Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ямал-Ненец якларында акча эшлибезме әллә?

Ямал-Ненец якларында акча эшлибезме әллә?
05.12.2018 / Икътисад

Ямал-Ненец якларында акча эшлибезме әллә?
Русиянең иң югары һәм түбән хезмәт хакы булган төбәкләре аталды.
Тикшеренү материаллары РИА “Новости”да басылды.


Тикшеренү материаллары шуны күрсәтә: тоташ Русия буенча хезмәткәрләрнең 4,4 проценты аена 100 мең сумнан артык акча ала (НДФЛ акчасын тотып). Шул ук вакытта ил буенча уртача хезмәт хакы айга 26,9 мең сум тәшкил итә. Русиянең 17 төбәгендә генә шушы суммадан күбрәк алалар.

Иң югары хезмәт хакы Ямал-Ненец автономияле округы халкында булган, анда хезмәткәрләрнең 27 проценты аена 100 мең сумнан артык акча ала. Арытаба рейтингта Чукотка округы, шулай ук Магадан өлкәсе бара. Русия башкаласы рейтингның бишенче баскычында тора.

Статистика буенча, эшләүче һәр бишенче русияле аена 15 мең сумнан кимрәк акча ала. Түбән хезмәт хакы буенча лидер булып Дагстан тора - анда андыйлар 46 процент, аннары Карачай-Черкес Республикасы килә.

Русия буенча уртача статистик хезмәткәр аена 17дән 44 мең сумга кадәр акчага исәп тота ала, бу диапазонда хезмәт хакын русиялеләрнең 50 проценты ала.

Башкортстан рейтингның 37нче баскычында урнашкан. Республика халкының уртача хезмәт хакы 26,8 мең сум чамасы тәшкил итә, ягъни ул ил буенча уртачага тиң. Шул ук вакытта Башкортстанда яшәүчеләрнең яртысы 14тән 34 мең сумга кадәр ала. Гражданнарның 1,85 проценты ай саен 15 мең сумнан кимрәк акча эшли.




Фото: ufaved.info сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»