Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Малтабарга юл бирегез!

Малтабарга юл бирегез!
07.02.2019 / Икътисад

Малтабарга  юл бирегез!2024 елга кадәр республикада эшкуарлыкны үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп билге­ләнде.

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев, бизнеска комачаулый торган нигезсез таләпләрдән кичекмәстән арынырга кирәк, дип белдерде. Бизнес алдындагы киртәләрне юк итү ил икътисады кискен сикереш ясасын өчен мөһим, диде ул Мәскәүдә үткән “Гайдар форумы”ндагы чыгышында.


Тикшеренүләр күрсәтүенчә, бүгенге шартларда бизнеска куел­ган таләпләрне нигезләүче норматив актлар 9 меңгә җитә. Ул таләпләр мораль яктан гына түгел, технологик яктан да искергән. Аларның байтагын, гомумән, га­мәлдән чыгарып, кирәкләрен заман таләпләренә туры китерү таләп ителә. Дмитрий Медведев аеруча кысымга дучар ителгән транспорт, экология, сәнәгать хәвефсезлеге, ветеринария, санитар-эпидемиологик күзәтчелек кебек өлкәләрдәге таләпләрне, тәү чиратта, күздән кичерергә кирәклеккә басым ясады.
Әйтергә кирәк, бизнеска кагылышлы кагыйдәләр үзгәреп тора. Билгеләвебезчә, алар шулкадәр күп, кайвакыт бер-берсенә каршы килә. Әмма ул кагыйдәләрнең малтабарлар мәнфәгатьләрен күздә тотканнары күп түгел. Узган гасыр­ның туксанынчы елларында, мәсә-лән, совет чорында кабул ителгән һәм шәхси башлангычны тышаулый торган байтак законнардан баш тартмадылар. Искелек калдыкларын юкка чыгару өчен сәяси ихтыяр көче җитмәде. Контрольлек итүче органнар да тамырдан үзгәреш кичермәде.
Премьер-министрның малтабарлыкны, гомумән, бизнесны яклаган чыгышлары моңа кадәр дә булган иде. Үз вакытында ул: “Бизнесны “кошмарить” итүне туктатыгыз”, диде. 2000 елларда бизнес белән дәүләт арасында иҗтимагый ки-лешү дә төзергә уйладылар. Анда бизнеска, инициативалы кешеләргә мөмкин­лекләр бирү, законнарны камилләштерү каралды. Власть бизнесны яшерен эшләр­дән арындырырга, коррупцияне бетерергә уйлады булса кирәк. Әмма туксанынчы еллардагы “кагыйдәләр” тамырны нык җибәр­гән булып чыкты. Чиновниклар өчен дә, хокук саклау органнары өчен дә әлеге хәл уңайлы иде. Әле дә шулай.
Кече һәм урта бизнес, малтабарлык турында сөйләгәндә төрле саннар китерәләр. Башкортстанда, мәсәлән, малтабарлык субъектлары 140 мең исәпләнә. Аларда хезмәткә сәләтле халыкның өчтән бере (414 меңгә якын кеше) эшли.
Башкортстан икътисадында урта һәм кече бизнесның чагыштырмача өлеше 33 процент тәшкил итә. Бу саннарга карап фикер йөртсәк, төбәктә малтабарлык үзен бик яхшы хис итә дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Ләкин икътисади нәтиҗә­лелек, кече бизнесның социаль функцияләр башкаруыннан тыш (монысы да ифрат мөһим), казнага керемнең никадәр булуы белән исәпләнә. Ә Башкортстанда малтабарлык субъектларының бюджетка керткән салымы 5 процент белән чикләнә. Кече һәм урта бизнес предприятиеләре саны артмый, киресенчә, кими бара. Югары икътисад мәктәбе профессоры Евгений Коган әйтүенчә, соңгы ике елда гына да Русиядә 100 меңгә якын (булганның 30 проценты) кече һәм урта бизнес субъекты ябылган. Бүгенге малтабарларны профессор каһарманнар дип атый.
2024 елга кадәр республикада малтабарлыкны үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп билге­ләнде. Нәтиҗәлелеккә ирешү өчен, алда билгеләп үтелгән административ киртәләрне алып ташлау белән беррәттән, кече бизнеска ярдәм итү механизмнарын камил-ләштерергә кирәк. Бу исә, закон-кагыйдәләрне заманга яраклаштырудан башланып, малтабарларда кызыксынучанлыкны уяту, финанс ресурсларыннан файдалануга юл ачу һәм башка мөһим эшчән-лекләрне үз эченә ала.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»