Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Яңа комплекс төзеләчәк

Яңа комплекс төзеләчәк
29.01.2019 / Икътисад

Яңа комплекс төзеләчәкРеспублика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” төрендә инвесторлар белән очрашу үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың үсеш институтлары җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары катнашты.

“Инвестиция сәгате” кысаларында авыл хуҗалыгы, азык-төлек җитештерүне үстерү, Уфада технопаркны һәм склад комплексын киңәйтү өлкәсендәге инвестицион проектлар турында фикер алыштылар.
Аерым алганда, Кушнаренко районында 7000 баш сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы проекты каралды. “Башкир-Молоко” җәмгыяте директоры Кирилл Ершов аңлатуынча, ул 3,5 мең башка исәпләнгән ике ферманы, азык әзерләү үзәген үз эченә ала. Комплексның куәте — елына 75 мең тонна сөт җитештерү. Инвестицияләр күләме — 9,6 миллиард сум. Проект куәтенә чыккач, азык әзерләү үзәге республикадагы фермер хуҗалыкларын заманча рацион белән тәэмин итә алачак.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, мондый төрдәге эре проектлар яңа инвесторларны җәлеп итә. Берничә фирма үз ниятләре турында белдергән дә инде.
Радий Хәбиров мондый проектларга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде, хезмәттәшлекнең конкрет шартларын һәм ярдәм чараларын аныкларга кушты.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»