Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уфадан Карманга кадәр!

Уфадан Карманга кадәр!
15.02.2019 / Икътисад

Уфадан Карманга кадәр!Башкортстанда гына түгел, илебездә дә киң билгеле “Роснефть” структурасына кергән “Башнефть” компаниясе иярчен газны үтилләштерүне 95 процентка җиткергән.

Республикабызның табигате искиткеч матур. Бу хакта язучылар үз әсәрләрендә билгели, килгән кунаклар соклана. Республика халкында күп заводлар, оешмалар экология таләпләрен үтәми, дигән сүзләр йөри. Бу, әлбәттә, кемгәдер туры да киләдер, әмма “Башнефть” компаниясе бу мәсьәләгә җитди карый.

Нефтькә ияреп чыккан газның табигатькә күп зыян китерүе барыбызга да билгеле. Бу хәл бөтен дөньяга кагыла, әмма нәкъ Русия бу мәсьәләне хәл итә алган.


Мәгълүм булуынча, Башкортстанда 1932 елдан нефть чыгарыла. Иярчен газ проблемасы шуннан ук башлана. Тәүдә ул технологик мичләрдә һәм казанлыкларда ягулык буларак кулланыла. Арытаба, 1950-60 елларда, нефть эшкәртү заводлары төзү барышында нефтьүткәргечләр системасы буенча иярчен газ эшкәр­түгә тапшырыла. Болар барысы да баштан ук безнең республикада иярчен газны үтилләштерү юнәлешләрен үстерүдә беренче адымнар ясалганын белдерә.
Хәзерге вакытта “Башнефть” компаниясендә бу мәсьәлә буенча максатлы программа кабул ителде. Предприятиеләр технологик мичләрдә иярчен газны куллана. Чыккан иярчен газның 45 проценты техник ихтыяҗ-ларга туры килә. Аның янә 32 проценты мичләрдә кулланыла, 17 проценты катлам басымын саклау өчен кабат җир астына кудырыла. Бу предприятиегә ике проблеманы хәл итәргә мөм­кинлек бирә: нефть әзерләү сыйфатын яхшыртырга һәм, шул рәвешле, иярчен газ куллану дәрә-җәсен арттырырга.
Иярчен газны үтилләш-терү буенча тагын бер юнәлеш — нефть калдыкларын үтилләштерү җай-ланмаларын монтажлау. Әлеге җайланмалар резервуарларны нефть калдыкларыннан чистартырга мөм­кинлек бирә, ә иярчен газ ягулык итеп кулланыла. Биредә бу җайланмалар нефть калдыкларын, шулай ук, иярчен газны үтилләш­терергә мөмкинлек бирә. Бу очракта иярчен газ компания икътисадын яхшыртырга ярдәм итә, чөнки газны башка урыннан алырга ки-рәкми, ә үзеңнекен файдаланырга була.
“Башнефть”нең нефть һәм газ әзерләү идарәсе башлыгы урынбасары Роман Равчеев белдерүенчә, газ программасын үтәү чорында блоклы электр станцияләре төзелгән. Шулай ук, газ белән станция­ләрне тәэмин итү чаралары гамәлгә ашырылган. Бу предприятиеләргә үзенең электр энергиясен эшләп чыгарырга мөмкинлек бирә. Икътисади яктан бу, шулай ук, предприятие өчен мө­һим. Чаралар предприятие-нең электр энергиясе чы-гымнарының бер өлешен каплый.
“Башнефть”тә промысел транспорты системасын үстерүгә аерым игътибар бирелә. Моңа салынган инвестицияләр ярдәмендә газүткәргечләр, станцияләр төзелә. Әлбәттә, бу махсус нефть яткылыгы мәйдан­чыкларында газ җыярга, электр энергиясен чит кулланучыларга да җибәрергә мөмкинлек бирә.
Узган ел, шулай ук, Ишмәт авылына газүткәр­геч сузылган. Бу Карман электр станциясенә газ җи­бәрүне тагын да арттыру мөмкинлеге биргән.
Газ читтәге кулланучыларга да җибәрелә. Шундый предприятиеләрнең берсе – Свердловск өлкәсе электр компаниясе. Аңа газ “Башнефть” компаниясе нефть яткылыкларыннан турыга җибәрелә. Ул Свердловск өлкәсенә иң якын нефть яткылыгыннан китә.
Нефть эшкәртү станция­ләрен газ белән тәэмин итү — программаны гамәлгә ашыруда иң мөһим юнәлеш. Газ эшкәртелгәннән соң предприятие коры газ, күкерт, сыек углеводородлар ала. Алар барысы да нефть тармагында кулланыла.
Гомумән, газ программасы 2012 елдан гамәлгә ашырыла. Аңарчы газ үтилләш-терү күрсәткече 75 процент булса, хәзер 95 процентка җиткән.
