Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Газпром” белән “юл картасы” төзелде

“Газпром” белән “юл картасы” төзелде
09.10.2018 / Икътисад

“Газпром” белән “юл картасы” төзелдеVIII Петербург халыкара газ форумы кысаларында “Газпром” җәмгыяте белән Башкортстан сәнәгать комплексы арасында үзара бәйләнеш буенча “юл картасы” төзелде. Документка республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм компания идарәсе рәисе Алексей Миллер кул куйдылар.

“Юл картасы” импортны алмаштыру сәясәтен гамәлгә ашыруда һәм югары технологияле яңа җиһазлар җитештерүне үзләштерүдә катнашуга илебез җитештерүчеләрен җәлеп итү кысаларында “Газпром” җәмгыяте өчен сатып алуларга Башкортстан оешмаларының сәнәгать һәм фәнни-техник продукцияләрен һәм хезмәтләрен җәлеп итү нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итә. Планлаштырылган чаралар 2018-21 елларда гамәлгә ашырылачак.
Документ компания объектларында файдаланылучы илебез продукциясе өлешен арттыруны, сатуга чыгарылган продукциянең “Газпром” компаниясе һәм Русия стандартлары буенча сыйфатын тәэмин итүне, Русия җитештерүчеләренең көндәшлеккә сәләтле телекоммуникацион җиһазларны үзләштерүне, шулай ук, газ-мотор ягулыгы сыйфатында сыекландырылган табигый газны куллану проектлары инфраструктурасын үстерүне күзаллый.
“Юл картасы” кысаларында импортны алмаштыруда “Салаватнефтемаш” җәмгыяте һәм “Полигон” фәнни-җитештерү предприятиесендә уртак проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Рөстәм Хәмитов, шулай ук, форум кысаларында үтүче махсус күргәзмә экспозицияләрен карады. Анда республикадан нефть-газ сәнәгате өчен җиһазлар һәм техника җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләр катнашты. Рөстәм Хәмитов тәкъдим ителүче продукция белән танышты, җитештерүне үстерү перспективаларын һәм аны төрлеләндерү мөмкинлекләрен тикшерде.

Үз хәбәрчебез.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Беренче карлыгач
Сегодня, 15:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Беренче карлыгач
Байыйбыз да байыйбыз!..
Сегодня, 15:00 :: Икътисад
Байыйбыз да байыйбыз!..
Укучыны компьютердан ток суккан
Сегодня, 13:53 :: Җәмгыять
Укучыны компьютердан ток суккан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»