Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Радий Хәбиров: "Вертолет төзелешен үстерергә кирәк!"

Радий Хәбиров: "Вертолет төзелешен үстерергә кирәк!"
02.02.2019 / Икътисад

Радий Хәбиров: "Вертолет төзелешен үстерергә кирәк!"
Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Күмертау авиация җитештерү предприятиесе идарәче директоры Николай Фролов катнашлыгында төбәктә вертолет төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.


Аерым алганда, сүз "Русия вертолетлары" холдингына керүче КумАППны эш белән тәэмин итү һәм үстерү перспективалары турында барды.

Николай Фролов компаниянең Күмертау предприятиесен үстерү буенча планнары зур булуын хәбәр итте. Әйтик, узган ел нәтиҗәләре буенча җитештерү күләме шактый арткан. 2019 елга заказларны формалаштыру дәвам итә.

Радий Хәбиров вертолетларны һәм гражданлык билгеләнешендәге пилотсыз очу аппаратларын чыгаруны арттыру, шул исәптән санитар авиация һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ихтыяҗлары өчен җитештерүне киләчәктә диверсификацияләү кирәклеген ассызыклады.
Радий Хәбиров: "Вертолет төзелешен үстерергә кирәк!"

Киңәшмәдә, шулай ук, КумАПП хезмәткәрләрен социаль яклау мәсьәләләре һәм, социаль-икътисади үсеш территориясе буларак, Күмертау өчен предприятиенең әһәмияте турында да фикер алыштылар.

Башкортстанның Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы Күмертауның "Воротыновка" аэродромы базасында пилотсыз техника җитештерү буенча илдә беренче Бөтенрусия фестивален үткәрү тәкъдиме белән чыгыш ясады. Бу бөтен Русия тамашачылары өчен кызыклы тамаша гына түгел, тармакның алдынгы предприятиеләре казанышлары күргәзмәсе дә булачак.

Бу юнәлештә, шул исәптән торба үткәргечләрне, ЛЭП һәм башка сәнәгать объектларын мониторинглау өчен билгеләнгән, үзенең перспектив эшләнмәләрен КумАПП та тәкъдим итәчәк.

Радий Хәбиров әлеге тәкъдимне хуплады һәм фестивальне әзерләү һәм үткәрү буенча план эшләргә кушты.




Фото: БР Башлыгы сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»