Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Инвесторларны нәрсә кызыксындыра?

Инвесторларны нәрсә кызыксындыра?
09.10.2018 / Икътисад

Инвесторларны  нәрсә кызыксындыра?Стратегик план Башкортстан җитештерүчеләрен дөнья сәүдә базарына алып чыга алырмы?

Русиянең сөткә һәм сөт ризыкларына ихтыяҗын үзендә җитештерелгәне белән каплый алмавы, беренче карашка, сәер дә тоела. Терлекчелек тармагы өчен табигый шартлар начар түгел. Соңгы ун-унбиш ел дәвамында токымчылык эше дә сыйфатны күтәрде. Дәүләт программалары кысаларында аграр җитештерүчеләр субсидия рәвешендә ярдәм дә ала.


Башкортстан әлеге тармактагы казанышлары белән илдә лидер булып тора. Сыер маллары саны буенча без Русиядә беренче урында һәм башкортстанлыларны үзебезнең сөт һәм сөт продуктлары белән тәэмин ителеш 128,8 процент тәшкил итә. Рәсми мәгълүматларга караганда, ел башына республикада савым сыерлары саны 423,9 мең баш тәшкил итте. Тулай авыл хуҗалыгы продукциясендә терлекчелек тармагы биштән бер өлешне алып тора. Һәр сыерга бүлеп исәпләгәндә исә Башкортстан илдә “уртадагы” баскычлардан күтәрелми. Биш мең килограмм үрен үткәнгә дә берничә ел гына. Күрсәткечнең югары булуы, беренче чиратта, сыйфатка түгел, санга бәйле икәнлеге сер түгел.
Дөньяда, илдә сөт чималына ихтыяҗ арту дәвам итә. Русиянең эчке базарына үтеп керергә теләүчеләр дә аз түгел. Ел башында ил күләмендә сөт чималын сатып алу бәяләренең төшүе, гомумән, аграр тармакны миллионнарча сум алынып җиткерелмәгән табыштан мәхрүм итте.
Әлбәттә, мондый икътисади-сәяси шартларда Русиянең “Сөтле башкаласы” статусына ия булган Башкортстанның терлекчелек тармагында җитештерүне үстерү, сәүдә базарында көндәшлек шартларында үтемле булган продукцияләр тәкъдим итү юнәлешендә җитди чаралар күрмәве аңлашылып бетмәс иде кебек. Ниһаять, республика сан-күләм белән генә түгел, сыйфат күрсәткече белән дә “сикереш” ясарга алшартлар тудыручы стратегик программа кабул итте. Башкортстанда сөт терлекчелеген үстерүнең кайсы юлларына өстенлек биреләчәк? Чимал җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме булырмы? Тармакны модернизацияләү тоташ авыл хуҗалыгында нинди чагылыш табачак?

