Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бизнесны нәрсә борчый?

Бизнесны нәрсә борчый?
14.02.2019 / Икътисад

Фото: Bashinform.ruБашкортстанда бизнес өчен бердәм мәгълүмати интернет-портал булдырылачак. Сәүдә-сәнәгать палатасында үткән “түгәрәк өстәл”дә республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин шул турыда хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, мәйданчыкны булдыруга старт бирелгән, Русиянең башка төбәкләренең мондый төрдәге тәҗрибәсе өйрәнелә. Сайтта эшкуарлар ИНН номеры буенча төрле, шул исәптән федераль һәм республика дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат алала. Александр Сидякин, шулай ук, “Эшкуарлар йорты” проекты турында искәртте. Аның бурычы – малтабарлык эшчәнлегенә ярдәм итүнең мөмкин булган барлык төрләрен бергә туплау. Төбәктә инвестицион мохитне яхшырту буенча планлы эш дәвам итә. Александр Сидякин сүзләренә караганда, бүген Башкортстанның әлеге күрсәткеч буенча позициясе тиешле дәрәҗәдә бәяләнмәгән. Русия субъектларында инвестицион мохит торышының дәүләт рейтингында төбәк 23нче урынны били. Әмма югарырак позицияләргә үрләү өчен республикада барлык мөмкинлекләр дә бар, дип исәпли Александр Сидякин.
– Безнең алда бер-ике позициягә генә түгел, ә югарырак күтәрелү бурычы тора. Моның өчен мөмкинлекләр, кешеләр, аңлау, теләк бар, — диде Александр Сидякин. – Инвестиция мохите, беренче чиратта, власть һәм бизнес мөнәсәбәтләреннән чыгып формалаша. Инвестор өчен эш уңайлылыгы – административ каршылыкларны бетерү, шартлар булдыру ул. Әлеге вакытта без кече һәм урта эшкуарлык өчен яңа мохит формалаштыру белән актив шөгыльләнәбез. Хөкүмәт йортында үткән “Инвестиция сәгате” төрендәге очрашуларда аеруча актуаль мәсьәләләр тикшерелә.
Республикада бизнес үсешен тоткарлаучы проблемалар арасында “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар бизнес-берләшмә эчендә координация булмау, кредит алуга бәйле мәсьәләләрне атады. Шулай ук, бизнес вәкилләре фикеренчә, транспорт логистикасы һәм эре компанияләр белән мөнәсәбәтләрне көйләү мөһим.

Фото: Bashinform.ru






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»