Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сәүдә яшәү сыйфатын чагылдыра

Сәүдә яшәү сыйфатын чагылдыра
28.02.2019 / Икътисад

Сәүдә яшәү сыйфатын чагылдыраКулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре игътибар үзәгендә.

Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасының Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты коллегиясе үтте, анда сәүдә тармагының көнүзәк бурычлары, кулланучылар хокукларын яклау механизмнарын камилләштерү хакында сүз барды.


Сәүдә — Башкортстан икътиса­дының актив үсешкән тармагы. Заманча итеп әйтсәк, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсен икътисад-ның драйверлары дип әйтергә мөмкин. Чөнки, халыкны заманча хезмәтләндерү, азык-төлек, куллану товарлары белән тәэмин итү кебек социаль функция башкару белән беррәттән, сәүдә икътисадны ныгытуга хезмәт итә, респуб­ликаның көндәшлелек сәләтен арттыра.
Тулай төбәк продуктында сәүдә өлеше — 16 процент чамасы. Шулай ук, республика һәм илебез бюджетын тулыландыруда сәүдә мөһим урын тота. Башкортстан кулланучылар базарында төрле формадагы 25 меңнән артык ваклап сату предприятиесе бар. Шуларда 144 мең кеше эшли. Бу — республикадагы эш көчендәгеләрнең 13 проценты. Ваклап сату товар әйләнеше буенча Русиядә без алдынгы төбәкләр исәбенә керәбез. Узган елда тармакка салынган гомум инвестицияләр 3,6 миллиард сумлык булды. Бу исә яңа сәүдә мәй­даннары дигән сүз. Былтыр мондый мәйданнар 11 процентка артты. Атап әйткәндә, Ишембай районында — 1, Учалыда — 2, Нефтекамада 4 яңа сәүдә үзәге ачылды.
Үткән ел сәүдә тармагы өчен чагыштырмача тотрыклы булды. Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова билгеләвенчә, 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда, узган елда республикада ваклап сату сәүдә әйләнеше — 103, куллану бәяләре индексы 102,2 процент тәшкил иткән.
Хәбәр ителүенчә, “2019-25 елларда Башкортстан Республикасында сәүдә тармагын үстерү турында” дәүләт программасы кабул ителде һәм гамәлгә керде. Анда амбициоз планнар билгеләнде. Берничә өлештән торган бу Программа кулланучылар базарын һәм күпләп сатуны, тышкы реклама эшчәнлеген үстерүне күз уңында тота. Мәсәлән, былтыр республикада күпләп сатуның гомум күләме 840,3 миллиард сумлык булды. 2025 елда аны 1,3 триллион сумга җиткерү максаты куелды. Киләчәктә товар әйләнеше күләмен арттыру өчен икътисадның өстен­лекле тармакларына ярдәм итү, логистика һәм күпләп сату инфраструктурасын үстерергә кирәк. Әйтик, ел саен заманча склад мәйданнарын 40 мең квадрат метрга арттыра бару планлаштырыла.
Гүзәл Наил кызы билгеләгәнчә, максатка ирешү юнәлешендә инвесторлар белән эшчәнлек активлаштырыла. Гыйнварда ике проектны Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та хуплады. Аның берсе — “Сигма” складлар комплексының 16 мең квадрат метрга исәпләнгән яңа мәйданнары, икенчесе — “Уфимский” агрологистика паркының складлары төзелеше. Аларның гомум мәйданы 270 мең квадрат метрга җитәчәк. Ә Башкортстанда заман таләпләренә җавап бирүче, йөк­ләрне саклый һәм классификацияли торган склад мәйданнары аз. Республикада бүген күпләп сатучы 600 оешма бар һәм аларда 11 мең кеше эшли.
Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты социаль әһәмиятле азык-төлекнең күпчелегенең Башкортстанда җитештерелгән булуына игътибар бирә. Әлегә тәкъдим ител­гән азык-төлекнең 67 проценты үзебезнең республикада җитеш-терелә. Киләчәктә бу күләмне арттыру, үз җитештерүчеләребезнең социаль әһәмиятле продукциясен халыкка арзанрак хак белән тәкъ-дим итү буенча дәүләт комите-тының анык эш планнары бар.
Билгеле булуынча, “Башкортстан Республикасында азык-төлек сыйфатын һәм хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары турында” Закон кабул ителгән иде. Аны гамәлгә кую инструменты буларак, республикада комитет тарафыннан “Башкортстан продукты” проекты тормышка ашырыла. Әлеге проект Башкортстанда җитеш­терелгән азык-төлекнең хәвефсезлек һәм сыйфат ягыннан закон таләпләренә туры килүен ачыклый һәм исбатлый.
Хәзерге вакытта республикада җитештерелгән 12 мең төр продук­циягә “Башкортстан продукты” маркасы сугыла. Бу проектта барлыгы 400гә якын азык-төлек һәм куллану товарлары җитештерүче катнаша. Әлбәттә, проектның максаты сыйфатны билгеләү һәм “Башкортстан продукты” билгесе сугу белән генә чикләнми. Ул консультация һәм методологик ярдәмне, Башкортстанда җитештерелгән товарларны тигез көндәшлек шартларында куллану базарына чыгару мөмкин-лекләрен арттыруны, бизнесның проблемаларын һәм ихтыяҗларын өйрәнүне, Башкортстан продуктын башка төбәкләргә, чит илләргә чыгаруга булышлык итүне үз эченә ала.
Проектта катнашучыларның өчтән бер өлеше хәзер төбәкара дәрәҗәгә чыкты. Алар илебезнең илледән артык төбәгенә Башкортстан продукциясен сата. Әмма федераль чел­тәрләргә караучы кибет­ләрдә безнең продукция өлеше 53 процент кына. Ә республика чел-тәрләрендә бу өлеш — 67, базарларда 79 процент. Башкортстанның 29 шәһәр һәм районы кибетләрендә Башкортстан продукциясе гомум республика күләменнән югарырак. Ә менә Хәйбулла, Салават, Шаран районнарында һәм Агыйдел, Сибай шәһәрләрендә ул 40-51 процент белән чикләнә.
Кулланучылар хокукларын як-лау­ның нәти­җәлелеген күтәрү өчен “Башкортстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау турында” дәүләт программасы расланган иде. Соңгы чорда хокукларны яклауга кагылган мөрәҗә­гатьләрнең артуы кулланучы­ларның үз хокукларын активрак якларга омтылуы, комитетның бу юнәлештә эшне активлаштыруы белән аңла­тыла. Мөрәҗәгать-ләрнең күчелеге ваклап сатуда хокук бозулар белән бәйле. Әлбәт­тә, кулланучыларның үз хокукларын яклауны сораган мөрәҗәгатьләре җавапсыз калмый.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»