Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстан юл читендә калмасын!

Башкортстан юл читендә калмасын!
29.11.2018 / Икътисад

Башкортстан юл  читендә калмасын!Алдагы чорда республикада бу юнәлештә нинди стратегик проектлар көтелә?

Юлларны тормыш артериясе диләр. Төзек юлларсыз икътисади үсеш, яшәү сыйфатын яхшырту турында сүз алып барып булмый. Әйтергә кирәк, соңгы чорда тармак үсеше мәсьәлә­ләренә игътибар артты, казнадан Юл фондына акча күбрәк бүленә башлады. Башкортстанда Юл фондының күләме 2017 елда 16,27 миллиард сум иде. Быел фондка өстәмә рәвештә 5,9 миллиард сум бирелде. Башкортстандагы юлларның гомум озынлыгы 47 700 километр тәшкил итә. Бу юлларны тиешле дәрәҗәгә китерү, хезмәтләндерү өчен миллиардлар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. 2019-20 елларда да Юл фондына шул тәртиптә янә 2,486 миллиард сум һәм 2,114 миллиард сум күләмендә өстәмә акча бүлү планлаштырыла. Әйе, республикада юллар төзү һәм аларны төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла. Шуңа карамастан, әлегә юлларның сыйфаты канәгатьләнерлек түгел.


Хәбәр ителүенчә, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәк-челе­гендәге рәсми делегация Мәскәүдә үткән “Русия транспорты” XII Халыкара форумында катнашты. Форум кысаларында Радий Хәбировның Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Андрей Костюк белән эшлекле очрашуы булды. Алар Башкортстан территория-сендәге берничә зур инфраструктура проектын тормышка ашыру хакында сөйләште. Шушы проектлардан иң зурысы – Уфаны көнчыгыш юнәлештә кисеп чыга торган, М7 һәм М5 федераль трассаларын тоташтыручы юл төзеле­ше. Дөресрәге – 1992 елда башланган төзелешне ахырына җитке-рү. Җитәкчеләр, атап әйткәндә, федераль үзәктән акча җәлеп итү, Уфаны кисеп чыккан юл төзеле-шендә кулланылучы концессия проектының үзенчәлекләре турында фикер алышты. Шулай ук “Уфа – Аэропорт” трассасының Агыйдел күпереннән алып “Урал М-5” юлына кадәр өлешен федераль милеккә тапшыру проблемасы каралды. Моннан тыш, Радий Хәбиров “Рос­автодор” җитәкчесе белән сөй-ләшкәндә Уфада Воровский һәм Интернациональ урамнары башында Агыйдел аша ике күпер төзү өчен федераль субсидияләр җәлеп итү мәсьәләсен күтәрде. Р-240 “Уфа – Ырынбур” автомобиль юлында Стәрлетамакны урап үткән урынын дүрт полосага кадәр киңәйтеп реконструкцияләү мәсьәләсе дә каралды.
Башкортстан юл  читендә калмасын!Әйткәндәй, “концессия проекты” төшенчәсе ни дигәнне аңлата? Гадиләштереп әйткәндә ул – юл төзелешенә инвестор акчасын салу, объект сафка кергәч, махсус килешү нигезендә инвесторга үз акчасын табыш белән кайтару мөмкинлеге бирү була. Юллар хосусыйлаштырыла алмый. Шулай булгач, дәүләт инвесторга акчаны бюджет субсидиясе рәвешендә, яисә юлны түләүле итеп файдаланганнан кергән акча исәбенә кайтара. Бу проект 34 миллиард сумга төшәчәк. Шуның 20сен Мәскәү бирергә тиеш, 4,5 миллиард сумны Башкортсан үзе таба, янә 10 миллиард сумны “ВТБ-Капитал” төрке-менә кергән компания бүләчәк дип көтелә. Ниһаять, егерме елдан артык тукталып торган объектта эш башлана. Бу мөһим төзелеш башка тармакларны да җанландырып җибәрәчәк, әлбәттә. Шулай ук “Стәрлетамак – Кага – Магнитогорск” автомобиль юлы төзелеше дәвам итәчәк.
Тимер юлларның республикабыз икътисадына тәэсире зур. Пассажирлар ташуны, гомумән, халык хуҗалыгын үстерүне тимер юлларсыз күз алдына да китереп булмый. Форум дәвамында Радий Хәбиров “Русия тимер юллары” җәмгыя-тенең генеральный директоры Олег Белозеров белән очрашты. Сөйлә-шү йомгаклары турында Радий Фәрит улы болай диде: “Беренче тема – кискен һәм безнең өчен бик мөһим. Югары тизлекле “Мәскәү–Екатеринбург” магистрале проекты барлыгын беләсез. Без Уфаны шушы проекттан читтә калдырмау мәсьәләсен тикшердек. Әгәр дә проектка хәзер эләгеп калмасак, юлның безне урап үтүе ихтимал. Магистраль Башкортстан халкына тиз арада Екатеринбургка, Мәскәүгә барып җитү мөмкинлеге бирә”. Очрашу барышында арытаба республикада тимер юл инфраструктурасын камилләштерү мөмкинлекләре тикшерелде. Атап әйткәндә, йөк составларын Уфа читеннән үткәрү турында килешүгә ирешелде.
Эшлекле сөйләшүдә Уфа тимер юл вокзалын реконструкцияләүне Республика бәйрәменә тәмамлау турында да сүз булды.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»