Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Өзеклеккә тарымас өчен

Өзеклеккә тарымас өчен
14.02.2019 / Икътисад

Өзеклеккә  тарымас өченБашкортстанда алгарышлы үсеш территорияләре арта.

Башкортстанда моношәһәрләр булып исәпләнгән Белорет, Нефтекама һәм Благовещенда алгарышлы үсеш территорияләре барлыкка киләчәк. Республика аларны төзүгә гаризаны Русия­нең Икътисади үсеш министрлыгына юллаган иде. Министрлык җитәкчесе Максим Орешкин шушы көннәрдә үткән киңәшмәдә Башкортстан заявкасының хуплануы турында белдерде.


Икътисади кризис чорында аеруча моношәһәрләрдә яшәүчеләр кыенлыклар кичерә (моношәһәр дип бер яки ике предприятиесе генә булып, бюджетлы нигездә шулар түлә­гән салымнардан тупланган, урындагы социаль-икътисади проблемаларны хәл итү шушы предприя-тиеләр эшчәнлегенә бәйле терри-торияләрне атыйлар). 2008 елдагы өзеклек вакытында, мәсәлән, моно-шәһәрләр шактый авырлыкларга тарыды. Шул чордан алып кече шәһәрләрдә икътисадны төрлән-дерү, аларда яңа җитештерү куәт-ләре булдыру буенча максатлы эш башланды. Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы башлангычы һәм төбәкләрдәге властьлар тырышлыгы белән аерым республика һәм өлкәләрдә — махсус икътисади зона (ОЭЗ), икенчеләрендә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре (ТОСЭР) төзү турында карарлар кабул ителде. Кагыйдә буларак, ул әзер инфраструктуралы төбәктә оештырыла. ТОСЭР статусы 10 елга бирелә, соңрак биш елга озайтылырга да мөмкин.
Хәбәр ителүенчә, 2017 елда рес-публиканың Бәләбәй һәм Күмертау шәһәрләрендә алгарышлы үсеш территорияләре оештырылган иде инде. Аларның максаты — урта һәм кече бизнес предприятиеләренә уңайлы шартлар тудырып, заманча җитештерү куәтләрен сафка кертү, әлеге шәһәрләрне социаль-икътисади үстерү, көнүзәк проблемаларны хәл итү өчен урындагы мөмкин-лекләрне эшкә кушу һ.б. Күмертау белән Бәләбәй шәһәрләре илдә оештырылган 11 алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе исәбенә кертелде. Башкортстан ике шәһәре берьюлы шушы статусны алган бердәнбер төбәк булды.
ТОСЭР шушы территориядә эш алып барган предприятиеләргә табыш, милек, җир салымнарын түләгәндә өстенлекләр бирә, ягъни резидентларга сизелерлек ташламалар каралган. Шулай ук биредә эш белән тәэмин итүчеләр һәр хезмәткәр өчен социаль фондларга (пенсия, социаль, медицина страховкасы фондлары) күчерә торган түләүләр 30 процент урынына 7,6 процент кына каралган. Түләүләр­дәге аерманы әлеге фондлар һәм федераль бюджет үз өстенә ала.
Бүгенге көнгә Күмертау һәм Бәләбәй алгарышлы үсеш террито­рияләрендә 17 резидент теркәлгән. Меңнән артык эш урыны булдырылды, 1,8 миллиард сум инвес-тицияләр җәлеп ителде. Әлеге вакытта, мәсәлән, Бәләбәйнең алгарышлы социаль-иктисади үсеш территориясендә җиде резидент теркәлгән. Алар пластик материаллар, кәгазь, нефть һәм газ сәнә-гате өчен җиһазлар җитештерә.
Күмертау, исеменнән үк күрен­гәнчә, күмер чыгаручылар шәһәре буларак билгеле иде. Бу чималны чыгару дистә еллар элек тукталды. Хәзер авиация җитештерү предприятиесе — шәһәр казнасын иң күп керем белән тәэмин итүче­ләр-нең берсе. Биредә хәрбиләр, полиция, ашыгыч ярдәм медицинасы, коткаручылар файдалана торган ышанычлы “Ка-27”, “Ка-29”, “Ка-31”, “Ка-226” вертолетлары җитеште-релә. Шулай ук монда Башкорт-станның көньягын, атап әйткәндә, Күмертау, Стәрлетамак, Ишембай, Салават, Мәләвез шәһәрләре кулланучыларын “зәңгәр ягулык” белән тәэмин итүче җир асты газ саклагычлары урнашкан. Алгарышлы үсеш территориясе статусын алу шәһәрдә икътисади активлыкны арттырды. Бу, үз чиратында, халыкның социаль хәлен яхшыртыр дип көтелә.
Бәләбәйнең икътисады исә сәнә­гать тармагы пред­приятиеләренең эшчәнлегенә нык бәйле булды. “Автонормаль”, “Автокомплект” заводлары, “Автодеталь” предприятиесе автомобиль сәнәгате өчен продукция җитештерүгә махсуслашканнар. Аларда эш көчендәге шәһәр халкы­ның өчтән бере хезмәт сала. Шәһәрдә шулай ук азык-төлек сәнә-гате пред­прия­тиеләре уңышлы эшләп килә. Узган ел ахырында илдә билгеле “Люминес” җәмгыя­тенең Бәләбәйдә яңа җитештерү куәтләрен эшкә кушу өчен 130 миллион сум инвести­цияләр салачагы билгеле булды. “Люминес” биредә диодлы лампалар җитештерәчәк. Бу продукциягә хәзер һәркайда ихтыяҗ бар. Гади электр лампасына караганда, диодлы яктырткычлар чыдамрак, экологик яктан хәвеф­сезрәк, чөнки аларны җитештер-гәндә, элекке кебек, терекөмеш кулланылмый. Яңа предприятиедә 60ка якын эш урыны булдыру күздә тотыла.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»