Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Корпорация – бизнесның терәге

Корпорация – бизнесның терәге
05.03.2019 / Икътисад

Корпорация –  бизнесның терәге Уфада “Торатау” Конгресс-холлында “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация” җәмгыятенең Стратегик сессиясе үтте. Анда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм “МСП” Корпорациясенең генеральный директоры, идарә рәисе Александр Браверман катнашты.

Сессия кысаларында оештырылган “түгәрәк өстәл”дә Башкортстанның инвестиция проектлары презентациясе үтте.
— Бүген без гомум суммасы 1,4 миллиард сумлык 6 инвестиция проектын карадык. Аларга 1,1 миллиард сумлык ярдәм күрсәтәчәкбез, — диде Александр Браверман. — Алар — югары технологияле импортны алмаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясе, социаль өлкәгә кагылышлы проектлар.
Арытаба кече һәм урта эшкуарлыкның Бизнес-навигатор порталы мөмкинлекләре презентациясе оештырылды. Бу Портал — үз эшен ачарга яисә киңәйтергә теләүче эшкуарлар өчен бушлай ресурс. Александр Браверман сүзләренә караганда, республикадан 21 меңнән артык эшкуар портал мөмкинлекләрен файдаланган да инде, шуларның 11 меңенең кереме яисә штаты арткан.
Радий Хәбиров төбәктә кече бизнесның куәте зур булуын билгеләде. Бүген Башкортстанда 140 мең кече компания һәм шәхси эшкуар эшли. Алар тулай төбәк продуктының биштән бер өлешен җитештерә.
— Соңгы дүрт елда республика эшкуарларына 3,5 миллиард сумлык гарантия һәм 4,9 миллиард сумлык финанс ярдәме күрсәткән Корпорациянең ролен аерым бил-ге­ләп үтәсем килә. Бу арзан һәм озайлы кредитлар, лизинг чыгымнарын компенсацияләү, — диде төбәк җитәк-чесе. — Корпорациянең методик ярдәме белән эшкуарлар саны, сатып алулар күләме артуын күрәбез. Кече бизнес-ның, аеруча инновацион һәм югары технологияле продук-цияләр поставкалауда, тендерларда җиңеп чыгуы мөһим.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, Корпорациянең турыдан-туры катнашлыгында булдырылыган төбәк лизинг компаниясе бер ел инде уңышлы эшләп килә. Шул вакыт эчендә 600 миллион сумлык 16 лизинг килешүе төзелгән.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»