Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Ростехнадзор”ның үзәк аппараты вәкилләре Сибайга килгән

“Ростехнадзор”ның үзәк аппараты вәкилләре Сибайга килгән
22.02.2019 / Икътисад

“Ростехнадзор”ның үзәк аппараты вәкилләре Сибайга килгән
"Ростехнадзор" Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалында сәнәгать хәвефсезлеге торышын тикшерә.


Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең ("Ростехнадзор") тау күзәтчелеге идарәсе башлыгы Александр Филатов сүзләренә караганда, кичә белгечләр Учалы тау-баектыру комбинатының Сибай филиалында сәнәгать хәвефсезлеге торышын комплекслы тикшерә башлаган. Тикшерү 30 көн дәвам итәчәк.

“Ростехнадзор”ның Көнбатыш-Урал идарәсенә предприятиедә планнан тыш тикшерү үткәрү турындагы йөкләмәне ведомство җитәкчесе Алексей Алешин биргән. Мондый карар 20 февральдә күзәтчелек хезмәтенең үзәк офисында үткәрелгән махсус киңәшмә нәтиҗәләре буенча кабул ителгән.

“Ростехнадзор”ның үзәк аппараты вәкилләре Сибайга кичә килгән.

Бүген Сибай шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов, Башкортостан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Ринат Бәширов, тау күзәтчелеге идарәсе башлыгы Александр Филатов, Учалы тау-баектыру комбинатының техник директоры Ильяс Әхмәтҗанов һәм Сибай филиалы директоры Җәүдәт Биккинов катнашлыгында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә катнашучылар, Сибай карьерында барлыкка килгән хәлне гади генә көнкүреш вакыйгалары рәтенә кертеп булмый, дип билгеләп үтте. Шуңа күрә окисьләнү чыганагын бетерү буенча эшләрнең һәр этабында тау эше буенча тәҗрибәле белгечләр, галимнәр контролен тәэмин итү мөһим. 27 февральдә Сибайга Русия Фәннәр академиясенең Җир асты байлыкларын комплекслы үзләштерү проблемалары институты вәкиле киләчәк.

Әлеге вакытта Сибай карьерының төбен су белән тутыру эшләре дәвам итә. Бүген 8.30 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, карьердагы су дәрәҗәсе 26 метр тәшкил иткән.




Фото: pixabay.com



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»