Стратегиянең максатлары

Русиянең эчке базарында сөт һәм сөт продукцияләре белән тәэмин ителүне тотрыклы дип булмый. Заманында авыл хуҗалы­гында малларның күпләп кимүе һәм токымчылык хезмәтенә карашның сүрелүе тискәре йогынты ясады. Аның каравы, сәүдәдәге ихтыяҗга чит ил җитештерүчеләре бик сизгер булып чыкты. Ихтимал, мондый хәлгә илләр арасындагы хезмәттәшлек тә йогынты ясагандыр. Ләкин илебездә аграр җитештерүдәге “кайнар нокта”ны вакытында ачыкладылар. Сөт җитештерү күләме берни­кадәр арту күзәтелә. Федераль минист­р­лыкның Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате департаменты директоры урынбасары Владимир Скворцов билгеләвенчә, 2013 елдан илдә товарлыклы сөт җитештерү үсеше 2,7 миллион тонна тәшкил иткән. Узган елда тулай сөт 31,2 миллион тонна булды. Фаразлар буенча, шушы ел ахырына илдә сөт чималы барлыгы 31,6 миллион тонна булыр дип көтелә. 2020 елга кадәр бу күрсәткечне 32,5 миллион тоннага җиткерү бурычы куелды.
Федераль министрлыкта илдә сөт җи­тештерүне арттыруда Башкортстанның башкаларга үрнәк булуын еш кабатлыйлар. Әй-тергә кирәк, берничә ел элек кенә республика агросәнәгать тармагын үстерүдә сөтчелек юнәлешенең “локомотив” булуын билге­ләгәннәр иде. Ә күптән түгел Башкортстанда сөтчелек тармагын 2030 елга кадәр үстерү буенча комплекслы программа кабул ителде. Аны бер ай элек Башкортстан Башлыгы Рөс­тәм Хәмитов катнашлыгында узган Хөкүмәт утырышында карадылар.
— Дәүләт программасы кысаларында 2020 елда еллык товар сөте җитештерүне 900 мең тоннага җиткерү бурычы тора, ә 2030 елга бу күрсәткеч 1,5 миллион тоннага җитәргә тиеш. Планнар, әлбәттә, зур, әмма эшне нәтиҗәле һәм программада каралганча оештырганда, алар үтәлерлек. Шул исәптән, без яңа эш урыннары, авыл территорияләренең тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен ышанычлы база булдырырга, фермерлыкны һәм кооператив хәрәкәтен үстерергә тиешбез, — диде әлеге чарадагы чыгышында Рөстәм Зәки улы.
Белешмә. Тармак министрлыгы мәгълү­матларына караганда, әлеге вакытта сөт чималын төрле милек формасындагы 930 авыл хуҗалыгы оешмасы, 110 меңнән артык шәхси хуҗалык җи­теш­терә. Сөт җитеште-рү­дә яңа куәтләрне сафка кертү кимендә 5 мең яңа эш урыны булдыру һәм хезмәт җитеш­терүчәнлеге арту нәтиҗәсендә тармакта уртача айлык эш хакын 58 мең сумга кадәр җиткерү мөмкинлеге бирәчәк дип фаразлана.
Комплекслы программаның максаты — үзебездәге эшкәртүче предприятиеләр өчен товар сөте җитештерүне этаплап арттыру. Моңа ирешү өчен тәгаен чаралар билгеләнде. Югары продуктлы савым сыерлары санын тагын да 60-70 мең башка күтәрү, якын елларда урыннарда 25-30 эре терлекчелек биналары төзү бурычы тора. Шул вакытта гына әлеге 700 мең тонна еллык товар сөте күләме янә 500 мең тоннага артачак, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Аңа ничек ирешергә?

