Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “40 миллиард сумлык килешүләр төзелде”

“40 миллиард сумлык килешүләр төзелде”
19.02.2019 / Икътисад

“40 миллиард сумлык килешүләр төзелде”Сочида үткән инвестицион форум Башкортстан өчен нәтиҗәле булды.

Хәбәр итүебезчә, Сочида үткән илне стратегик үстерү буенча мөһим чараларның берсе – Русия Инвестицион форумында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендә республикадан зур делегация катнашты. Форум кысаларында республиканың социаль-икътисади үсешенә ярдәм итәчәк мөһим килешүләр төзелде.


Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Башкортстан экспозициясе белән танышты. Ул эшкәртү сәнәгате, агросәнәгать комплексы, транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәләрендә перспективалы инвестицион тәкъдимнәргә багышланды.
Дмитрий Медведев инвесторга тиешле инфраструктура һәм коммуникацияләр булган бина яисә җир участогы сайлау, шулай ук, файдалы казылмалар яткылыклары турында мәгълүмат алу мөмкинлеге бирүче инвестицион мәйданчыкларның интерактив картасын югары бәяләде.
Арытаба Радий Хәбиров һәм “Фармстандарт” холдингының директорлар советы рәисе Виктор Харитонин “Фармстандарт-УфаВИТА” җәмгыятенең инвестпроектларын гамәлгә ашыру ниятләре турындагы килешүгә кул куйды. Документта гомум инвестицияләр күләме 1,5 миллиард сумлык поливитамин препаратлары җитештерү буенча 6нчы цехны оештыру күзаллана. Тагын 1 миллиард сум стериль препаратлар җитештерү буенча участок булдыруга юнәлтеләчәк.
Форум кысаларында Радий Хәбиров “Внешэкономбанк” дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов белән очрашты. Эшлекле очрашуда республика белән корпорация арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сүз барды.
Аларның берсе төбәкнең “Проектларны финанслау фабрикасы” программасында катнашуына бәйле. Проектлар республиканың Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан булдырылган да инде. Шулай ук, югары технологияле проектларны Идел буе федераль округының технологияләрне трансферлау венчур фонды аша тәкъдим итү мәсьәләсе каралды. Беренче чиратта, шәһәр мохитен үстерү (Smart City) өлкәсендәге заманча технологияләргә ярдәм итү турында сүз бара.
Арытаба төбәк җитәкчесе Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендә үткән “Үсеш факторлары: идеяләр, кадрлар, компетенцияләр” дип аталган чараның пленар утырышында катнашты.
Дмитрий Медведев 12 гомум дәүләт проектының контроль күрсәткечләрен тәкъдим итте һәм куелган бурычларга ирешү юллары хакында сүз алып барды.
Форум кысаларында Радий Хәбиров һәм “SUEZ” компаниясе вице-президенты Диана Гальб Уфада “Акыллы шәһәр” проектын гамәлгә ашыру турында килешү төзеделәр.
Инвестицион форумда Ил төбәкләренең иң яхшы социаль-икътисади үсеш тәҗрибәсе һәм башлангычлары Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
“Төбәкнең икътисади куәтен үстерүгә юнәлтелгән шартлар булдыру” номинациясендә “Башкортстан юлдаш телевиденисе”нең “Бизнес-проба” проекты җиңү яулады. Атна саен эфирга чыгучы әлеге программа республика район һәм шәһәрләренең инвестицион җәлеп итүчәнлеген тикшерә.
Бүләкне Радий Хәбировка Русия Хөкүмәте вице-премьеры Виталий Мутко тапшырды. Моннан тыш, Башкортстан социаль өлкәне һәм эшкуарлыкны үстерүгә керткән өлеше өчен А. П. Починок исемендәге фонд дипломы белән бүләкләнде.
Арытаба Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик башлангычлар агентлыгының генеральный директоры Светлана Чупшева белән очрашты. Анда республиканың әлеге агентлык проектларында, аерым алганда, Русия Федерациясе субъектларындагы инвестиция мохитенең дәүләт рейтингында һәм төбәкләрдәге социаль-икътисади үсешнең иң яхшы тәҗрибәләре һәм башлангычлары буенча Бөтенрусия конкурсында катнашуы мәсьәләләре тикшерелде.
Шунда ук Радий Хәбиров Новгород өлкәсе хакимиятенең һәм “ПМК-МЕДЭК” медицина компаниясенең сынау проекты – күчмә медицина комплексы белән танышты. Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин Радий Хәбировка комплексның авыл җирендә яшәүчеләргә төрле медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлекләре турында сөйләде.
Форум мәйданчыгында Радий Хәбиров “ачык диалог” төрендә журналистлар сорауларына җавап бирде.
Төбәк җитәкчесе республика делегациясенең эше нәтиҗәле булуын белдерде.
— Мин канәгать. Башкортстан өчен булдырган мәйданчык актив эшли, — диде ул. – Бик күп эшлекле очрашулар үткәрдек. Гомум күләме 40 миллиард сумлык килешүләр һәм ниятләр турында протоколлар төзедек.
Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, форумда төзелгән килешүләрнең күпчелек өлеше агросәнәгать комплексы өлкәсендәге проектларын гамәлгә ашыру белән бәйле.
Арытаба Радий Хәбиров Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин белән очрашты. Яклар үзара бәйләнеш перспективаларын һәм республика Сәүдә-сәнәгать палатасы алдында эшкуарлыкны үстерү буенча торган бурычларны, төбәкнең инвестицион һәм сәнәгать куәтен ныгыту мәсьәләләрен тикшерде.
Бөрҗән районында 2020 елга куәте 10 МВтка кадәр бул­ган кояш электр станциясе төзү планлаштырыла. “Хевел” компанияләр төркеменең генеральный директоры Игорь Шахрай Радий Хәбиров белән очрашуда шул турыда хәбәр итте. Проектны гамәлгә ашыру кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттыру, шулай ук Бөрҗән районында экологик хәлне яхшырту һәм уникаль табигать шартларын саклауга ярдәм итәчәк. Планлаштырылган инвестицияләр күләме – 800 миллион сум.
“Хевел”, шулай ук, Хәйбулла һәм Куергазы районнарында куәте 100 МВт булган 4 кояш электр станциясе төзү буенча инвестицион проектларын гамәлгә ашыруны планлаштыра. Инвестицияләр күләме – якынча 9 миллиард сум.
Башкортстанның өч шәһәре – Нефтекама, Белорет һәм Благовещен – алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусын алачак. Бу турыда Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев форум кысаларында төбәк башлыклары белән очрашуда белдерде. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров әлеге карарның мөһимлеген билгеләде.

Үз хәбәрчебез.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»