Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » "Урал аръягы-2019" төбәкара форумын уздыру буенча киңәшмә узды

"Урал аръягы-2019" төбәкара форумын уздыру буенча киңәшмә узды
20.02.2019 / Икътисад

"Урал аръягы-2019" төбәкара форумын уздыру буенча киңәшмә узды
Сибай - бөтен Урал аръягының икътисади тормышы үзәге. Быелдан "Урал аръягы" икътисади форумы ел саен үткәреләчәк, анда бөтен төбәк өчен мөһим булган, беренче чиратта инвестицион килешүләр төзелә.


- Быел без форумны 14-15 июньдә үткәрергә тәкъдим итәбез. Бу дата очраклы түгел, күпләр катнашсын өчен эшләнә. Ул июнь башында узачак Санкт-Петербург форумы һәм 22 июньдә оештырылачак чаралар арасында урнаша. Шулай ук кечкенә "ребрендинг" ясарга һәм аны "Урал аръягы-2019ъ Бөтенрусия инвестицион Сабантуе" дип атарга тәкъдим итәбез, - диде "Эшлекле Русия" Гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәистәше Андрей Назаров.
"Урал аръягы-2019" төбәкара форумын уздыру буенча киңәшмә узды

Быел пленар утырыш тау-баектыру сәнәгате үсешенә багышланачак. Фикер алышуда республика хакимияте, Русия экспертлары, эре компанияләр вәкилләре катнашачак.

Форум максаты - Сибай Урал аръягы башкаласы гына түгел, ә үзенең инвестиция мөмкинлекләрен файдалы һәм дәрәҗәле итеп куллана алырлык дәрәҗәгә җиткерү булырга тиеш.
"Урал аръягы-2019" төбәкара форумын уздыру буенча киңәшмә узды

Форум кысаларында Сибай эшкуарларының һәм комбинатларның комплектлы запас частьларны, чыгым материалларын һәм башка аспектларны җитештерү буенча хезмәттәшлеге турында фикер алышу планлаштырыла. Беренче чиратта, бу эшкуарлыкны үстерү өчен кирәк. Киләчәктә мондый хезмәттәшлек бөтен регионның икътисади платформасын ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
"Урал аръягы-2019" төбәкара форумын уздыру буенча киңәшмә узды

Үз чиратында, Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Бәширов билгеләп үткәнчә, әлеге форум - хакимият һәм бизнес арасында конструктив диалог төзү өчен менә дигән мөмкинлек.
"Урал аръягы-2019" төбәкара форумын уздыру буенча киңәшмә узды

- Бездә бизнеска басымны киметергә һәм аларга күбрәк преференцияләр бирергә мөмкинлекләр бар. Безнең өчен бизнес үсеше һәм инвестицияләр җәлеп итү өстенлекле юнәлеш булып тора, - ди ул.




Фото: "СТВ" телеканалы сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»