Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кәгазьдә түгел — гамәлдә

Кәгазьдә түгел — гамәлдә
12.02.2019 / Икътисад

Кәгазьдә түгел — гамәлдәРусиядә өстенлекле проектларны тормышка ашыруга 28 триллион сум акча бүленәчәк. Шуларның 170,6 миллиард сумы — Башкортстанга.

Президент Владимир Путин фикеренчә, алдагы 6 елда русиялеләрнең яшәү шартлары яхшы якка үзгәрергә тиеш. Дәүләт Советындагы чыгышында ул моны учреждениеләрдә түгел, ә кешеләр яшәүче шәһәр-авылларда, кәгазьдә һәм отчетларда түгел, ә тормышта гамәлгә ашырырга чакырды.


Бү җәһәттән 12 юнәлеш билгеләнде. Сәламәтлек саклау, торак һәм шәһәр мохите, экология, автомобиль юллары, хезмәт базары, фән, санлы икътисад, мәдәният, кече эшкуарлык, хезмәттәшлек һәм экспорт, магистраль инфраструктура юнәлешендә кискен алга китеш көтелә.
— 2024 елга кадәр Президент билгеләгән дәүләт проектлары илнең алгарышлы үсешенә китерергә тиеш, — диде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров. – Моңа юнәлтел­гән акчага кул сузуга юл куймаячакбыз. Һәр шәһәр һәм район башлыгы дәүләт проектларының асылын тирәнтен аңларга тиеш. Мондый акча салуның әлегә булганы юк иде. Без аны дөрес файдаланырга бурыч­лы.
Быел дәүләт проектларын тормышка ашыру өчен Башкортстан 34,2 миллиард сум алачак, алты елда ул 170,6 миллиард сумга җитәчәк.

Кәгазьдә түгел — гамәлдә


“Торак һәм шәһәр мохите” дәүләт проекты 2024 елның 31 декабренә 4 меңгә якын кешене искергән 72,01 мең квадрат метр торактан яңасына күчерү бурычын куя. Моның өчен быел — 2,7 миллиард, ә барлыгы 6,4 миллиард сум акча бүле­нәчәк.
Дәүләт проекты “Ипотека”, “Торак”, “Уңайлы шәһәр мохите булдыру”, “Яшәргә яраксыз торак фондын ки-метүне тәэмин итү” федераль проектларын үз эченә ала.
“Ипотека” проекты 8дән кимрәк процентлы ипотека кредитлавы ярдәмендә торак сатып алуга мөмкинлек булдыруны күз уңында тота.
“Торак” федераль проекты торак төзелешен ел саен 120 миллион квадрат метрга кадәр арттыруны максат итеп куя. Моның өчен социаль һәм транспорт инфраструктурасы булдыру, төзелеш тармагын яңарту һәм башка максатларга 265 миллиард сум юнәлтеләчәк, шул исәптән, федераль бюджеттан — 183 миллиард сум.
“Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль проекты яшәү мохите сыйфатын яхшыртуны күз уңында тота. Биредә шәһәр үсеше мәсьәләләрен хәл итүгә анда яшәүчеләрне күпләп җәлеп итү, шәһәр мохите индексы булдыру методикасын раслау, Русия төбәк­ләре өчен дәүләт программалары субсидияләрен бүлү кагыйдәләренә үзгә-решләр кертү карала.
Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев фикеренчә, “Торак һәм шәһәр мохите” дәүләт проектын тормышка ашыру, шәһәр мохитен камилләштерүгә бюджеттан тыш мөмкинлекләрне куллану һәм инвесторлар җәлеп итү ярдәмгә киләчәк.
— Бу максатта федераль бюджеттан ел саен 40-45 миллиард сум акча бүленәчәк, киләсе өч елда ул 120 миллиард сумга җитәчәк, — ди ул. – 2019 елга күпфатирлы йорт ихаталарын, шулай ук 1 меңнән артык кеше яшәүче торак пунктларын төзекләндерүгә субсидияләр бирү тәртибен саклап кала алдык.
Башкортстанда әлеге юнәлеш өчен Дәүләт җые­лышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты рәисе урынбасары Елена Родина җавап бирә. Бу максатта эшче төркем булдырылган.

Резида ВӘЛИТОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»