Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Юл хаталарны гафу итми!

Юл хаталарны гафу итми!
22.01.2019 / Икътисад

Юл хаталарны гафу итми!Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” төрендә инвесторлар белән очрашу үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республика үсеш институтлары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Аерым алганда, анда Башкортстан территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидео теркәүне тәэмин итүче хәвефсезлек системасын булдыру, аны техник хезмәтләндерү һәм модернизацияләү проекты каралды.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, бүген төбәкнең фотовидео теркәү комплексларына ихтыяҗы 663 берәмлек тәшкил итә. Аларны сатып алу һәм монтажлауның якынча бәясе 2,28 миллиард сум. Агымдагы елда максатлы инвестиция программасы акчалары исәбенә Уфа һәм федераль трассалар өчен 62 стационар һәм 50 күчмә комплекс сатып алу планлаштырыла.
Гомум бәясе 1,8 миллиард сум булган калган 551 камераны урнаштыру өчен сервис моделе буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру тәкъдим ителә. Ул инвесторга фото-видео теркәү комплексларына аренда һәм техник хезмәт күрсәтү хезмәтләре өчен биш ел дәвамында түләүне күз уңында тота. Шул ук вакытта комплекслар инвестор милкенә карый, ә килешү вакыты гамәлдән чыккач, калган бәя буенча республикага тапшырылачак. Биш ел дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләүдән бюджетка 4,8 миллиард сум керәчәк дип фаразлана.
Кайбер оешмалар әлеге проектта катнашырга әзер булуларын белдерделәр дә инде. Алар белән берлектә “юл картасы” формалаштырылган. Аңа ярашлы, аренда хезмәтләре күрсәтүгә килешүләрне 1 августка кадәр төзү планлаштырыла. 150 комплексны 31 декабрьгә кадәр, ә калганнарын 2020 елның 1 маена кадәр урнаштыру күзаллана.
Киңәшмәдә, шулай ук, Уфа районында транспорт агро-логистика комплексы булдыру һәм Нефтекамада насос җиһазлары җитештерүне үстерү проектлары, Социаль программалар фонды эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары тикшерелде.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»