Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бизнес вәкилләре планнары белән бүлеште

Бизнес вәкилләре планнары белән бүлеште
05.02.2019 / Икътисад

Бизнес вәкилләре планнары белән бүлештеРеспублика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәк эшкуарлары белән "Бизнес-клуб" төрендә очрашу үткәрде. Анда инжиниринг, девелопер компанияләре җитәкчеләре, программа тәэминаты әзерләүчеләр, пилотсыз очу аппаратлары, медиа-контент җитештерүчеләр катнашты.

Очрашу алдыннан Радий Хәбиров эшкуарлар продукциясе һәм хезмәтләре күргәзмәсен карады. Төбәк җитәкчесе тәкъдим ителгән юнәлешләрнең рентабельлелеге, республика икътисадына кертү мөмкинлеге белән кызыксынды.

- Безнең сәясәтнең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып эшкуарлык иреге тора. Сезгә уңайлы эшләү өчен, республика Хөкүмәте ягыннан өстәмә ярдәм чаралары булдыру өчен бу, - диде Радий Хәбиров.

Бизнес вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруның ярдәмнең бер төре булуын ассызыклап үтте республика җитәкчесе. Бизнеска ярдәм күрсәтү мөһим һәм аның бик күп төрләре - микрокредитлар, кредитлар, субсидияләр, салым ташламалары республикада бар.

Малтабарлар белән күпьяклы зур эшнең координаторы республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинның да әлеге юнәлештә планлы эш алып баруын әйтеп үтте ул.

Әңгәмә барышында анда катнашучылар бизнесны үстерү планнары белән бүлеште, төбәктә эшкуарларга ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр яңгыратылды.

Атап әйткәндә, алар заманча IT-парк булдыру, программа тәэминаты әзерләүчеләргә ярдәм йөзеннән тендерлар үткәрү шартларына үзгәреш кертү турында әйттеләр, дәүләт органнары белән тыгыз элемтә булдыруның мөһимлеге белдерелде.

Берничә башлангычны Радий Хәбиров ивестиция сәгате кысаларында тикшерергә тәкъдим итте.




Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»