Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Социаль җаваплылык бурычларны зурдан куя

Социаль җаваплылык бурычларны зурдан куя
18.10.2018 / Икътисад

Социаль җаваплылык  бурычларны зурдан куяАларга ирешү өчен һәр юнәлештә нәтиҗәлелеккә эшләү зарур.

Хәбәр ителүенчә, Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров 14 октябрьдә “Башнефть” компаниясе предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты.


Нефть һәм газ комплексы Башкортстан икътиса­дының төп локомотивы санала. Республикадагы социаль-икътисади иминлек, башлыча, комплексның тотрыклы эшләвенә бәйле. Җитештерелгән сәнәгать продукциясенең яртысы шушы тармак предприя­тиеләре өлешенә туры килә. Шушы җәһәт­тән Радий Хәбиров болай диде: “Шуны анык итеп аңларга кирәк: эре бизнес, куәтле пред­приятиеләр салым базасын формалаштыра, республика үсешен тәэмин итә. Үзара мөнәсәбәт эшлекле, конструктив булырга тиеш. Эшлекле мөнәсәбәтнең эш урыннары, социаль өлкәнең камилләшүе, халык­ның мул тормышы, республиканың үсеш нигезе икәнне яхшы аңлыйбыз. Шул ук вакытта республика территория­сендә эш итүче пред-приятиеләр социаль җавап­лылык тоярга, табигатьне саклау, экология мәсьә­ләләре белән шөгыль­ләнергә тиеш”.
“Башнефть” компаниясе пред­прия­тиеләре – “Башнефть-УНПЗ”, “Башнефть-Новойл” һәм “Башнефть-Уфанефтехим” ел дәвамын-да 23,4 миллион тонна чимал эшкәртүгә сәләтле. Шушы күләмнең 81,9 проценты – әзер продукция, ягъни эшкәртү тирәнлеге шул дәрәҗәгә җиткерелде. “Экология елы” кысаларында биредә сәнәгать калдыкларын чистарту корылмалары төзе­лешенә 11 миллиард сум салынды. Мондый чистарту комплексы ил күләмендә генә түгел, ә Европада иң эресе.
Башкортстанның социаль-икътисади күрсәткеч­ләре Русиядәге уртача саннардан югарырак. Республика инвестиция климаты хәвефсез саналучы төбәк­ләр төркеме­нә карый. Башкортстан илдә иң яхшы бораулаучылар һәм энергетиклар, иң алдынгы нефть эшкәртүче предприятиеләр һәм сыйфатлы бензин белән генә түгел, ә эшсөяр халкы, тау һәм авиация инженерлары, заманча фән һәм ышанычлы самолет двигательләре белән дә киң билгеле. Бүген дәүләтнең халык алдындагы барлык социаль йөкләмәләре дә тулы күләмдә үтәлә.
Сәнәгать һәм авыл ху­җалыгы продукцияләре җитештерү арта. Әйтик, чагыштырмача кыска вакыт дәвамында тулай төбәк продукты – 20 процентка, сәнәгать һәм инвестицияләр – өчтән бергә, аграр тармак – 1,5, торак төзелеше – өч-тән бергә, автомобиль юлларын төзү ике тапкыр үсте. Башкортстанның инвес­тицияләр җәлеп итүчән­леген арытаба да үстерү буенча эшчәнлекне активлаштырырга кирәк. Мәсә­лән, соңгы өч елда Русия икътисадына салынган ин­вес­­тицияләр күләме 8 процентка кимеде. Башкортстанда исә, киресенчә, ул арта барган иде. Әмма үткән елда инвестицияләр сизелерлек кимеде. Республика Хөкүмәте быел икътисадка акча салу күләме, 2016 елдагы белән чагыштырганда, 0,4 процентка артачак, дип фаразлый. Ләкин фаразларның тормышка ашуы шикле.
Инвесторларга уңайлы шартлар тудыру буенча эшчәнлек активлашса, инвесторлар үзләре дә активлашыр, дигән ышаныч бар, әлбәттә. Бу уңайдан Баш­кортстанның “КамАЗ” кебек эре предприятиеләр белән күптән түгел төзегән киле­шүләре игътибарга лаек. Чит илләр, аеруча Кытай белән элемтәләр ныгый, яңа проектлар тормышка аша. Әйткәндәй, аграр тармакта да җанлылык күзә­телә. Республиканың азык-төлекне чит илгә күбрәк сата башлавы да шуның белән аңлатыла. Мәсәлән, шушы елның дүрт аенда гына да Башкортстан чит илләргә 30,4 миллион долларлык азык-төлек сатты. Бу күрсәткеч, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 3,2 тапкыр күбрәк. Башкортстан продукциясе, башлыча, Азәр­байҗан, Монголия, Латвия, Литва, Беларусь, Бельгия, Мисыр, Иран, Израиль, Төркия һәм Согуд Гарәб­станына озатыла.
