Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Лифтлар алмаштырыла

Лифтлар алмаштырыла
08.12.2018 / Икътисад

Лифтлар алмаштырыла
Быел Башкортстанның күпфатирлы йортларында 600гә якын тузган лифт алыштырылды, шул исәптән 334е – Уфада. Бу шәһәр һәм республика тарихында иң зур күрсәткеч.


Узган елда төбәктә 274 лифт кабинасы, 2016 елда 51е алмаштырылган. 2018-29 елларга планнар буенча Уфада гына да 222 күпфатирлы йортта 617 лифт алмаштырылачак.

Күрсәткечләр күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга акча җыю һәм бүлүнең бердәм төбәк системасы эше белән бәйле, шулай ук лифт җиһазларының күп өлеше берничә елга түләүне кичектереп тору белән билгеләнә.

- Лифтларны алмаштыру буенча контрактлар төзүгә конкурста катнашырга теләгән компанияләр алдында башкарылган эшләргә өч елга кадәр кичектереп түләү шарты куела, — дип аңлатты торак-коммуналь хүҗалык министры урынбасары Альфред Зиннәтуллин.

Бер лифтны алыштыру бәясе 2 миллион сумга якын тәшкил итә, быел программаны финанслауга якынча 1,2 миллиард сум юнәлтеләчәк, шуның 200 миллионын республика бүлеп бирә, калганы капиталь ремонтка взнослар буенча җыелган халык акчасы.

"Бу ел башына булган мәгълүматларга караганда, республиканың күпфатирлы йортларында 25 ел эчендә 3000 лифт алыштыруга мохтаҗ дәрәҗәгә җиткән, — дип аңлатты Альфред Зиннәтуллин. - Әлеге темпларны исәпкә алып, күтәрелеш җиһазларын яңарту программасы 2022 елга кадәр үтәлергә мөмкин. Аннары капремонт кысаларында күпфатирлы йортларның башка мөһим өлешләренә – түбә, инженерлык челтәрләре, фасадларга өстенлек биреләчәк".




Фото: Ксения Калинина фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»