Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстанда PRECOP II үтә

Башкортстанда PRECOP II үтә
27.02.2019 / Икътисад

Башкортстанда PRECOP II үтә
Бүген Уфада "Холидей Инн Уфа" кунакханәсендә Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил институты тарафыннан "Русиядә муниципаль дәрәҗәдә эшкуарлар хокукларын коррупция тәҗрибәләреннән яклау" проекты кысаларында Европа Советының Программа офисы белән берлектә гамәлгә ашырылучы ПРЕКОП II (PRECOP II) чаралары башланды. Алар иртәгә дә дәвам итәчәк.


Башкортстанда PRECOP II үтә

- Бу проектның Башкортстанда өченчегә үткәрелүе - эшебезнең дәрәҗәсен бәяләү, чара бер төбәктә дә бу күләмдә оештырылмады. Бездә эшкуарлыкның төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы тәҗрибә эшләнде һәм без моның белән уртаклашабыз. Эшкуарлык өлкәсендә муниципаль дәрәҗәдә коррупцион тәҗрибәләрне булдырмауга каршы механизмнарны гамәлгә ашыру - безнең максатыбыз, - ди Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин.

Башкортстанда PRECOP II үтә

Чарада Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкиллектән, Русиядә Европа Советының Программа офисы, илнең 15 субъектыннан эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилләр, министрлыклар һәм ведомстволар, прокуратура хезмәткрләре катнаша.

Семинар барышында Европа Советы экспертлары Русиядә муниципаль дәрәҗәдә сатып алуларны үткәрү процессына йогынты ясый торган коррупцион тәҗрибәләрне тикшерә, коррупциягә каршы көрәш буенча халыкара тәҗрибә һәм мисалларны карый, аларны Русия практикасы белән чагыштыра.

Башкортстанда PRECOP II үтә

- Русиядә бизнес-структураларга күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре өлкәсендә коррупция хәвефе турында презентацияләр тәкъдим итәбез һәм фикер алышу булачак. Семинарда катнашучылар бу өлкәдә мөмкин булган сатып алу һәм коррупция күренешләре белән бәйле темаларны караячак, алар фикеренчә, коррупцион моментларны ачыклаячакбыз, коррупция күренешләрен кисәтүгә юнәлтелгән чаралар тәкъдим итәчәкбез. Сатып алу циклының төрле этаплары буенча төрле бурычлар билгеләнәчәк, дәүләт хезмәтләре һәм дәүләт сатып алулары өлкәсендә эшкуарларны коррупциядән яклау безнең бурыч, - ди Европа Советы эксперты Наталья Маслова.

Башкортстанда PRECOP II үтә

Русиядәге Эшкуарлар хокуклары буенча вәкилнең Европа Советының Программа офисы белән берлектә оештырылган эшкуарлар хокукларын коррупция тәҗрибәләреннән яклау буенча чаралары Башкортстанда өченче тапкыр үтә. Беренче тапкыр семинар Уфада 2015 елда оештырылган иде. Республиканың бу юнәлештәге уңай тәҗрибәсен искә алып, 2017 елда чара Красноусольскида үтте.




Фото: Энҗе Ибраһимова фотолары.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»