Сөт җитештерүне арттыру, билгеле, мөһим алшартлар белән бәйле. Токымчылык эше, ферма комплексларын модернизацияләү, сыйфатлы азык базасы, хезмәт җитеш­те­рүчәнлеге — һәммәсе дә яңача караш, өстәмә финанслар таләп итәчәк. Сөтчелек тарма­гының яңача шартларда эшли башлавы республика казнасына 2030 елга кадәр 170 миллиард сум керем бирәчәге дә исәпләп чыгарылган.
Стратегик планның этапларга бүленеп тормышка ашырылуы “эш чылбырында”гы җаваплылыкны, нәтиҗәлелекне көчәйтәчәк. Ведомство башлыгы билгеләвенчә, беренче этапта маллар санын идентификацияләү һәм гамәлдәге фермаларны модерниза­цияләү эш­ләре башкарылачак. Аннары югары тех­нологиягә ия 20-25 индустриаль сөтчелек комплекслары төзү эшенә тотыначаклар. Бу әлегә кадәр хуҗалыктагы зур булмаган фер­маларның эре комплекслар белән коопе-рациягә керүен дә тизләтәчәк дигән сүз. Һәм эре җитештерүчеләр өлеше тулай сөт күлә­мендә 30 процентка кадәр артачак, дигән фаразлар да бар.
— Алдагы этапта төп игътибар токым сыйфатын яхшыртуга, аның продуктлылыгын күтәрүгә һәм экспорт эшчәнлегенә биреләчәк, — ди Илшат Илдус улы. — Исәпләүләр буенча, программаны тормышка ашыруда гомум инвестиция күләме 60 миллиард сумнан артачак. Без, әлбәттә, аграр программаны тормышка ашыруда федераль средстволарны һәм шәхси инвестицияләрне җәлеп итү мөм­кинлекләрен дә кулдан ычкындырмаячакбыз.
Башкортстанда сөт җитештерүнең яңа биеклектә булуына Мәскәү чиновниклары да зур бәя бирә. Русия Сөт җитештерүчеләр берлеге рәисе Андрей Даниленконың да республикада “үз кеше” булуы эзсез калмагандыр. Башкортстанда сөт җитештерү белән бәйле мөһим чараларда, “Сөт иле” фести­валь­ләрендә шәхсән катнашуы аңа кемгә караганда да республикадагы аграр сәясәт­нең ничек тормышка ашырылуын үз күзләре белән күрү мөмкинлеген бирә. Һәрхәлдә, йөзе кызарырлык булса, бәлки, бездә еш күренергә дә теләмәгән булыр иде.
— Сөтчелек тармагының инвестицион потенциалы инде бүген үк бик югары, — ди Андрей Львович. — Без Фәннәр академиясе, Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белән тармак эшчәнлегенә елдан артык тирән анализ ясадык. Башкортстан Русиянең сөтчелек тармагы флагманы була ала. Биредә җитештерелгән югары сыйфатлы, экологик яктан чиста сөт продуктлары Русия сәүдә базарында яхшы бәя ала. Республикада кабул ителгән стратегик программа ил күләмендә шундый сыйфатлы дәрәҗәдә әзерләнгән һәм Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан хупланган бердәнбер аграр документ булып тора...
Алты ел элек республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның тәкъдиме белән “500 ферма” программасы эшли башлаган иде. Ул шушы вакыт эчендә тармакка гына түгел, тоташ авыл тормышына җанлылык өстәде. Булган фермаларны модернизацияләү, яңаларын төзү нәтиҗәсендә дистәләгән авыл югалудан сакланып калды, меңнәрчә эш урыны булдырылды. Рөстәм Зәки улының төрле аграр чараларда сөтчелек тармагының авылның, аграр икътисадның үсеш ноктасы дип ассызыклавы әлеге фикернең никадәр дөрес булуын вакыт үзе раслады. Һәм “500 ферма” программасы яңа кабул ителүче Стратегик программаның нигезе булып тора дип бәялә­нүе дә дөрес. Республикада эре сөтчелек комплекслары әле дә аз түгел. Программа кысаларында яңаларына нигез салына. Беренче инвестпроектлар гамәлгә керә. Калтасы районында, мәсәлән, 2,4 мең баш савым сыерына исәпләнгән комплекс төзелә. Борай, Бишбүләк, Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнарында да сафка басачак алар.

