Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Очрашу урыны — Уфада!

Очрашу урыны — Уфада!
20.09.2018 / Икътисад

Очрашу урыны —  Уфада!Республика башкаласында ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең IV Кече бизнес форумы үтәчәк.

18 сентябрьдә Мәскәүдә, ТАСС мәгълүмат агентлыгында, ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең IV Кече бизнес форумына әзерлек һәм аны үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе булды. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин мәртәбәле форумның программасы, анда катна­шучылар һәм кунаклар, шулай ук ШОС һәм БРИКС саммитларында катнашучы илләр төбәкләрендә кече эшкуарлыкны үстерү турында сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде.


— Форум бөтен эшкуарлык җәмә­гатьчелеге үсешенә зур импульс бирә. Мондый мәртәбәле чаралар кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә тиешле мохит булдыра, аның әһәмиятен арттыра һәм яхшы мәктәп булып тора. Башкортстан да мондый чаралар үткәрүдән үз дивидентын ала. Аудитория киңәя, республиканы ныграк таный башлыйлар, — диде Рөстәм Хәмитов. – Мондый чараларны башкаладан еракта урнашкан төбәкләрдә үткәрү территорияне үстерүгә булышлык итә. Мәскәүдә зур форумнар күп үтә. Петербург та матур һәм үзенчәлекле шәһәр. Анда кеше күп килә. Ә төпкелдәге шәһәрләргә, субъектларга нәрсә эшләргә? Безгә дә кызыксындырырлык нокталар булдырырга кирәк. Активлык Русиянең ике-өч шәһәрендә генә булырга тиеш түгел. Илнең барлык төбәкләрен дә бу эшкә җәлеп итәргә кирәк. Бу – ил өчен мөһим.
ШОС һәм БРИКС саммитларында катнашучы илләр төбәкләренең IV Кече бизнес форумы 18-19 октябрьдә Уфада үтәчәк. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән үткәрелүче
чара —­ ШОС һәм БРИКС илләре киң­легендә кече бизнес өчен бердәнбер халыкара форум. 2015 елда Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары Советы һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары саммитлары вакытында бу башлангыч Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланды.
— Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы Кече бизнес форумына әзерлек барышында безгә зур ярдәм күрсәтә. Форум, тәү чиратта, кече, урта һәм эре бизнес өчен кирәк. Аның белән кызыксыну зур. Бу чараларда кече һәм урта бизнес өчен яңа офыклар ачыла. Ышаныч – бизнес өчен бик мөһим. Моңа кадәр узган форумнарда дөньяның 26 иленнән һәм Русиянең 63 төбәгеннән 4 меңнән артык кеше катнашты, — диде Рөстәм Хәмитов.
— 2015 елда Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары югары дәрә­җәдә оештырылды һәм үткә­релде. Ике халыкара оешма да I Кече бизнес форумы үткәрүгә зур өметләр баглады һәм алар тулысынча акланды. Форум хәзер ел саен үткәрелә. ШОС һәм БРИКС­ның даими үткәрелүче чарасына әйләнде. Иң мөһиме ШОС һәм БРИКС илләре кече бизнес вәкилләренең үзара аралашуы өчен даими мәйданчык барлыкка килде, — диде Сергей Катырин.
Форумның төп максатлары – ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең эре һәм кече компанияләре арасында партнерлык бәйләнешләре аша эшкуарлык үсешен тизләтү өчен шартлар булдыру, төбәкара элемтәләрне ныгыту һәм үстерү, яңа килешүләр төзү, инвестицияләр күләмен һәм берлектәге бизнес-проектлар исәбен арттыру.
Чара ШОСның Эшлекле советы һәм Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән Башкортстан Хөкүмәте, республика Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты, Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан оештырыла.
Форум кысаларында ШОС һәм БРИКС саммитларында катнашучы илләр төбәкләренең кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренең халыкара күргәзмәсе үтәчәк. Мәртәбәле форумның төп вакыйгасы – федераль һәм төбәк профильле министрлыклар җитәкчеләре, экспертлар җәмәгатьчелеге һәм чит ил делегацияләре вәкилләре катнашлыгындагы пленар утырыш. Чара кысаларында ике көн дәвамында ШОС һәм БРИКС вәкилләре катнашлыгында кече һәм урта эшкуарлыкка, логистика һәм туризмга дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьә­ләләренә багышланган 8 сессия, 5 осталык дәресе, 7 пленар дискуссия үтәчәк. Параллель рәвештә бизнесны үстерү институтлары консультация мәйдан­чыклары, “Чиксез бизнес” халыкара трекы, ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләре эшкуарлары арасында эшлекле бәй­ләнешләр биржасы, бизнес вәкил­ләренең презентациясе һәм күр­гәзмәләре, шулай ук, төрле юнәлешләр буенча “түгәрәк өстәл”ләр һәм белгечләр сес­сияләре уздыру планлаштырылган.
Чарага ШОС һәм БРИКС Эшлекле советлары вәкилләре, ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләре җитәкчеләре, шул исәптән күзәтүчеләр һәм диалог буенча партнерлар чакырылган. Форум кысаларында үзара хезмәттәшлек турында 20дән артык килешү һәм меморандумга кул куелачак, b2b форматында 300дән артык очрашу, 10нан артык презентация үтүе көтелә.
Әйткәндәй, форум беренче тапкыр 2015 елда Уфада Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары Советы һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре башлыклары саммитлары (8-9 июль) кысаларында үткән иде. Ул ШОС һәм БРИКС илләренең власть һәм эшкуарлары арасында диалогы өчен уңайлы мәйданчык буларак танылды. Моңа кадәр узган форумнарда дөньяның 25 иленнән һәм Русиянең 63 төбәгеннән 4200 кеше катнашты, хезмәттәшлек турында 18 килешү төзелде, b2b форматында 800дән артык очрашу үтте. Чараны әйдәүче, төбәк, федераль һәм чит ил киңкүләм мәгълүмат чаралары яктыртты. Форум һәм аның нәтиҗәләре турында матбугатта 3838 мәгълүмат дөнья күрде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Уфа – Мәскәү – Уфа.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Сегодня, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Сегодня, 15:32 :: Мәгариф
Дәреслекләр “сынау”ны үтә алмады
Оятсызлык түгелме бу?
Сегодня, 15:18 :: Мәдәният һәм сәнгать
Оятсызлык түгелме бу?
Ит турында аның штрих-коды
Сегодня, 14:55 :: Авыл хуҗалыгы
Ит турында аның штрих-коды "сөйләячәк"
“Нур”да Театр елы ачылды
Сегодня, 14:50 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да Театр елы ачылды








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»