Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » "Бу цехларда - Русия державасы өмете!"

"Бу цехларда - Русия державасы өмете!"
15.12.2018 / Икътисад

"Бу цехларда - Русия державасы өмете!"
Эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Ишембай районының сәнәгать потенциалы белән танышты.

Радий Хәбиров киләчәктә сәнәгать үсеше перспективалары турында фикер алышырга һәм Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында өстенлекле проектларга ярдәм алырга республика предприятиеләре мөмкинлекләрен шәхсән өйрәнергә ниятләвен билгеләп үтте.


Мәсәлән, кран манипуляторы җайланмалары җитештерүгә махсуслашкан "Инман" заводы мәйданчыгында төбәк җитәкчесе техника үрнәкләрен карады, продукцияне сату географиясе белән кызыксынды, эшчеләр белән аралашты.

Предприятиедә барлыгы 400дән артык кеше эшли. Җитештерелүче җайланмаларга Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗ зур. Хәзерге вакытта биредә җитештерүне модернизацияләү һәм киңәйтүгә якынча 230 миллион сум инвестиция салу проекты гамәлгә ашырыла. Тиешле инвестиция килешүенә ноябрьдә "Инвестиция сәгате"ндә кул куелды.

- Ишембай һәрвакыт җитди машина төзелеше үзәге булды, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Тулаем алганда, машина төзелеше -нигезләрнең нигезе ул!

"Бу цехларда - Русия державасы өмете!"


Шуннан Радий Хәбиров "Витязь" машиналар төзү компаниясе объектларында булды ("Ростех" дәүләт корпорациясенең "Уралвагонзавод" предприятиесе составына керә). Ул юлсыз шартларда да файдаланылучы транспорт чаралары җитештерү буенча дөньякүләм лидерларның берсе булып тора.

1977 елда нигез салынган завод гражданлык һәм хәрби билгеләнештәге "Витязь" ДТ тибындагы чылбырлы транспортерлар эшләү һәм чыгару белән шөгыльләнә. Алар кеше, йөк, технологик җиһазларны аеруча катлаулы юл шартларында ташу өчен булдырылган. Продукцияне төп кулланучылар - Русиянең ягулык-энергетика комплексының әйдәүче компанияләре.

"Бу цехларда - Русия державасы өмете!"


Төбәк җитәкчесе җитештерү цехларын, техника үрнәкләрен карап чыкты, завод җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән аралашты.

- Традицион рәвештә "Витязь" дәүләт оборона заказын вакытында һәм сыйфатлы башкара. Диверсификация кысаларында предприятие гомум җитештерү күләмендә хәрби булмаган продукция өлешен 40 процентка җиткерде, – дип хәбәр итте "Уралвагонзавод" фәнни-җитештерү корпорациясе генеральный директоры Александр Потапов. – Без эшләгән техник яктан яңадан коралландыру программасы нәтиҗәсендә, завод ике елдан җитештерелә торган продукция күләмен сизелерлек арттыра алачак.

"Бу цехларда - Русия державасы өмете!"


"Бу цехларда - Русия державасы өмете!"


"Бу цехларда - Русия державасы өмете!"


"Бу цехларда - Русия державасы өмете!"


"Бу цехларда - Русия державасы өмете!"




Фото: БР Башлыгы сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»