Чит ил бизнесы Башкортстанга тартыла

Республикадагы колачлы программа үзебезнең генә түгел, чит ил инвесторларын да җәлеп итә башлады. Әлегә кадәр Франция бизнесменнары килеп, кояшлы Башкортстан җирендә ике як өчен дә отышлы булган хезмәттәшлекне сайлады. Бәләбәй сырын яраттылар. Төрдәш яңа предприятие төзи башладылар. Кытай, Дания, Үзбәкстан һәм башка илләр эшкуарларын да Башкортстандагы сәяси-икътисади тотрыклылык һәм бизнес өчен уңайлы мохит кызыксындыра.
— Бизнес Башкортстандагы хезмәттәш­леккә, безгә ышана дип уйлыйм. Респуб­ликаның 2019-21 елларга исәпләнгән өчьеллык бюджетында тармакка ярдәм күрсәтү максатында өч миллиард сум бүлү каралган, аңа өстәп, яңа инвестиция проектлары өчен 300 миллион биреләчәк. Инфраструктура да республикадагы адреслы инвестпрограмма исәбенә булдырылачак. Без инвесторларны шуның белән дә ышандырабыз: аларның проектлары гарантияле сакланачак һәм бюджет үз йөкләмәләрен үтәячәк. Әйткәндәй, дәүләт ярдәме күрсәтү дәрәҗәсе буенча Башкортстан Русиядә иң яхшылар исәбендә. Быел яңа юнәлештәге дәүләт ярдәме кулланыла — сөт эшкәртү корылмалары сатып алуга тотынылган чыгым­нарның 50 проценты субсидияләнәчәк, — ди Илшат Фазрахманов.
Берничә көн элек Башкортстанда Дания корольлеге делегациясе булып китте. Илнең Азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык мәсьәләләре буенча министр-советнигы Эсбен Джюль Бергманн җитәкчелегендәге чит ил кунакларын Башкортстанда аграр бизнес хезмәттәшлеген булдыру мәсьәләләре кызыксындыра. Дистәдән артык компания һәм фирма вәкилләре авыл хуҗалыгының барлык тармаклары буенча берлектәге бизнесны оештырырга әзер булуын белдерде.
— Соңгы елларда Башкортстан казаныш­ларының дөньяда танылу алуы безне дә җәлеп итте һәм без, берничә көн дәвамында районнарда сәфәрдә булып, үзебез өчен дә байтак яңалык ачтык. Әлегә терлекчелек тармагында дөнья күләмендә мәгълүм фәнни казанышлар белән уртаклашырга әзербез. Бирегә килүче һәр компаниянең үз проекты бар. Башкортстанда ит һәм сөт җитештерүне үстерү потенциалы зур һәм иң мөһиме — аграр сәясәтне тормышка ашыруда республика җитәкчелеге ярдәм итә, — диде Эсбен Джюль әфәнде.
Дания компанияләре республикада сөт җитештерүне арттыру юнәлешендә яңа проектлар тәкъдим итә, генетик потенциалны үстерүдә булышлык итәргә әзер.
— Инвесторлар — Башкортстанда иң хөрмәтле кунаклар, һәм мондый караш бизнес белән генә чикләнми, — диде Дания делегациясе белән очрашуда Илшат Фазрахманов. — Бездә инвестицион проектлар закон белән саклана. Башкортстанга инвестиция белән килүчеләрнең эшчәнлеге тармакны 2030 елга кадәр үстерү буенча стратегик программа белән бәйле. Бу чит ил инвестор­ларының да уртак проектта катнашуы турында сөйли.
Икенчедән, Башкортстан соңгы елларда органик продукция җитештерүгә юнәлеш алучы төбәкләрнең берсе буларак билгеләнә. Русия Президенты Владимир Путин “Органик продуктлар турында”гы Законга кул куйды һәм ул 2020 елда үз көченә керәчәк. Дөнья сәүдә базарында экологик яктан саф органик продукцияләргә ихтыяҗ арткан бер вакытта Башкортстан аграрийлары игенчелектә, терлекчелектә югары стандартларга җавап бирүче азык-төлек җитештерүгә өстенлек бирә. Әлеге юнәлештә дә чит ил инвесторларын кызыксындырырлык проектлар аз түгел...

Олег Төхвәтуллин.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 16:30 :: Яңалыклар
Кытайга очасыгыз киләме?
Вчера, 10:48 :: Яңалыклар
"Җәмгыять өчен бу зур югалту..."
Тимур, тимер кебек бул!
8-12-2018 :: Сәясәт
Тимур, тимер кебек бул!
Партия контролендә
8-12-2018 :: Сәясәт
Партия контролендә
Әнә шулай җырларга кирәк!
8-12-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әнә шулай җырларга кирәк!








Новости русской версии сайта

Яңа номер

142 (25296) от 7 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»