Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Һәр форум — үзе үк инвестиция!

Һәр форум — үзе үк инвестиция!
25.09.2018 / Икътисад

Һәр форум — үзе үк инвестиция!Шуңа да республикада алда торган халыкара дәрәҗәдәге чараларга әзерлек эшенә иң җитди игътибар бирелә.

Үзенең 100 еллык олуг юбилеен каршыларга әзерләнүче Башкортстан тарихында соңгы дистә ел хаклы рәвештә төбәкнең дөньякүләм киңлеккә чыгу чоры буларак билгеләнәчәк. Соңгы елларда гына республиканың дистәләгән халыкара дәрәҗәдәге чараны үзендә кабул итүе шулай дияргә ныклы нигез бирә. Ә инде 2015 елда Уфада үткән ШОС һәм БРИКС дәүләтләре саммитлары алар арасында чын мәгънәсендә Башкортстанны дөнья күләмендә Русиянең социаль-икътисади, рухи-мәдәни җәһәттән иң нык үсешкән һәм иң югары дәрәҗәдәге форумнарны да кабул итәргә сәләтле төбәкләренең берсе итеп танытты. Мондый танылу, әлбәттә, төбәккә дөнья киңлегендә үз урынын тагын да ныгыту, эшчәнлек даирәсен тагын да киңәйтү һәм яңа офыклар яулау өчен тагын да киңрәк мөмкинлекләр ачты. Шуның нәтиҗәсе буларак, Башкортстан быел көз менә инде дүртенче тапкыр ШОС һәм БРИКС илләре төбәклә­ренең Кече бизнес форумын кабул итәчәк. 2020 елда исә Башкортстанда тагын да колачлырак халыкара чара — Бөтендөнья фольклориадасы үтәчәк. 2021 елда исә “Апимондия” халыкара умартачылык конгрессын үзебездә кабул итәргә әзерләнәбез.


