Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » 30 миллиард сумлык килешүләр төзелде

30 миллиард сумлык килешүләр төзелде
15.02.2019 / Икътисад

30 миллиард сумлык килешүләр төзелдеБашкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге республика делегациясе – Сочида үтүче Русия инвестиция форумында.

Төбәк җитәкчесе форумның “Уңыш факторлары: идеяләр, кадрлар, компетенцияләр” дигән пленар утырышында, Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк башлыклары белән очрашуында, шулай ук, “Социаль-икътисади үсешнең иң яхшы тәҗрибәләре. Төбәкләр һәм шәһәрләр өчен комплекслы чишелешләр” дип аталган фикер алышуда катнашты.
Делегация эшенең программасы уңайлы инвестицион мохит булдыру, инвестицияләр нәтиҗәлелеген арттыру, инфраструктура проектларын финанслау, бюджетара мөнәсәбәтләр, үсеш институтларының үзара бәйләнеше, дәүләт идарәсе системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча эшлекле очрашуларны, фикер алышуларны, “түгәрәк өстәл”ләрдә катнашуны үз эченә ала.
Форум кысаларында күргәзмә оештырылган. Анда Башкортстанның эшкәртүче производстволар, агросәнәгать комплексы, транспорт һәм юл хуҗалыгы кебек өлкәләрдә перспективалы инвестиция мөмкинлекләренә багышланган экспозициясе дә урын алган.
Кичә Русия инвестиция форумы кысаларында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров агросәнәгать комплексы өлкәсендә гомум суммасы 30 миллиард сумлык килешүләр төзеде.
Аерым алганда, Радий Хәбиров һәм “Северная Нива Башкирия” җәмгыяте генеральный директоры Петр Дубянский Ярмәкәй районында сөт җитешерүгә тәгаенләнгән “Семено-Макарово” терлекчелек комплексы төзү һәм Бәләбәй, Бишбүләк районнары территориясендә тагын шундый өч комплекс булдыру нияте буенча инвестиция килешүләренә кул куйдылар.
“Семено-Макарово” комплексы 2800 баш эре мөгезле төрлеккә исәпләнгән. Шунда ук 3200 баш яшь тананы үстерү өчен мәйданчыклар каралган. Комплексның җитештерү куәте – елына югары сортлы 22,7 мең тонна сөт. Төзелешне агымдагы ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.
Арытаба Радий Хәбиров, Inalca S.p.A. компаниясе генеральный директоры Луиджи Пио Скордамалья, “Оренбиф” җәмгыяте генеральный директоры Марино Курра һәм “АгроСакмара Башкирия” җәмгыяте генеральный директоры Фабрицио Ванди Федоровка районында мөгезле эре мал симертү һәм үрчетү буенча терлекчелек комплексы төзү буенча ниятләр турында килешү төзеде.
Италиянең Gruppo Gremonini холдингы составына керүче компанияләр 2019-21 елларда гомум мәйданы 104 гектар булган комплекс төзү планлаштыра. Проект 2-6 айлык бозауларны фермер, шәхси хуҗалыклардан, авыл хуҗалыгы оешмаларыннан сатып алуны һәм аларны 18 айга кадәр үстереп, холдингның мал чалу цехына озатуны күзаллый. Гомум инвестицияләр күләме 4 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Соңыннан Радий Хәбиров, AVG Capital Partners инвестицияләр фонды идарәчесе Рөстәм Миргалимов һәм LR Group (Израиль) генеральный директоры Ами Листиг Кушнаренко районында 7 мең баш малга исәпләнгән терлекчелек комплексы төзү буенча ниятләр турында килешүгә кул куйдылар.
Проектның инициаторы — “Таврос” компанияләр төркеменә керүче “Башкир-Молоко” җәмгыяте. 2019-20 елларда төзеләчәк комплекс ике заманча сөтчелек фермасын Израиль технологияләрен файдаланып төзүне үз эченә ала. Аларның һәрберсендә 3500 савым сыеры асралачак. Проектның гомум инвестицияләр күләме 10 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Форум кысаларында Радий Хәбиров һәм “Россельхозбанк” җәмгыяте идарәсе рәисе Борис Листов республика Хөкүмәте белән финанс оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документ төбәкне социаль-икътисади үстерү мәсьәләләрен хәл иткәндә якларның үзара бәйләнешен ныгытуны үз эченә ала.

Үз хәбәрчебез.
(Бу хакта тулырак киләсе санда укыгыз).






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»