Бүгенге көнгә программа кысаларында 55 чара тормышка ашырылган: газүткәргечләр, технологик мичләр, электр, компресслау станцияләре төзелгән. Программаны гамәлгә ашыру чорында инвестиция-ләрнең гомум күләме 4 миллиард сумнан артып киткән. “Башнефть” экологик хәлне яхшырту өчен кайбер чыгымнарга бара, факелларда аны яндыруны киметә. Күп кенә нефть яткылыклары шәһәрләр, бистәләр, авыллар янында урнашкан, шуңа алар янәшәсендә начар экологик хәлне булдырмау чаралары күрелә. Әлеге прог­рамманың төп бурычы – дәүләт тарафыннан билге-ләнгән экологик нормативларны үтәү.
Нәкъ менә соңгы алты ел эчендә иярчен газны яндыру күләмнәрен факел җайланмаларында 4,5 тапкыр киметүгә ирешкәннәр, бу республиканың көнба-тыш һәм төньяк-көнбатыш районнарында экологик хәлдә уңай чагылыш тапкан.
Уфа районының Сергеевка авылындагы нефть компресслау станциясендә нәкъ шул программа гамәлгә ашырыла. Бу станция 2012 елда төзелә башлый һәм ике елдан эшкә кушыла. Ә инде 2015 елдан тулы куәтенә эшли. Курасково бистәсендә 1973 елдан эшләп килгән компресслау станциясе алмаштырыла. Гомумән, программа кысаларында Үзәнбаш нефть яткылыгыннан Сергеевкага кадәр 34 чакрым, шулай ук, Волково нефть яткылыгыннан 14 чакрым озынлыкта газүткәргечләр сузылган. Нәтиҗәдә, Үзәнбаштан көненә 15 мең кубометр иярчен газ тапшырыла. Шулай ук, 24 чакрым озынлыктагы иске газүткәргечләр алыштырылган.
Сергеевка станциясендә барлык эшләр автоматлаштырылган һәм компьютер аша башкарыла. Барлык процесслар экранда чагыла. Көтелмәгән хәлләр булдырмас өчен бинада операторлар эшли.
“Башнефть”нең нефть һәм газ әзерләү идарәсенең газ җыю-тапшыру цехы начальнигы Александр Трубин белдерүенчә, мондый автоматлаштыруга күчү кеше­ләрне эшсез калдырмаган. Бу газ җыю операторлары бригадасы көче белән промысел газүткәргечләрен күзәтүне һәм контрольдә тотуны көчәйтергә мөмкинлек биргән.
– Автоматик ысулга күчү эштәге хәвеф ихтималлыгын, һөнәри авыруларны киметү мөмкинлеге бирде. Максатлы программа яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм кеше­ләр моны эшләрендә тойды, – дип билгеләде Александр Трубин.
Шулай ук, программа кысаларында Яңавыл районында газ компресслау станциясе төзелгән. Ул иң куәтле станцияләрнең берсе дип санала. Аның ярдә-мендә Тәтешле, Чытырман, Югомаш, Игровск чыганак­ларындагы иярчен газ компресслаштырып, 99 проценты Карман электр стан-циясенә тапшырыла. Әлеге вакытта анда эшкә кушу-көйләү бара.
Бу объектта да барлык эшләр автоматлаштырыл­ган. Эш барышын машинист контрольдә тота. Аның өчен махсус бина булдырылган. Әлеге станция иярчен газны компресслау һәм Карман электр стан­циясенә тапшыру өчен төзелгән. Компрессор корылмаларына идарә итү блогы аерым бинада. Бу корылмага читтән торып идарә итәргә мөмкин­лек бирә, эшчеләрнең хә­веф­ле процесста катнашуын күпкә киметә.
Нефтькә ияреп чыккан газны факелларда яндыру ике станция ярдәме белән киметелә, шул рәвешле табигатькә зыян кими. Шулай ук, станцияләр ерактагы нефть яткылыкларыннан газны җыеп, компресслаштырып, эшкәртеп, Карман электр станциясенә тапшыра.
Карманга көненә 220-240 мең кубометр иярчен газ тапшырыла. Ә ул үзе көненә 7 миллион кубометр газ бетерә. Икътисад ягыннан бу эшләр компания өчен бик уңайлы түгел, әмма экологик як мөһимрәк.
Табигатьне саклау “Башнефть” кебек зур ком­панияләрне генә түгел, ә һәр­бер кешене борчырга тиеш. Шулай итеп, “Башнефть” компаниясе, заманча технологияләрне кулланып, бер үк вакытта халыкка җылылык, электр энергиясе бирә һәм табигатькә зарар китерми.

Ример НАСРЕТДИНОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»