Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Салынган һәр сум үсешкә эшләргә тиеш

Салынган һәр сум үсешкә эшләргә тиеш
02.11.2018 / Икътисад

Салынган һәр сум үсешкә эшләргә тиешБашкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга “2019 елга һәм 2020-21 еллардагы план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын, шулай ук, якындагы өч елга төбәкнең бюджет-финанс сәясәтен билгеләүче башка документлар һәм материалларны тикшерүгә кертте.

Элегрәк закон проекты Хөкүмәт утырышында тикшерелгән иде.
– Бюджет проекты – тотрыклы һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. Күп еллардан соң беренче тапкыр социаль инфраструктурага зур күләмдә акча салдык, – диде Радий Хәбиров. – Безнең бюджет сәясәте һәрвакыт республика халкы мәнфәгатьләренә нигезләнеп корылачак. Салынган һәр сум шәһәр һәм районнар үсешенә, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга эшләргә тиеш. Киләсе юбилей елында без дистәләрчә социаль объектны файдалануга тапшырачакбыз. Мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханә, поликлиника, фельдшер-акушерлык пунктлары, мәдәни һәм спорт үзәкләре төзүне дәвам итәчәкбез. Арытаба да шушы юнәлештә эшләячәкбез.
Киләсе елда бюджет керемнәре – 172,2 миллиард сум, чыгымнар 192,2 миллиард сум тәшкил итәчәк. 20 миллиард сум күләмендәге дефицит узган елларда тупланган резервлар исәбенә тәэмин ителгән.
Бюджет чыгымнары структурасында барлык социаль өстенлекләр дә киңәйтелгән. Элегрәк расланган өч еллык бюджет күрсәткечләре белән чагыштырганда, яңа проектта бюджет өлкәсенә, төзелешкә, социаль объектларны ремонтлау һәм җиһазландыруга, халыкка социаль түләүләргә, автомобиль юллары хәвефсезлегенә һәм сыйфатына, авылларга ярдәм күрсәтүгә, гражданнарның торак шартларын яхшыртуга чыгымнар күләме арттырылган.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җиңү көне якынлаша!
Вчера, 18:44 :: Җәмгыять
Җиңү көне якынлаша!
Алга бергә барабыз!
Вчера, 17:48 :: Икътисад
Алга бергә барабыз!
“Сылукай-2019”  бәйгесенә күп калмады
Вчера, 17:45 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Сылукай-2019” бәйгесенә күп калмады
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Вчера, 17:14 :: Җәмгыять
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Алып торган әйберне кире кайтара белми...
Вчера, 16:17 :: Мең дә бер киңәш
Алып торган әйберне кире кайтара белми...




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»