Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Фиброцемент плитәләр җитештерү заводы үзебездә булачак!

Фиброцемент плитәләр җитештерү заводы үзебездә булачак!
28.02.2019 / Икътисад

Фиброцемент плитәләр җитештерү заводы үзебездә булачак!
Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате”ендә инвесторлар белән чираттагы очрашу үткәрде.


Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлык һәм ведомстволар, үсеш институтлары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Киңәшмәдә сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге инвестицион проектлар, калдыклар белән эш итү турында сүз барды. Аерым алганда, “Күмертау” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителгән проект каралды. Кытай инвесторы — «Юаньянвэйли» сәүдә-сәнәгать компаниясе катнашлыгында фиброцемент плитәләр җитештерү заводы төзү турында сүз бара. Моның өчен югары сыйфатлы җепселле цемент такталар җитештерүче «Дасян-Стройматериалы» җәмгыяте расланган. Әлеге материал биналарны тышлау өчен кулланыла, җылы саклый һәм дымга бирешми.

Инвестицияләр күләме — 2 миллиард сумга якын дип планлаштырыла. 300 яңа эш урыны булдырылачак.

– Әлеге продукция безнең республикага Кытайдан кайтарыла иде инде. Шуңа күрә мондый плитәләрне үзебездә җитештерү Башкортстан өчен бик актуаль, — диде Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Илшат Таҗетдинов.

Утырышта Республика Хөкүмәте, Күмертау хакимияте һәм «Дасян-Стройматериалы» җәмгыяте тарафыннан өчьяклы килешүгә кул куелды.

“Инвестиция сәгате” кысаларында, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә проектлар каралды. Аерым алганда, Яңавыл районында 2,5 мең баш малга исәпләнгән сөт-товар комплексы һәм Мәләвез районында заманча суыту системасы булдыру. Шулай ук Ишембай районында органик калдыкларны компостлау өчен цех төзү турында да сөйләшү булды.




Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»