Әйтергә кирәк, әлеге дөньякүләм мәр­тәбәле чараларны үзебездә кабул итү төбәкне халыкара даирәдә тагын да киңрәк танытып кына калмыйча, Башкортстанның социаль-икътисади, рухи-мәдәни үсешенә дә, бу юнәлешләрдә төбәкнең дөнья аре-насына һәм базарына чыгуына, үтеп керүенә дә яңа этәргеч бирәчәк. Чөнки бу югары-лыктагы һәр чара ул — яңа эшлекле бәй-ләнешләр, килешүләр, инвестицион проектлар да дигән сүз. Шуңа да алда торган мөһим чараларга республикада дәүләт дәрәҗәсендә бүгеннән колачлы әзерлек җәелдерелде. Бу җәһәттән 14 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов рәислегендә үткән киңәшмәдә 2021 елда булачак “Апимондия” халыкара умартачылык конгрессына әзерлек мәсьәләләре үзәккә чыгарылса, 18 сентябрьдә Мәскәүдә, ТАСС мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең IV Кече бизнес форумына бәйле җанлы сөйләшү булды. Журналистлар сорауларына Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин җавап бирделәр. 15 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр Уфада шулай ук Фольклор һәм традицион сәнгать фес-тивальләрен оештыру халыкара советының 48нче Бөтендөнья конгрессы үтте. Аның кысаларында мәртәбәле оешма әгъзалары ун көн дәвамында 2020 елда Башкортстанда Фольклориада чаралары үтәчәк мәйданнар белән танышты. Әйтергә кирәк, һәр өч юнәлештә дә республика җитәкчелеге дә, мәртәбәле кунаклар да Башкортстанның чараларга җитди әзерлек белән килүен сызык өстенә алды.
Мәсәлән, 2020 елда үтә­чәк Бөтен­дөнья фольклориадасына килгәндә, Фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләрен оештыру халыкара советы (СIОFF) президенты Филипп Боссан белдерүенчә, анда 2500 биюче һәм музыкант катнашачак. Җәмгысы Уфага 70 илдән вәкилләр килүе көтелә. Чараның янә бер үзенчәлеге: Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында 2020 елда Башкортстанда СIОFFның 50 еллык юбилее да киң билгеләнеп үтәчәк.
— Бу гаять мөһим чараны 2020 елда Уфа кабул итүенә бәйле мин Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовка, СIОFFның Русия секциясенә рәхмәт белдерәм һәм Фольклориаданың иң югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанып калам, — диде, аерым алганда, Филипп Боссан. Русия Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова да Башкортстанда Фольклориадага әзерлек кысаларында алып барылган колачлы эшләрдән чыгып, шундый ук ышаныч белдерде.
— Башкортстанда ачык һавада ел саен “Евразия йөрәге” халыкара сәнгать фестивале үтә. Былтыр “Бердәмлек” халыкара милли мәдәниятләр фестивале беренче тапкыр СIОFF канаты астында үтте. Бу зур форум традицион сәнгать — Бөтендөнья фольклориадасына әзерлекнең бер өлеше булды. Уфа, Башкортстан Фольклориаданы үткәрү урыны итеп сайлануына без бик шат. Шуны ышандырып әйтә алам — без сынатмаячакбыз һәм Фольклориаданы иң югары дәрәҗәдә үткәрәчәкбез, — диде, үз чиратында, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Әйткәндәй, Республика йортында Русиянең Умартачылар берлеге президенты Арнольд Бутов, Хөкүмәт әгъзалары, тармак оешмалары җитәкчеләре катнашлыгында үткән киңәшмәдә Рөстәм Зәки улы 2021 елда узачак “Апимондия” халыкара умартачылык конгрессына бәйле дә шундый ук югары бурычлар куйды.
— Конгресска 10 меңгә якын белгеч килүе көтелә, шуңа да аны иң югары дәрәҗәдә уздыру, ил, республика потенциалын, тради­цияләрен тулы күләмдә күрсәтү һәм, гомумән, Башкортстан статусын алдынгы умартачылык үзәкләренең берсе буларак ныгыту безнең бурыч булып тора, — диде, атап әйткәндә, Рөстәм Хәмитов.
Югарыда телгә алынган ике чарага әзерлек өчен әле берникадәр вакыт булса, ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең IV Кече бизнес форумы инде килеп җиткән дияргә дә мөмкин. Ул Уфада 18-19 октябрьдә узачак.
— Форум, тәү чиратта, кече, урта һәм эре бизнес өчен кирәк, чөнки мондый чараларда эшлекле даирәне үстерү өчен яңа офыклар, мөмкинлекләр ачыла. Берничә генә сан: моңа кадәр узган форумнарда дөньяның 25 иленнән һәм Русиянең 63 төбәгеннән 4200 кеше катнашты, хезмәттәшлек турында 18 килешү төзелде, b2b форматында 800дән артык очрашу үтте. Болар барысы, әлбәттә, бу форматтагы форум­нарның төбәкара, дәүләтара бәй­ләнешләрне үстерүдәге мөһим әһәмияте, нәтиҗәлелеге һәм бу тәҗрибәне берничә төбәк белән генә чикләнмичә, ил күләмендә тарату зарурлыгы турында сөйли, — диде бу җәһәттән матбугат конференциясендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Русиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин да форумның әһәмиятен югары бәяләде.
— Иң мөһиме ШОС һәм БРИКС илләре кече бизнес вәкилләренең үзара аралашуы өчен даими мәйданчык барлыкка килде һәм шушы форматта аралашу тәгаен нәтиҗәләр бирә, — диде ул.
Бу җәһәттән ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең IV Кече бизнес форумы программасы да гаять бай эчтәлекле булачак. Аерым алганда, форум кысаларында ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренең халыкара күргәзмәсе үтәчәк. Федераль һәм төбәк министрлыклары җитәкчеләре, экспертлар, чит илләр делегацияләре катнашлыгында үтәчәк пленар утырышта, 8 сессия, 5 осталык дәресе, 7 пленар дискуссия барышында кече һәм урта эшкуарлыкка, логис­тика һәм туризмга дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре тикшереләчәк. Параллель рәвештә бизнесны үстерү институтлары консультация мәй­данчыклары, “Чиксез бизнес халыкара трекы, ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләре эшкуарлары арасында эшлекле бәйләнешләр биржасы, бизнес вәкилләренең презентациясе һәм күргәзмәләре, шулай ук, төрле юнәлешләр буенча “түгәрәк өстәл”ләр һәм белгечләр сессияләре уздыру планлаштырыл­ган. Җәмгысы форум кысаларында хезмәттәшлек турында 20дән артык килешү һәм меморандумга кул кую, b2b форматында 300дән артык очрашу, 10нан артык пре­зентация үткәрү каралган.
Күренүенчә, Башкортстан бүген, республика җитәкчелеге үткәргән төпле дәүләт сәясәте нәтиҗәсендә, үз казанында гына кайнамый, дөнья киңлегендә дә колачлы эшчәнлек алып бара, яңадан-яңа офыклар яулый. Бу җәһәттән алда торган мәртәбәле чараларны үзебездә кабул итү дә, һичшиксез, эзсез үтмәячәк, төбәк үсешендә бише белән әйләнеп кайтачак. Аларның һәркайсы төбәк үсешенә мөһим инвестиция дә булып тора!

Илдар Фазлетдинов.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 11:00 :: Социаль өлкә
Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 10:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Киномакс"ка - 5 яшь!
Такчурада зур куаныч!
Сегодня, 09:43 :: Сәламәтлек саклау
Такчурада зур куаныч!
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сабыйлар мәнфәгатендә
Сегодня, 09:39 :: Сәламәтлек саклау
Сабыйлар мәнфәгатендә








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»