Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Артта калмаска!

Артта калмаска!
08.11.2018 / Икътисад

 Артта калмаска!  Башкортстанның алгарышлы үсеш территорияләрендә актив эшчәнлек алып барыла.

2008 елгы икътисади кризис вакытында аеруча моношәһәр-ләрдә яшәүчеләр кыенлыклар кичерде. Моношәһәр дип бер яки ике предприятиесе генә булып, бюджеты нигездә шулар түләгән салымнардан тупланган, урындагы социаль-икътисади проблемаларны хәл итү шушы предприятиеләр эшчәнлегенә бәйле территорияләрне атыйлар. Шул чордан алып кече шәһәрләрдә икътисадны төрләндерү, аларда яңа җитештерү куәтләре булдыру буенча максатлы эш башланды. Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы башлангычы һәм төбәкләрдәге властьлар тырышлыгы белән аерым республика, край һәм өлкәләрдә махсус икътисади зона (ОЭЗ), икенчелә­рендә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре (ТОСЭР) төзү турында карарлар кабул ителде.


“Башкортстан Республикасын үстерү корпорациясе” җәмгыяте дә шул чорда барлыкка килде. Башкортстанда бизнес ачарга теләгән­нәргә ул комплекслы ярдәм күрсәтә. Атап әйткәндә, проектларны финанслау, дәүләттән ярдәм алуны оештыру, хезмәттәшлек өчен партнерлар табу, документлар әзерләү һәм башка бик күп төрле мәшәкать-ләрдә инвесторлар корпорациягә таяна.
Башкортстанда Күмертау һәм Бәләбәй шәһәрләрендә алгарышлы үсеш территорияләре барлыкка килде. Аларның максаты — урта һәм кече бизнес предприятие-ләренә уңайлы шартлар тудырып, заманча җитештерү куәтләрен сафка кертү, әлеге шәһәрләрне социаль-икътисади үстерү, көнүзәк проблемаларны хәл итү өчен урындагы мөмкинлекләрне эшкә кушу һәм башкалар.
Әйткәндәй, ТОСЭР белән ОЭЗ бер-берсеннән ничек аерыла соң? Беренчедән, бизнес алып бару өчен шартларның төрлелеге белән. ТОСЭР, мәсәлән, үсеш территория­сендә эш алып барган предприя-тиеләргә табыш, милек, җир салымнары түләгәндә өстенлекләр бирә, ягъни резидентларга сизелерлек ташламалар каралган. Шулай ук, бу зонада эш белән тәэмин итүчеләр һәр хезмәткәр өчен социаль фондларга (пенсия, социаль, медицина страховкасы) күчерә торган түләүләр 30 процент урынына 7,6 процент кына каралган. Түләү­ләрдәге аерманы әлеге фондлар һәм федераль бюджет үз өсләренә ала. ТОСЭРда таможня өстенлек-ләре юк, ә ОЭЗда исә ул бар. Чөнки махсус икътисади территорияләр башлыча чит илләр капиталын һәм җиһазлы предприятиеләрне үз эченә ала. Махсус икътисади зоналарда таможня салымнары булмаганга күрә, чит илләр инвесторлары Русия шартларында шундый төбәкләрдә эшләргә омтыла. Әйтергә кирәк, мондый зоналарны булдыру өчен күптөрле таләпләргә җавап бирергә кирәк. Әлегә Башкортстанда ОЭЗ өчен шартлар өлгереп җитмәде.
ТОСЭР әзер инфраструктуралы төбәктә оештырыла, ә ОЭЗ шәһәр читендә төзелә, анда башта бернинди дә уңайлыклар булмый – кола ялан, кем әйтмешли. Эшче-ләрне йөртү, яңа корпуслар салу һәм башкалар ОЭЗ резидент-ларының үзләренә йөкләнгән. ТОСЭРда исә, тәү карашка, уңайлык-лар күбрәк. Ничек кенә булмасын, һәр инвестор үз бизнесы өчен кулайрак шартларны сайлый, кыскасы, һәр ике территориянең дә үз өстенлекләре бар.
Башкортстанда Күмертау һәм Бәләбәй шәһәрләрендә ТОСЭР булдырылды. Күмертаудагы тер­риториядә уннан артык резидент теркәлде. Бәләбәйдә дә эшләр җанлануга таба бара. Шушы көн­нәрдә “Люминес” җәмгыятенең Бә-лә­бәйдә яңа җитештерү куәтләрен эшкә кушу өчен 130 миллион сум инвестицияләр салачагы билгеле булды.
Бәләбәйнең икътисады сәнәгать тармагы предприятиеләренең эшчәнлегенә нык бәйле. “Автонормаль”, “Автокомплект” заводлары, “Автодеталь” предприятиесе автомобиль сәнәгате өчен продукция җитештерүгә махсуслашканнар. Аларда эш яшендәге шәһәр халкының өчтән бере хезмәт сала. Шәһәрдә шулай ук азык-төлек сәнәгате предприятиеләре уңышлы эшләп килә.
“Люминес” җәмгыяте биредә диодлы лампалар җитештерүне җайга салачак. Диодлы лампаларга хәзер һәркайда ихтыяҗ бар. Гади электр лампаларына караганда, диодлы яктырткычлар чыдамлырак, экологик хәвефсезрәк, чөнки аларны җитештергәндә, элекке кебек, терекөмеш кулланылмый. Яңа предприятиедә 60ка якын эш урыны булдыру күздә тотыла. Бу хакта мәгълүмат Русия икътисади үсеш министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Әлеге вакытта Бәләбәйнең алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә җиде резидент теркәлгән. Алар пластик материаллар, кәгазь, нефть һәм газ сәнә-гате өчен җиһазлар җитештерә.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 21:37 :: Социаль өлкә
"Чүп-чар ул керемле!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

48 (25352) от 25 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»