Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстанның Юл фонды 19,7 миллиард сум тәшкил итәчәк

Башкортстанның Юл фонды 19,7 миллиард сум тәшкил итәчәк
26.01.2019 / Икътисад

Башкортстанның Юл фонды 19,7 миллиард сум тәшкил итәчәкБүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән Хөкүмәт Президиумы утырышында 2019-21 елларга төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге гомум кулланудагы автомобиль юлларын карау-тоту, ремонтлау, төзү һәм реконструкцияләү буенча территориаль заказ тикшерелде.
2019 елда Башкортстанда Юл фонды чыгымнары 19,7 миллиард сум тәшкил итәчәк.


Шуларның 17,8 миллиард сумы - республика бюджетыннан, 1,8 миллиард сумы федераль үзәктән "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру өчен бирелә, диде Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча Дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов. Ул, шулай ук, 2020 елга төбәк Юл фонды күләме - 17,2 миллиард сум, 2021 елга – 16,6 миллиард сум тәшкил итә, дип өстәде.

Хәзер 2019 елга федераль бюджеттан Воровский урамы башында Агыйдел елгасы аша күпер кичүен эшләүгә - 500 миллион сум, шулай ук Көнчыгыш чыгу юлын төзүгә 1,5 миллиард сум бүлеп бирү мәсьәләсе карала.

Утырышта шулай ук муниципальара маршрутлар буенча халыкка сыйфатлы транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итү, ил күләмендәге инвестицион мохит торышы рейтингында төбәк позицияләрен яхшырту, шулай ук муниципаль дәрәҗәдә югары казанышлар спортын яклау буенча чаралар тикшерелде.




Фото: Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»