Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Инвестицияләр җәлеп итү — иң мөһим бурыч

Инвестицияләр җәлеп итү — иң мөһим бурыч
30.11.2018 / Икътисад

Инвестицияләр җәлеп итү —  иң мөһим бурыч28 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров рәислегендә республиканың Русия субъектларында инвестицион мохит торышының гомумдәүләт рейтингында катнашуы кысаларында чараларны гамәлгә ашыру буенча Проект офисы утырышы үтте.

Аңа кадәр исә Уфада республиканың инвестицион мохитен яхшыртуга юнәлтелгән Стратегик башлангычлар агентлыгы командасы катнашлыгында сессия узды. Чарада кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, бизнес өчен төбәк институтлары, төзелешкә рөхсәт алу һәм территориаль планлаштыруның сыйфаты турында фикер алышу булды.
Утырышта уңайлы инвестиция мохите форма­лаш­тыруның мөһим юнәлешләре, республика Проект офисы эшчәнлеге турында Стратегик башлангычлар агент­лыгының инвестицион мохит департаменты җитәкчесе Виталий Храмшин, агентлыкның Идел буе федераль округындагы вәкиле Сергей Бочаров, республика Эшкуарлык оешмалары ассоциациясе җитәкчесе Ирина Абрамова, Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артем Ковшов, Дәүләт-шәхси партнерлык үзәге директоры Рөстәм Мосабиров чыгыш ясады.
— Чыгышларда, инвестиция җәлеп итүче төбәк оешмасы юк, дигән фикер яңгырады. Республикада кем инвес­тиция өчен җавап бирә? Бездә исемендә “инвестиция” сүзе кергән берәр ведомство бармы? Юк. Шулай булгач, монда нинди дәүләт сәясәте турында сүз алып барырга мөмкин. Республиканың Икътисади үсеш министрлыгы сайты мәгълүмат җыю өчен җавап бирә, гомуми фаразлар ясый, ләкин инвестиция белән системалы шөгыльләнми, — диде Радий Хәбиров. — Инвестицияләр җәлеп итү — иң мөһим бурычларыбызның берсе. Инвестиция проектлары системасын җайга салырга кирәк. Һәр пәнҗешәмбе көнне 17 сәгатьтә “Инвестиция сәгате” үткәреләчәк. Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинга төбәккә инвестиция җәлеп итү эшчәнлеген координацияләүне йөклим, ул аена бер тапкыр малтабарлар белән очрашу үткәрәчәк. Икътисадның төрле өлкәләрендә зур һәм кече инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм инвестицияләр җәлеп итү җәһәтеннән бердәм, җайга салынган система булдыру өчен Проект офисы, республика Башлыгы каршындагы Инвестиция мохитен яхшырту һәм экспортны үстерү буенча иҗтима­гый совет эшен, башка институтларны ул көйләргә тиеш.
Якын арада республика эшкуарлары белән очрашырга ниятлим. Эшкуарларга һәм инвесторларга мәгъ­лүмат җиткерү, бу өлкәне популярлаштыру максатында республика җитәкчесенең туры элемтә каналын булдырырга кирәк. Хакимият башлыкларының эшен шул исәптән инвестицияләрне ничек җәлеп итүләре, урыннарда яңа эш урыннары булдыру максатында нинди эш алып баруларына карап да бәяләячәкбез.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»