Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Власть бизнесны ишетсен!

Власть бизнесны ишетсен!
10.01.2019 / Икътисад

Власть бизнесны  ишетсен!Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Facebook социаль челтәрендә малтабарлар өчен махсус төркем оештырды.

Аның максаты — власть органнары белән бизнес вәкилләре элемтәләрен ныгыту. Бизнесның республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручыга сораулары адресатка арадашчыларсыз гына килеп җитә дигән сүз бу. Радий Фәрит улы малтабарларның аһ-зарларын шушы челтәр аша даими рәвештә белеп торачагы һәм кичектергесез чаралар күрәчәге турында хәбәр итте. Моны, һичсүзсез, күпләр хуплады. Тәү чиратта, әлбәттә, малтабарлар. Ә менә урыннардагы чиновниклар сагайды. Чөнки әлегә кадәр кече бизнеска игътибар тиешенчә булмады һәм күрсәткечләр, башлыча, күбрәк кәгазьдә генә үсте. Бүген ул икътисадның “үги малае” хәлендә. Әйткәндәй, рәсми мәгълүматлар буенча, республикада малтабарлык субъектлары 140 меңнән артык.


СССР чорында, 1988 елда, “Кооперация турында” Закон кабул ителгән иде. Бүгенге Русиянең капитализм тарихы шушы законнан башланды. Дөресен әйткәндә, 30 ел үтсә дә, полицейскийлар һәм тикшерүчеләр, прокурорлар һәм башка тикшерү органнары вәкил­ләре бизнесны — хәрәмләшүдән, малтабарны карактан аерырга өйрәнеп бетә алмыйлар. Шуңа күрә, кемгәдер нинди дә булса файда китерә торган эшчәнлек хокук сакчылары тарафыннан еш кына хәрәмләшү дип кабул ителә. Судлар күп очракта хокук саклаучылар китергән дәлилләр белән ризалаша да, малтабарларны гаепләп, карар чыгара. Сер түгел, бизнеста (аеруча кече малтабарлыкта) күп нәрсә, атап әйткәндә, отчетлар, килешү-протоколлар күз буяуга корылган. Ике төрле бухгалтерия исәп-хисабы алып барылу берәүне дә аптыратмый. Киресенчә, шулай кирәк дип кабул ителә. Берсе тикшерүчеләр өчен булса, икенчесе – анык хәлне контрольдә тоту өчен. Мәсәлән, хезмәткәрләргә эш хакы салымнан качу өчен минималь күләмдә генә күрсәтелә, шул суммадан казнага тиешле түләү һәм салымнар күчерелә, ә реаль эш хакының күп өлеше “конвертта” бирелә.
Дөрес, бизнеска кагылышлы кагыйдәләр үзгәреп тора. Алар шулкадәр күп, кайвакыт каршылыклы да. Узган гасырның туксанынчы елларында закон чыгаручылар СССРның шәхси инициативаны тышаулый торган байтак кануннардан баш тартмады. Моның өчен, яки искелек калдыгыннан баш тарту өчен, сәяси ихтыяр көче җитмәде. Дәүләт стандарты (ГОСТ), төзелеш кагыйдәләре (СНиП) кебек таләп­ләр үзгәрешсез диярлек калды. Белгечләр дәлилләгәнчә, контрольлек итүче органнар да тамырдан үзгәреш кичермәде. Янгыннан саклау инспекциясе МЧС карамагына күчсә дә, аның бүгенге функция­ләре совет чорындагыча, элеккечә. Тикшерүче органнар да ОБХССтан ерак китмәде. Ә бу структура СССР вакытында социалистик милекне урлаучыларга, спекулянтларга каршы көрәшә иде. Ә бит бүген һәр малтабарны спекулянт дип гаепләп була.
Хәзер малтабар гадел итеп салымнарын түләргә мөмкин, әмма ул барлык кагыйдәләрне дә үтәп бетерә алмый. Әлеге шартларда ябылу-таркалуга тарымас өчен бизнес банк счетындагы акчаларны кулакчага әйләндерә торган бер­көнлек фирмалар ачу, “яшерен касса” оештыруны үзләштерде. Аналитиклар фикеренчә, теләсә кайсы фирма мутлык белән шөгыльләнә. Ни гаҗәп, чиновниклар да, хокук саклау органнары да бу хакта хәбәрдар. Ул гына да түгел, алар­ның байтагы бизнес белән шөгыль­ләнә, турыдан-туры түгел, ә туганнары һәм якыннары аша. Чөнки закон дәүләт хезмәтендәгеләргә малтабарлык белән шөгыльләнүне тыя. Мәсәлән, чиновник (муниципалитет республика, яки федераль дәрәҗәдә) казнадагы финанс средстволары белән эш итә. Акчаның нинди максатка һәм кемгә бүленүе аңа бәйле. Ә аның хатыны, яки туганы җитәкләгән фирма тендерларда даими рәвештә җиңүче дип табыла. Әйләнештә акча булгач, эшләр дә көйле бара.
Янә бер мисал. Тикшерүче органнарда эшләүченең хатыны, яки якын туганы анык бизнес алып бара, салымнарны да түли, төрле структураларга ришвәт тә бирми. Ә эш бара. Чөнки тикшерүче органнар да, салым инспекциясе дә “янгын сүндергечең юк”, дип, яисә реаль отчет таләп итеп, аның теңкәсенә тими. Аны күрмәмешкә салышалар. Тикшерүчеләр үзләре шулай эшләгәнгә күрә, башкалар­ның гадел бизнес алып баруына ышанмыйлар да. Гади кеше үз эшен оештырам, дисә, я муеннан бурычка бата, я күп очракта “минем эш түгел икән бу”, дип кул селти. Ә “тегеләрнең” эше майланган кебек бара...
Әйтергә кирәк, 2000 еллар башында бизнес белән дәүләт арасында иҗтимагый килешү төзергә уйлаганнар иде. Анда бизнеска мөмкинлекләр бирү, законнарны камилләштерү каралды. Власть бизнесны яшерен эшләрдән арындырырга, коррупцияне бетерергә уйлады, булса кирәк. Әмма туксанынчы еллардагы “кагыйдәләр” тамырны нык җибәргән булып чыкты. Чиновниклар өчен дә, хокук саклау органнары өчен дә әлеге хәл уңайлы. “Өйрәнгән яу – сугышырга яхшы”, ди халык мәкале. Корруп­циягә каршы көрәш турында сүзләр ешрак ишетелә башлау белән, власть структуралары, шөбһәләнеп, “яңалык” көтә – кемне утыртачаклар икән?! Минем мутлыкны сизмәде­ләрме икән, ди ул... Шуңа күрә бу структураларда эшләүчеләр даими стресс кичерә.
Хәлне тамырдан үзгәртү өчен, әлбәттә, бизнес белән власть уртак тел табарга тиеш. Радий Хәбиров, башта малтабарлар белән элемтә урнаштырып, хәлләр торышын ачыкларга булды. Башкортстанда инициативалы, эшсөяр халык яши. Аларга мөмкинлекләр тудырыр өчен бюрократик киртәләрне алып ташларга гына кирәк. Яңа башлангычлар дәвамлы булыр дип ышаныйк.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»