мәрданов һәм Сергей Новиков чит илләрдә предприятиеләр үсеше буенча Кытай ассоциациясенең генеральный секретаре урынбасары, Русия үзәгенең генеральный секретаре Хэ Чжэньвэй белән очрашты. Анда кытайлылар Русия субъектларын инвестицияләү турында сөйләде һәм Кытай предприятиеләрен кызыксындырган икътисади юнәлешләрне билгеләде. Хэ Чжэньвэй Русия төбәкләре белән хезмәттәшлек итәргә әзер булган инвесторлар исемлеген укып ишеттерде. Әлеге вакытта бездә “Сычуань-Сибай” индустриаль паркы” компаниясенең цемент заводы һәм “Чжифан” предприятиесенең республика территориясендә трактор заводы төзү эшләре җәелдерелгән.
— Без һәрбер инвесторга ачык. Һәр проект инновация һәм импортны алыштыруга юнәлтелгән булуы мөһим, — диде Рөстәм Мәрданов.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Русиянең транспорт министры Евгений Дитрих белән дә очрашты. Анда Уфадан федераль трассага алып чыгучы М-5 “Урал” – “Көнчыгыш” юлын төзү, файдаланылуга тапшыру һәм финанслау турында сүз барды.
— Уфаны М-5 һәм М-7 юллары белән тоташтыручы юл — иң зур инфраструктура проектларының берсе. Аның өчен якынча 35 миллиард сум акча тотынылачак. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирәбез һәм агымдагы елда бу җәһәттән җитди эш башларга уйлыйбыз, — диде Рөстәм Мәрданов.
Әлеге очрашу кысаларында 26-28 сентябрьдә Уфада үтәчәк “Урал транспорты” III Халыкара форумын оештыру мәсьәләләре дә каралды. Рөстәм Мәрданов әлеге чара бу өлкә үсешенә үз өлешен кертәчәк, дигән теләк белдерде.

Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Вчера, 16:34 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Халыкка якын булу мөһим
Вчера, 15:39 :: Сәясәт
Халыкка якын булу мөһим
Куркыныч җинаятьче качкан
Вчера, 15:15 :: Яңалыклар
Куркыныч җинаятьче качкан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»