Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Русия алга чакыра!

Русия алга чакыра!
30.11.2018 / Икътисад

Русия алга чакыра!Шушы көннәрдә Мәскәүдә “Русия чакыра!” инвестицион форумы үтә. Ул "ВТБ Капитал" тарафыннан ел саен оештырыла. Анда Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе дә катнаша.

Делегация составына Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов, финанс министры вазыйфасын башкаручы Лира Игътисамова керде.

Форум кысаларында Русия икътисадына стратегик инвестицияләр җәлеп итү һәм ил бизнесы белән халыкара инвесторларның нәтиҗәле бәйләнешен тәэмин итүгә багышланган чара үтте. Анда Рөстәм Мәрданов та чыгыш ясады. Ул инвестицияләрне җәлеп итүнең төп өлкәсе буларак, транспорт инфраструктурасын үстерү турында сөйләде. Аерым алганда, колачлы инвестицион проект – Уфадан Көнчыгыш чыгу юлын төзүне гамәлгә ашыру мәсьәләсе тикшерелде.

Проектны гамәлгә ашыру өчен таләп ителгән инвестицияләрнең гомум күләме 34 миллиард сум тәшкил итәчәк. Шул исәптән, федераль бюджеттан, Яңа Үсеш Банкыннан, бюджеттан тыш чыганаклардан акча җәлеп итү күзаллана.

Республика делегациясе, шулай ук, форумның пленар сессиясе өлешендә катнашты. Анда Русия икътисадын үстерү, төбәкләрдә үсеш темпларын тизләтү мәсьәләләре каралды. Пленар сессиядә Русия Президенты Владимир Путин да катнашты. Ул үзенең чыгышында агымдагы елның өч кварталында Русиянең эчке тулай продукты 1,5 процентка артуын билгеләде һәм дәүләт проектларын гамәлгә ашыруга, импортны алмаштыруга аерым игътибар бүлде.




Фото: Интернет челтәреннән алынды.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»