Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мөмкинлекләрне бер максатка юнәлтсәк кенә...

Мөмкинлекләрне бер максатка юнәлтсәк кенә...
24.01.2019 / Икътисад

Мөмкинлекләрне бер  максатка юнәлтсәк кенә...Яки инновациясез үсешкә ирешеп булмаячак.

Русия төбәкләрен, шул исәптән Башкортстан Республикасын, икътисади үстерүнең нигезен инновацияләр тәшкил итә. Инновацияне “турыдан-туры яңалыкка юнәлеш тоту, яңалыкны кулланышка алу” дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Һәрхәлдә, узган гасыр башында шулай аңлашылган да. Совет чорында исә “фәнни-техник алгарыш” төшенчәсе киң кулланылды. Бүгенге шартларда инновация сүзе киңрәк мәгънәгә ия. Инновация — кешеләрнең акыл эшчәнлеге, фантазиясе, иҗади процесс дәвамында ирешкән ачышлары нәтиҗәсе. Ул, шулай ук, куллану базарында ихтыяҗ белән файдаланган продукция һәм процессларның нәтиҗәлелеген тәэмин итүче яңалык.


Әлегә Башкортстан инновацияле үсешкә юнәлеш тоткан төбәкләр рейтингында 12нче урында. Республика “уртача көчле инноваторлар” төркеменә керсә дә, бездәге аерым күрсәткечләр ил буенча уртача саннардан да түбән. Инновацияле үсешне тәэмин итәргә тиешле системаның аерым элементларын берләштерә алганда гына нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкин, ди аналитиклар. Төбәкләр рейтингын төзегәндә нигез итеп 29 күр­сәткеч алынган. Алар 4 юнәлешкә бүленгән: фәнни тикшеренүләр һәм эзләнүләр; оешмаларның инновация эшчәнлеге; инновация эшчән-леге өчен социаль-икътисади шартлар; төбәкнең инновация активлыгы.
“Югары икътисад мәктәбе” илкүләм тикшеренү университеты шушы көннәрдә Мәскәүдә үткән Х Гайдар форумы уңаеннан әзерлә-гән бу рейтинг, җыеп әйткәндә, төбәкләрнең инновацияләрне кулланышка кертү өлкәсендәге эшчән-леген бәяли. Шушы дүрт юнәлеш-нең һәрберсе буенча аерым рейтинг та төзелгән. Анда, 2008 елдан башлап, бу юнәлешләрнең үзгәреш динамикасы җентекләп анализлана. “Югары икътисад мәктәбе” белгечләре аңлатуынча, мондый бәяләү алымы һәр төбәктә инновацияле системаның көчле һәм көчсез якларын ачыкларга ярдәм итә икән.
Инновацияле үсеш рейтингында югары күтәрелгән (Санкт-Петербург, Татарстан, Мәскәү һ.б.) төбәкләрдә, экспертлар фикеренчә, хезмәт җитештерүчәнлеге динамикасына ирешелә, кластерлар, федераль әһәмияттәге технопарклар үсешенә җитди игътибар бире­лә. Предприятиеләрнең инновация активлыгы үсү һәм компанияләрнең инновацияләргә чыгымнары арту да төбәкләрне югары баскычка күтәргән төп факторлар буларак атала. Алга киткән илләр тәҗрибәсе раслаганча, бүген инновацияләр икътисади кризистан чыгу өчен төп этәргеч булып тора, дөнья базарларын яулауга, хезмәт җитеш­терүчәнлеген күтәрүгә, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүгә ярдәм итә.
Стратегик тикшеренүләр институты директоры, икътисад фәннәре докторы Азат Янгиров билгелә­венчә, Башкортстан байтак күрсәт-кечләр буенча, тәү чиратта, инновация эшчәнлегендә, артта кала. Мәсәлән, әлеге эшчәнлек буенча күрсәткечләребез ил күләмендә 30нчы урын белән чикләнә. Шулай ук, фәнни тикшеренүләр һәм эзлә­нүләргә средстволар аз бүленә, инновацияле предприятиеләрнең куәтләре тиешле дәрәҗәдә түгел, җитештерелгән товарлар, күрсә-телгән хезмәтләрдә инновация-леләренең өлеше аз.
Әйтик, Башкортстанның эчке тулай продуктында фәнни тикшере-нүләр һәм эзләнүләрне финанслау өлеше 1 процентка да җитми. Ә менә Түбән Новгород өлкәсендә ул 6 процент тәшкил итә. Республикада 2010 елда җитештерү куәт-ләренең 11 проценты инновацияле предприятиеләр булса, 2018 елга алар 7 процентка калган, ә Русия күләмендә бу күрсәткеч 9 процент исәпләнә. Без еш кына “Башкортстан – Русиянең тотрыклы икътисады һәм бюджеты булган ныклы, уңышлы субъекты”, дип кабатларга күнегеп киттек. Әмма бүгенге шартларда көндәшлек үсә, дөнья базарында югары технологияләр хакимлек итә. Азат Янгиров фике-ренчә, үзенең потенциалы белән Башкортстан күп күрсәткечләр буенча башка төбәкләрдән өстен булырга тиеш. Моның өчен, ягъни инновацияле үсеш юнәлешендә ышанычлы адымнар белән атлау өчен, тәү чиратта, фәнни оешма-ларның, вузлар һәм бизнесның шушы максатта кулга-кул тотынышып эшләвенә ирешергә кирәк.
Билгеле булуынча, бүген мәга­риф системасы республиканың көндәшлеккә сәләтлелеген ныгытуда, аны югары квалификацияле белгечләр, заманча компетенцияле эшче кадрлар белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Яшьләр технологик һәм социаль инновация-ләрдә төп этәргеч булып чыгыш ясарга тиеш. Кызганычка каршы, әле күпчелек яшьләр эш эзләүдә, гаилә коруда, торак мәсьәләсен хәл итүдә каршылыкларга очрау сәбәпле, чит илгә чыгып китү ягын карый яисә кемнең дә булса тәр-биясендә торуны хуп күрә. Бу исә илнең, республиканың яңару юнә­лешендәге таләпләренә җавап бирми. “Инновацияле үсешне тәэмин итәргә тиешле системаның аерым элементлары” дигәндә, әлбәттә, белемле һәм инициативалы яшь-ләр дә күз уңында тотыла. Мәгъ-лүмати технологияләр өлкәсендәге ачышларны, яшәешебезгә бихисап уңайлыклар китергән яңалыклар-ның барысын да 25-35 яшьлек интеллектуаллар уйлап тапты бит!

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»