Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстанның чит илләрдә вәкиллекләре булырмы?

Башкортстанның чит илләрдә вәкиллекләре булырмы?
26.02.2019 / Икътисад

Башкортстанның чит илләрдә вәкиллекләре булырмы?Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров инвесторлар белән чираттагы “Инвестиция сәгате” үткәрде.

Анда республика Хөкүмәте әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, үсеш институтлары җитәкчеләре, алгарышлы үсеш территорияләре булдырылган һәм әле оешып килүче муниципалитетлар башлыклары катнашты.
Республикада 2016 елда булдырылган – Бәләбәй һәм Күмертау, 2017 елда эш башланган Нефтекама, Белорет, Благовещен шәһәрләре алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре хакимиятләре башлыклары һәм инвесторлар проектлар турында сөйләде, моношәһәрләрне үстерү, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту турындагы фикерләре белән уртаклашты.
– Алгарышлы үсеш территориясенә керү – кыска вакыт эчендә уңай үзгәрешләргә ирешү мөмкинлеге ул. Киләсе адымыбыз – Ишембайда аерым икътисади зона булдыру, – дигән бурыч куйды Радий Хәбиров. – Мөһим нәтиҗәгә ирешү өчен барыбыз да көчләрне берләштерергә тиеш.
Республика җитәкчесе алгарышлы үсеш территорияләренең яңаларының беренче эш нәтиҗәләрен “Инвестиция сәгате” кысаларында ярты елдан тикшерергә кушты.
Киңәшмәдә, шулай ук, Башкортстанның тышкы икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды. Республика җитәкчесе чит илләрдә Башкортстанның тышкы икътисади вәкиллекләрен ачу тәкъдимен хуплады.
– Эшнең ике мөһим юнәлешен – Вена һәм Истанбул шәһәрләрен билгелибез, – диде Радий Хәбиров. – Оештыру төре турында яхшылап уйларга кирәк: Русия сәүдә вәкиллекләре каршында үзебезнең сәүдә йортларын ачаргамы, әллә инде мөстәкыйль үзебезнекен теркәргәме. Иң мөһиме – безнең чит ил вәкиллекләренең штаты азсанлы һәм нәтиҗәле эшләүче булсын.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»