Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Өлешчегә төшкән “көмеш”...

Өлешчегә төшкән “көмеш”...
16.11.2018 / Икътисад

Өлешчегә төшкән “көмеш”...Республиканың төзелеш тармагында тәртип урнаштыру алданган дольщиклар проблемасын хәл итүдән башланачак.

Торак төзелешендә хәлләр гомум икътисадтагыдан катлаулырак: темплар түбәнәйде, финанс ресурслары чикле, алданган гражданнар (дольщиклар) проблемасы хәл итүне көтә. 2018 елның тугыз аенда республика төзелеш тармагының гомум күрсәткечләре — 22, ә торак төзелешендә 12,5 процентка кимеде. Ил күләмендә дә тармакта артка тәгәрәү күзәтелә. Моны икътисади өзеклек белән аңлаталар. Чөнки кризис, иң беренче чиратта, төзелештә чагылыш таба.


Башкортстанда тугыз айда барлыгы 1,396 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шушы күләмнең 80 проценты — шәх­си төзелеш. Предприятиеләр һәм оешмалар яки юридик берәмлекләр исә нибары 370 мең квадрат метр торак төзегән, бу сан узган елдагыдан 21,2 процентка ким. Димәк, социаль торак көткән күп кешенең (искергән өйләрдә яшәгәннәр, ятим балалар һ.б.) быел да өметләре акланмый. Әйткәндәй, 2015 елда Башкортстанда 2 миллион 691 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Бу Идел буе федераль округында — беренче, Русиядә алтынчы күрсәт­кеч иде. Торак төзелеше буенча бүген без Русия күләмендә 26нчы позициядә. Фатирга чиратлардагы кискенлекне киметү өчен республикада ел саен һәр кеше исәбенә ким дигәндә 1 квадрат метр (барлыгы 4 миллион) төзергә кирәк. Бездә әле ул 0,34 квадрат метрдан артмый.
Быел республикада торак йортлар төзе­ле­шенә күзәтчелек һәм булышлык итүче структура барлыкка килде. Махсус оешма (төбәк операторы) даими рәвештә, күзәтчелек итү белән бер­гә, төзе­лештә өлешләтә катнаш­каннарның (дольщиклар) проблемалары белән дә шөгыль-ләнә. Төзелештә өлеш­ләтә катнашу ысулы — “долевое строительство” (застройщикларга фатир акчасын төзелеш барышында бирү) безнең илдә чагыштырмача күптән түгел кертелде. Чит илләрдә үзен аклаган һәм отышлы дип табылган бу ысулны Русия шартларында гадел дияргә тел әйләнми. Һәркем үз ягын кайгыртканга күрә, законнар камил булмаганлыктан, кешеләрнең ышанучанлыгы, кайбер очракта күрәләтә җавапсызлыгы аркасында алданган дольщиклар барлыкка килде. Төзелешне оештыручылар яки застройщиклар алдаган кеше-ләр проблемасын дәүләт хәл итәргә мәҗбүр булды.
Бүгенге икътисади хәл-шартлардан чыгып фикер йөртсәк, дольщиклар проблемалары тиз арада хәл ителергә охшамаган. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфа шәһәре һәм районы хаки­миятләре хезмәткәрләре белән киңәшмә барышында алданган дольщиклар мәсьәләсен чишү буенча үз позициясен бәян итте. Торак төзелешендә элекке хаталардан арынырга кирәклеккә басым ясады ул. “Безнең халык торакка мохтаҗ, еллар буе чиратта торалар. Уйланылмаган, җавапсыз карарлар нәтиҗә­сендә Уфа шәһәрендә һәм районында бик күп алданган дольщиклар барлыкка килгән. Безгә бик җитди проблема “мирас булып” калды. Аны хәл итү юнәлешендә эшләячәкбез. Дольщиклар буенча бурычларны каплаячакбыз, бу хакта мин ачыктан-ачык белдерәм. Кайчан һәм ничек — монысы икенче мәсьәлә. Без бу эшне озакка сузмыйча башкарырга тиешбез,” — диде Радий Фәрит улы. Гомумән, төбәк җитәкчесе, шәһәр һәм район территорияләрен үстерүнең көнүзәк бурычларын билгеләде.
Әйе, еллар дәвамында тупланып килгән проблемаларын көне, сәгате белән хәл итү мөмкин түгел, әлбәттә. Рәсми мәгълүматлардан күренүенчә, Русия буенча 38 мең алданган дольщик бар дип санала. Әмма алданганнарның нибары өчтән бере генә реестрга кертелгән, диләр. Мәсәлән, КПРФ лидеры Геннадий Зюганов андыйлар ил буенча 150 мең кешегә җыела, дип белдерде. Әлеге вакытта, әйтик, республикада 95 төзелеп бетмәгән (проблемалы) йорт исәпләнә. Реестрга кертелгән 2 меңнән артык алданган дольщик бар. Уфадагы “Миловский парк”, “Серебряный ручей”, “Новобулгаково” торак комплекслары, Әхмәтов урамындагы йорт аеруча катлаулы объектлар. Әлеге проблемалы йортларда барлыгы 5650 кеше яшәргә тиеш. Биш меңгә якын дольщик әлегә алданган булып танылмаган, әмма аларга тиешле фатирлар да төзелеп бетмәгән. Граждан­нарның кайсыларыдыр 2012-17 елларда яңа фатирга күчәргә тиеш булса, араларында 2000 елларда ук акча салып фатир көткәннәре бар. Агымдагы елда 32 йорт файдалануга тапшырылачак, 2019 елда янә 42се төзелеп бетәргә тиеш. Кызганычка каршы, 2020-21 елларга калганнары да бар.
Төзелештә өлешләтә катнашу алымын тамырдан үзгәртү буенча 214нче федераль законга зур үзгә­решләр кертелде. Аннан күре­нүенчә, дольщиклар акчасы банкта махсус исәптә сакланачак. Төзүчеләр исә эшләрне кредитлар исә­бенә яисә үз акчаларына башкарып, фатирлар әзер булгач кына дольщиклар акчасы белән кредитларын яба һәм башка чыгымнарын каплаячак. Яңача схема 1 июльдән гамәлгә керде. Тора-бара төзелештә өлешләтә катнашу алымы тәмам бетереләчәк. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путинның күрсәт-мәсе бар. Узган атнада Президент бу ысулны гамәлдән чыгару буенча сүзләрен янә раслады. Экспертлар фикеренчә, киләчәктә кинәт баюга исәп тоткан намуссыз застройщиклар төзелеш тармагыннан китәчәк. Шул ук вакытта торак­ның күпмедер кыйммәтләнүе мөмкин.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

Шул ук вакытта...
“Газпром газораспределение Уфа” ачык акционерлар җәмгыяте Уфа районының “Новобулгаково” торак комплексында урнашкан 15 А һәм 15 Б йортларына газ үткәрде. Җылылык җиһазларын һәм газ казанлыкларын монтажлау эшләре моңа кадәр тәмамланган иде һәм күчмә комиссия аларның дөрес эшләвен теркәде. Төзүче алдында хәзер газны ничек дөрес файдалану турында белешмә әзерләү һәм газ бүлүче компаниягә газ плитәләрен тоташтыру өчен гражданнар турында мәгълүмат тапшыру бурычы тора.
Торак комплексының идарәче компаниясе газ җиһазлары һәм җылылык системасының эшкә сәләтлелеген тикшерү максатында сатылмаган фатирларны контрольдә тотарга тиеш.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»