Республикада икътисадны диверсификацияләү, ягъни төрләндерү проблемасы көнүзәк санала. Бу уңайдан озак вакытка исәп-ләнгән махсус программа эшләнде һәм кабул ителде. Тулай төбәк продуктында хәзер сәнәгатьнең өлеше 22,8 процент булса, 2030 елга кадәр яңа энергия чыганакларын саклау һәм тапшыру, яңа технологик ысулларны файдалануга нигез­ләнгән продукция чыгару, гомумән, сәнәгать җитеш­те­рүен модерниза­цияләү исәбенә бу санны 35кә җиткерү планлаштырыла. Республикада булдырылган “Сәнәгатьне үстерү фонды” заманча һәм гыйльми нигезле проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк дип көтелә.
Билгеле булуынча, кече һәм урта малтабарлык, төзелеш — икътисадны сизелерлек җанландыра торган тармаклар. Малтабарлык субъектлары, мәсәлән, елдан-ел ишәя барып, хәзер 140 меңгә җитте. Аларның казнага керткән өлешләре генә канәгатьләнерлек түгел.
Торак төзелеше буенча республика Идел буе федераль округында икенче урында, дип кабатларга яратабыз. Әмма төзелгән мәйданнарны республикадагы һәр кешегә бүлеп караганда, безнең урын – бишенче. Һәркемгә 0,48 квадрат метр туры килә. Ха­лыкның ихтыяҗын заман таләпләреннән чыгып канә­гатьләндерү өчен ел саен республикада ким дигәндә һәр кешегә 1 квадрат метр исәбеннән торак төзе­лергә тиеш. Димәк, төзелеш тармагында уңыш­ларга караганда проблемалар күбрәк.
Республикада эзмә-эзлекле социаль-икътисади сәясәт алып барылган очракта нәтиҗәлелек үсәчәк, әлбәттә. Нәтиҗәле социаль-икътисади сәясәт ул – яңа объектлар, яңа юллар, халыкның яшәү сыйфаты яхшыру дигән сүз. Мәсәлән, узган елда Башкортстан Юл фондының күләме 16,27 миллиард сум иде. Быел Фондка өстәмә рәвештә 5,9 миллиард сум бирергә карар ителде. Үткән елда “Роснефть” белән Башкортстан арасында хезмәт­тәшлекне киңәйтү буенча килешүгә кул куелган иде. Шуңа ярашлы рәвештә, нефть компаниясе республикада җитештерү базасын киңәйтү, мөһим социаль проектларны тормышка ашыру буенча эшчәнлекне активлаштыра. Ул Башкортстанда социаль проектларны гамәлгә куюга гына да ел саен 4 миллиард сумнан артык акча сарыф итә. 2017 ел йомгаклары буенча Башкортстанга, “Башнефть” акционеры буларак, 25 процент акцияләр өчен 5 миллиард сумнан артык акча тиде.
Социаль объектлар тө­зүне үз эченә алган Республика адреслы инвестиция программасын (РАИП) финанслау да 5 миллиард сумга артты. Бу, беренче чиратта, Башкортстан Рес­пуб­ликасының 100 еллыгы уңаеннан сафка кертелергә тиешле объектларда эш­ләрне тизлә­тәчәк, төзе­леш сыйфатын яхшырту мөм­кин­леген бирәчәк. Быел 21 объект файдалануга тапшырылырга тиеш. Шулар арасында өч янгын депосы, берничә мәктәп һәм балалар бакчалары, мәдәният сарае, поликлиника һәм башка социаль әһәмиятле инфраструктура объектлары бар.
Әйе, республиканың икътисади потенциалы зур, халыкның тормышын яхшырту юнәлешендә мөм­кин­лекләр дә күп. Шушы мөмкин­лекләрне тиешенчә, нәтиҗәле итеп эшкә кушу буенча алда торган бурыч­лар тагын да күбрәк.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җиңү көне якынлаша!
Вчера, 18:44 :: Җәмгыять
Җиңү көне якынлаша!
Алга бергә барабыз!
Вчера, 17:48 :: Икътисад
Алга бергә барабыз!
“Сылукай-2019”  бәйгесенә күп калмады
Вчера, 17:45 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Сылукай-2019” бәйгесенә күп калмады
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Вчера, 17:14 :: Җәмгыять
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Алып торган әйберне кире кайтара белми...
Вчера, 16:17 :: Мең дә бер киңәш
Алып торган әйберне кире кайтара белми...




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»