Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Нәтиҗәлелек кирәк!

Нәтиҗәлелек кирәк!
31.01.2019 / Икътисад

Нәтиҗәлелек кирәк!Башкортстанда 19 предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү программасы гамәлгә ашырыла.

Белүебезчә, 2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясен 2024 елга кадәр үстерүнең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлар турында”гы Указга кул куйды. Аны гамәлгә ашыру өчен федераль дәрәҗәдә “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү” гомумдәүләт проекты әзерләнде. Проектның максаты – икътисадның чимал булмаган тармакларында урта һәм эре предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга 5 процентка үстерү.


Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында го­мум­дәүләт һәм илкүләм проектларда катнашуның мөһим­леген билгеләде.
– Русия Президенты карары нигезендә төбәкләргә андый проектлар кысаларында триллион сум акча керәчәк. Кешеләр тормы­шының алга китешен тәэ-мин итәчәк бу. Сүз хезмәт хакын һәм пособиеләрне арттыру турында бара. Медицина һәм мәгариф, мәдә­ният, спортка, юллар һәм күперләр төзелешенә, шәһәр һәм авылларыбызны төзекләндерүгә зур ресурслар юнәлтеләчәк. Без­нең республика ил икътисадының яртысын формалаштыра торган әйдәүче 10 төбәк исәбенә керә. Шуңа күрә федераль үзәкнең ярдәмен алырбыз дип уйлыйм. Эшләргә генә кирәк. Республика Хөкү­мәте, сенаторлар, депутатлар го­мум­дәүләт проектлары аша бу ресурсларны алу өчен барлык көчен салырга тиеш, – диде республика җитәкче-се.

Нәтиҗәлелек кирәк!


Бүгенге көндә Башкортстан илебезнең әлеге проектны гамәл­гә ашыруда катнашучы 16 субъекты исәбенә керә. Русия Икътисади үсеш министр­лы-гының Җитештерүчәнлек һәм нәтиҗәле­лек департаменты директоры Юлия Урожаева белдерүенчә, проектта катнашучы төбәк-ләр үз программасын булдырырга тиеш. Предприятие төбәк программасына кергәндә генә барлык яр­дәм чараларын алырга хокуклы. Алар сәнәгатьне үстерү фондыннан ташламалы кредит, “Кече эшкуарлык субъектлары” программасы буенча кредит һәм башкалар. Әл-бәттә, предприятие җи­тештерүчәнлекне мөс­тә-кыйль рәвештә дә арттыра ала, әмма программа ярдәмендә моңа ирешү уңайлырак булачак.
Бүген Башкортстан буенча 2024 елга хезмәт җитештерүчәнлеген 3,9 процентка арттыру максаты куелган. Аңа ирешү өчен республика Хөкүмәте урта һәм эре предприя­тиеләрне, хосусый бизнес вәкилләрен төбәк программаларына җәлеп итәргә тиеш.
Башкортстан Хөкүмәте бурычлар да куйды. Бу – хезмәт җитештерүчәнлеген һәм төп фондларны мо-дер­­низацияләүне, яңа тех-нологияләр кертүне дәрт­лән­дерү, предприя­тие-ләрдә хезмәт җитештерү-чәнлеген күтәрүгә методик һәм оештыру ярдәме системасын булдыру, инф­раструктураны үстерү, технологик инновацияләр, предприя­тиеләр хезмәт­кәрләрен укыту.
Бүген Стратегик тик-шеренүләр институты бе­лән берлектә хезмәт җи-тештерүчәнлеген күтәрү программасы республика­ның 19 предприятиесендә гамәлгә ашырыла. Федераль программада катнашу предприятиеләргә чыгымнарны кайтару мөмкин-леге бирә. Акча хезмәт җитеште­рүчәнлеген күтә-рү системасын җайга салуга, эш белән тәэмин итү һәм персоналны яңадан укыту программаларын гамәлгә ашыруга бүленә.

Ример НАСРЕТДИНОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»