Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Икътисадның үсеш нигезе ул

Икътисадның үсеш нигезе ул
22.02.2019 / Икътисад

Икътисадның үсеш нигезе улФинанс министрлыгы казна иминлеген тәэмин итә.

1919 елның 23 февралендә Башкорт Совет Республикасы Хәрби революцион комитеты утырышында 15 комиссариат, шул исәптән Финанс комиссариаты төзергә карар ителә.


Ул елларда икътисад һәм финанс торышы авыр була. Беренче Бөтендөнья һәм Гражданнар сугышлары Башкортстан икътисадын хәлсезләндерә. Күпчелек предприятиеләр эшләми. Җиһазлар һәм эшче көчләр җитми, җитештерүчәнлек түбән була. Гражданнар сугышы тәмамлану халык хуҗалыгын тергезүгә күчәргә мөмкинлек бирә.
Ә инде Бөек Ватан сугышы финанс системасын тамырдан үзгәртүне таләп итә. Барлык чыгымнарны киметергә һәм хәрби чор таләпләренә җайлашырга кирәк була. Хәрби чыгымнар өчен элекке еллардан калган бюджет акчасы, банкларның ирекле ресурслары, дәүләт пред-приятиеләренең әйләнештән тыш акчасы һәм башка чыганаклар файдаланыла. Бөек Ватан сугышы елларында республика бюджеты чыгымнарының яртысы диярлек сәнәгать үсешенә юнәлтелә.
Дәүләт бюджеты керемнәре структурасы үзгәрә. Сугыш елларында товар әйләнеше кимү авырлыклар китерә. Оборона максатларына ресурсларны мобилизацияләүдә халыктан мәҗбүри һәм ирекле салымнар җыю зур роль уйный.
Сугыштан соңгы чорда бюджет керемнәре һәм чыгымнары составы һәм структурасы сизелерлек үзгәрә. Бу елларда бюджет сәнәгать-не, авыл хуҗалыгын, социаль-мәдәни төзелеш-ләрне финанслауга китә. Ул вакытта дәүләт предприятиеләре һәм хуҗалык оешмалары табышы иң мөһим керем чыганагы була. Арытаба Башкортстанның финанс системасы фәкать үсешә генә. 1945-61 елларда республика бюджеты 7 тапкыр арта.
1990 еллар уртасында Башкортстан бюджет системасы үзгәрә, ул республика бюджеты һәм административ-территориаль берәмлекләр бюджетлары җыелмасы булып тора.
2000 елда керем чыганакларын яңадан бүлү республиканың керем потенциалын ныгыту, бюджетка түләүләрне мобилизацияләү, дәүләт финансларын реформалау системасын формалаштыруга этәргеч бирә. Бу елларда республика территориясеннән төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым һәм салым булмаган керемнәр мониторингы оештырыла. Кертемнәр күләме буенча Башкортстан Русия субъектлары арасында алдынгы урыннарны били. Әлеге вакытта да республиканың Финанс министрлыгы икътисадны оештыруда мөһим роль уйный.

Ример НАСРЕТДИНОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»