Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Инвестиция җәлеп итү — көнүзәк бурыч

Инвестиция җәлеп итү — көнүзәк бурыч
04.01.2019 / Икътисад

Инвестиция җәлеп итү — көнүзәк бурычБашкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә шәһәр һәм район хакимияте башлыклары белән хезмәт хакы буенча бурычларны каплату һәм милеккә салым түләү мәсьәләләре тикшерелде.

Радий Фәрит улы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына һәм башка ведомстволарга төбәктә хезмәт хакы бурычларын киметү буенча башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Башкортстанда быел урамнарны яктыртуга 648 миллион сум тотынылачак. Бу хакта киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Михаил Киреев хәбәр итте.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров магистральләрне яктырту һәм шунда ук видеокамералар урнаштыру, шулай ук Уфаның Инорс бистәсен һәм башка территорияләрне яктырту кирәклеге турында әйтте, бәлки, моның өчен аерым программа кабул итәргә кирәк булыр, диде.
Физик берәмлекләрдән милеккә салымны җыю күләме Башкортстанда 18,2 процентка арткан һәм 75,4 процент дәрәҗәсенә җиткән. Гомумән алганда, 2017 елда 5 миллиард сумнан артык салым җыелса, үткән елның 1 сентябреннән 24 декабренә кадәр 3,8 миллиард сумга якын акча кергән.
Салым җыю буенча иң югары күрсәткечләр Дүртөйле, Кырмыскалы, Белорет, Благовещен районнарында һәм Нефтекамада. Һәм, киресенчә, иң түбән күрсәткечләр Сибай, Стәрлетамак, Уфа, Күмертау шәһәрләрендә, шулай ук Ишембай, Иглин һәм Мәләвез районнарында теркәлгән.
Оператив киңәшмәдә инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсе дә каралды.
— Инвесторлар белән эшләү өчен бездә нәтиҗәле инфраструктура юк, — диде киңәшмәдә Радий Хәбиров. — Ул фрагментар һәм системалы түгел. Әйдәгез, эш схемасын булдырыйк. Шундый эш төренең берсе — “инвестицион сәгать”.
Үткән айларда узган “инвестицион сәгать”ләрдә 19 проект каралды, шуларның 6сы гамәлгә ашыру стадиясендә, 75 миллиард сумлык 5 килешү төзелде.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»