Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Бизнес вәкилләре – изге гамәл кылучылар ул!”

“Бизнес вәкилләре – изге гамәл кылучылар ул!”
07.02.2019 / Икътисад

“Бизнес вәкилләре –  изге гамәл кылучылар ул!”Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәктә малтабарлыкны үстерү буенча анык бурычлар билгеләде.

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәк эшкуарлары белән “Бизнес-клуб” төрендә очрашу үткәрде. Анда инжиниринг һәм башка махсус компанияләр җитәкчеләре, программа тәэминаты әзерләүчеләр, пилотсыз очу аппаратлары, медиа-контент җитештерүче­ләр катнашты.


Очрашу алдыннан Радий Хәбиров эшкуарлар продукциясе һәм хезмәтләре белән танышты. Аерым алганда, анда виртуаль чынбарлык күзлекләре, WorldSkills юнәлеше буенча укыту мәйданчыгы, “Грузобзор” логистика системасы, чат-роботлар җитештерү технологиясе, бал икмәге нигезендә минераль витаминнар комплексы, сәнәгать объектларын мониторинглау өчен пилотсыз очу аппараты, үсемлекләрне саклаучы химик матдәләр тәкъдим ителде.
Төбәк җитәкчесе әлеге юнәлешләрнең рентабельлелеге, продукцияне сатуның географиясе, эшләнмәләрне республика икътисадының төрле тармакларына кертү мөмкинлеге белән кызыксынды.
– Безнең сәясәтнең иң мөһим юнәлешләренең берсе – эшкуарлык иреге. Бу – сезгә уңайлы эшләү өчен, республика Хөкүмәте ягыннан өстәмә ярдәм чаралары булдыру өчен. Бизнес вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру ярдәмнең бер төре булачак. Без бизнеска изге гамәл кылучыларга күрсәтелгән хөрмәт белән карарга, аны курчаларга тиеш, – диде очрашуда Радий Хәбиров.
Сөйләшү барышында анда катнашучылар төбәк җитәкчесе белән бизнесны үстерү планнары, шулай ук, төбәктә эшкуарларга ярдәм буенча тәкъдимнәре белән бүлеште. Аерым алганда, алар заманча IT-парк булдыру, программа тәэминаты әзерләүчеләргә ярдәм йөзеннән тендерлар үткәрү шартларына үзгәрешләр кертү турында әйтте, дәүләт органнары белән тыгыз элемтә булдыруның мөһимлеген белдерде.
Берничә башлангычны Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” кысаларында тикшерергә тәкъдим итте.

Үз хәбәрчебез.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»