Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кемгә күпме һәм кайдан?

Кемгә күпме һәм кайдан?
22.11.2018 / Икътисад

Кемгә күпме һәм кайдан?2019 елга бюджет документының үзенчәлекләре нидә?

Республикадагы социаль-икътисади тотрыклылык төп финанс документы – бюджет белән бәйле. Социаль өлкәнең беренчел ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен республика бюджетында акча җитәрме, социаль ташламалар сакланырмы, инвестиция проектларын тормышка ашыруда бюджет мөмкинлекләре ниндирәк булыр, дигән сораулар күпләрне борчый. Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында 2019 ел бюджеты параметрлары тикшерелде. Депутатлар алдында финанс министры вазыйфасын башкаручы Лира Игътисамова чыгыш ясады.


Алдагы елда бюджетның керем өлеше 172 миллиард сум күләмен­дә планлаштырыла. Чыгымнар— 192 миллиард сум. Төбәк казнасында 20 миллиард сум дефицит барлыкка килә. Ул элекке запаслар һәм күпмедер бурычлар исәбенә капланачак. Өстәмә керем чыганакларын табу, тиешле салым һәм түләүләрне җыюның нәтиҗә­ле-леген күтәрү исәбенә, Башкорт-станның төп финанс документы дәүләтнең барлык социаль йөк­ләмәләрен үтәүгә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәл­телгән. Мәсәлән, республика каз­насының өчтән ике өлеше, яки 128,2 миллиард сум, социаль өлкә-не финанслауга тотыналачак. Әйтергә кирәк, агымдагы елда Башкортстанның тупланма бюдже­тының керем өлеше 163 миллиард сум күләмендә кабул ителгән иде. Салым һәм салым исәплән­мәгән түләүләр үсүгә бәйле рәвештә керем өлеш 19,13 миллиард сумга артты һәм гомум сумма 182,27 миллиардка җитте. Планнан артык средстволарны инфраструктураны яхшыртуга, социаль өлкәгә юнәлттеләр.
Казнага иң күп өлешне оешмалар алган табышка салым (51 миллиард сум) кертә, физик бе­ремлекләр салымы (подоходный налог) 37 миллиард сум күләмендә җыелыр дип фаразлана. Акцизлар 19 миллиард сум, милек салымы16 миллиард сум күләмендә җыелыр­га тиеш һ.б. Быел, әйтик, “Башнефть”тән 6,5 миллиард сум, Башкортстан сода компаниясен­нән (БСК) 3,6 миллиардка якын дивидендлар керде. Алдагы елда да күләм шуннан ким булмас дип ышаныйк. Болары салым булмаган түләүләр дип атала.
Бюджет средстволары ничек тотыныла яки кайсы тармакка күпме сумма юнәлтелә? Алдагы елда торак-коммуналь хуҗалыкка һәм икътисад тармакларына 45 миллиард сум акча бүлү каралган.
Хезмәткә түләү фондына 11 миллиард, хокук саклау максатларына 1 миллиард сум юнәлтү планлаштырыла.
2018 елда өзеклекләргә юл куелмыйча, планлаштырылган социаль программалар тормышка ашырыла бара. Икътисадтагы билгесезлек йогынтысы мәсьәләсендә шуны билгеләргә кирәк, алдагы елда, бюджетның керем өлеше билгеле бер дәрәҗәдә кимегән очракта да, Башкортстан җитәкче­леге игълан иткәнчә, республикада бер генә социаль программа да, халык алдындагы бурычлар, социаль ярдәм киметелмәячәк. Алда билгелән­гәнчә, бюджетта әлеге максатларга средстволар күздә тотылган. Җыеп әйткәндә, бюджетта, башлыча, социаль йөкләмә-ләрне үтәү, тормыш дәрәҗәсен төшермичә республика халкы өчен әһәмиятле чараларны финанслау беренче планга куелган.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

Шул ук вакытта...

Башкортстан лидерлар сафында
Инициативалы бюджетлау буенча гамәлгә ашырылган проектларның II Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләре ачыкланды. Башкортстан икенче ел рәттән лауреатлар исемлегендә. Быел республика проектлары мөмкин булган өч номинациянең берьюлы икесендә лидер булды.
“Иҗтимагый киңлек” номинациясендә “Сеңрән авылында су тәэминаты системасын ремонтлау” проекты җиңеп чыкты. “Җәмәгатьчелек катнашуы” номинациясендә жюри “Югары Балтач авылы урамнарына капиталь ремонт үткәрү” проектын иң яхшысы дип таныды.
Конкурста катнашу өчен Русиянең 30 төбәгеннән 330 гариза тапшырылган. Алар исәбе буенча Башкортстан лидер булып тора. Балалар мәйданчыкларын һәм юлларны төзек­ләндерү, шулай ук, аларны ремонтлау һәм төзү республика халкы өчен иң актуаль проект юнәлешләре булып тора.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»