Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сыйфатлы ризыклар бәйрәменә килегез!

Сыйфатлы ризыклар бәйрәменә килегез!
09.11.2018 / Икътисад

Сыйфатлы ризыклар бәйрәменә килегез!Бүген “Интерфакс-Поволжье” мәгълүмат агентлыгы “Уфа – “Безнең Бренд” продуктлары фестивале башкаласы” дигән темага матбугат конференциясе үткәрде.

Анда республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов, Башкортстанның авыл хуҗалыгы буенча консультация үзәге директоры Ирек Сакаев, “Башкортстан күргәзмәләр компаниясе” генеральный директоры Альбина Килдегулова һәм “Башкортстан продукты” проекты җитәкчесе Светлана Дивич катнашты.

- 14-17 ноябрьдә Уфада төбәкнең уникаль махсуслаштырылган проекты “Безнең бренд” III азык-төлек фестивале үтәчәк. Өч ел элек башланып китеп, ул республикада иң танылган һәм абруйлы экспозицияләрнең берсенә әверелде, азык-төлек һәм эшкәртү, төрү эшләнмәләре җитештерү предприятиеләре һәм тармакның башка юнәлешләрен берләштерде. Фестиваль экспозицияләр һәм ярминкә генә түгел,агросәнәгать белгечләре, фермерлар, сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге эшкуарлар өчен дә бик зур программа әзерләнгән, - диде Юрий Лысов.

Сыйфатлы ризыклар бәйрәменә килегез!


Фестивальдә Русиянең 20 төбәгеннән 100дән артык компания катнашачак, алар үзләренең фирма брендларын, территорияне танытучы товарлар - азык-төлек һәм эчемлекләрнең иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итәчәк.



- Агрокомплекс күргәзмәсе 27 ел эшләп килә. Ләкин безнең республикада җитештерелгән продукция өчен махсуслашкан күргәзмә юк иде. Өч ел элек аны оештыргач, дөрес юнәлештә барганыбызны аңладык. Безнең республикада яхшы товар җитештерүләр күп, ләкин халык аларны белеп бетерми. Кешеләр рекламаланмаган брендларны белми. Шуларны күрсәтү максатында оештырылган күргәзмә-фестиваль-ярминкә ул, - диде Альбина Килдегулова.

Быелгы фестиваль үзенчәлекләргә бай булачак. “Безнең бренд” кысаларында беренче тапкыр кооперативлардан һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан алынган экологик яктан чиста продукция аерым экспозициядә тәкъдим ителәчәк. Шулай ук, бу мәйданчыкта беренче тапкыр УАЗ маркалы махсус техника күрсәтеләчәк.

Төп вакыйга – “Географик индикаторлы продуктлар. Дөнья тәҗрибәсе һәм Русия перспективалары” дигән темага "түгәрәк өстәл" узачак.

“Безнең Бренд” продуктлар фестивале – сыйфатлы ризыклар бәйрәме. Бирегә килүчеләр Башкортстан фермер хуҗалыклары һәм предприятиеләре продукциясенең, шулай ук илнең төрле почмакларыннан – Төмәннән алып Кырым һәм Краснодар краена кадәр - китерелгән продуктларның сыйфатын бәяли алачак. Русиянең күп кенә төбәкләреннән китерелгән кондитер эшләнмәләре иң зур бүлекләрнең берсендә тәкъдим ителәчәк.

14-17 ноябрьдә ВДНХ-ЭКСПО бинасында үтәчәк фестивальгә рәхим итегез!




Фото: Энҗе Ибраһимова фотолары.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Төп бурычларыбызның берсе - яңа предприятиеләр булдыру!
Сегодня, 20:02 :: Башкортостанга - 100 ел!
Төп бурычларыбызның берсе - яңа предприятиеләр булдыру!
Безне нинди яз һәм җәй көтә?
Сегодня, 14:39 :: Яңалыклар
Безне нинди яз һәм җәй көтә?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»