Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Керемнәр артсын, кредитлар кимесен!

Керемнәр артсын, кредитлар кимесен!
15.11.2018 / Икътисад

Керемнәр артсын, кредитлар кимесен!Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов рәислегендә Президиум утырышы үтте.

Анда гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельников хезмәт ветераны булган ир-атларга – 60 һәм хатын-кызларга 55 яшьтән социаль ярдәм чаралы күрсәткәндә яшь күрсәткечләрен саклауны гарантияләүче проект тәкъдим итте. Бюджетта әлеге чараларга 3,8 миллиард сум акча каралган.
Арытаба утырышта физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен авыл мәктәпләрендә шартлар тудыру буенча өстәмә чаралар исемлеге расланды.
Нәтиҗәдә, киләсе елда “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы кысаларында федераль бюджеттан 33,5 миллон сум бүлүне исәпкә алып, республикада 43 спорт залын ремонтлау, биш махсус корылманы спорт инвентарьлары белән җиһазландыру һәм 10 спорт клубы булдыру күздә тотыла.
Шулай ук Стратегия комитетының чираттагы утырышы үтте. Анда халыкның акчалата керемнәрен арттыру һәм ярлылык дәрәҗәсен киметү буенча “юл картасы” проекты тикшерелде.
2019 елдан алып 2024 елга кадәр Башкортстанда хезмәт хакын индекслау, яңа югары җитештерүчән эш урыннары булдыру (шул исәптән инвестицион проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә), халыкны эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү, хезмәт мөнәсәбәтләрен легаль­ләштерү, формаль булмаган мәшгульлекне киметү күзал­лана. Моннан тыш, керемнәрне арттыру һәм халыкның кредитларын киметү буенча чаралар планлаштырылган.
Чарада тикшерелүче тагын бер мәсьәлә – Хөкүмәтнең 2015 елның 6 октябрендәге 434нче карары белән расланган Социаль яктан җаваплы эш бирүчеләр реестры һәм аларга дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы положениегә үзгәрешләр кертү.
Тиешле үзгәрешләр эш бирүчеләрнең социаль җаваплылык дәрәҗәсен, эш урыннарының сыйфатын арттыру, халык мәшгульлеге нәтиҗәлелеген тәэмин итү максатында республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнде.
Арытаба бал кортларының җирле популяциясен саклау буенча проект инициативасы хупланды. Ул өч юнәлеш буенча гамәлгә ашырылачак. Русия Фәннәр академиясе Уфа Фәнни үзәгенең Биохимия һәм генетика институты белән берлектә бал кортлары генофонды һәм популяциясе саны тергезеләчәк. Аларга селекция үткәрү һам аларны үрчетү аеруча сак астындагы табигать территориясендә урнашкан 10 репродуктор-умарталыкта гамәлгә ашырылачак.
Соңыннан капиталь салуларга юнәлтелгән бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануга бәйле инвестицион проект­ларга тикшерү үткәрү тәртибе кабул ителде. Ул бюджет акчасы катнашлыгындагы 1 миллиард сумннан арткан инвес­тицион проектларга тикшерү үткәрү тәртибен раслый.

Үз хәбәрчебез.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»