Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күп булсын, арзан булсын..

Күп булсын, арзан булсын..
07.03.2019 / Икътисад

Күп булсын,  арзан булсын..Торак базары кискен үзгәрешләр таләп итә.

Былтыр республикада 2,4 миллион квадрат метр торак төзү планлаштырыл­ган иде. Әмма алга куйган бурыч тиешенчә үтәлмәде, барлыгы 2 миллион 288 мең квадрат метр мәйдан файдалануга тапшырылды (чагыштыру өчен: 2016 елда республикада 34 мең фатир файдалануга тапшырылды, барлыгы 2,7 миллион квадрат метр торак төзелгән иде). Узган елда Русиядә торак төзелеше — 5, Башкортстанда 7 процентка кимеде. Торак төзү буенча Башкортстан Русиядә сигезенче позициядә тора, Идел буе федераль округында – икенче.


Күптән түгел Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашлыгында Башкортстан Хөкүмәтендә үткән утырышта торак төзелеше проблемалары да күтәрелде. Анда ил күләмендәге әһәмиятле “Торак” программасы кысаларында 2024 елга кадәр республикада файдалануга тапшырылачак торак күләмен ел саен 3,7 миллион квадрат метрга җиткерү бурычы куелды. “Без стандарт торак төзелешенә ярдәм итәчәкбез, социаль һәм инженерлык инфраструктуралы мәйданнар булдырачакбыз, норматив-хокукый базаны камилләштереп, застройщикларга карата административ йөкләмә­ләрне киметәчәкбез”, диде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров. Ул, шулай ук, ипотека процентының киметеләчәге турында белдерде. “Әлеге вакытта процент ставкасы 6-7 процент булса, аны киләчәктә 5-5,5кә кадәр төшерергә планлаштырабыз”, — диде ул.
Әлбәттә, төзелештә бәяләрне киметү, сыйфатны күтәрү чараларын күрергә, шәхси торак төзелешенә ярдәм итү өчен инфраструктураны җитезрәк сафка кертергә кирәк. Мәсәлән, былтыр инженерлык челтәрләрен салуга респуб­ликаның адреслы инвестиция программасы (РАИП) буенча нибары 318 миллион сум бүленде. Ә аннан алдагы елларда бу сумма 2 миллиард сум иде. Киләчәктә исә инфраструктураны сафка кертү өчен казнадан средстволарны күбрәк бүләргә карар ителде. Шушы максатта республикага федераль бюджет 15 миллиард сум бүләчәк.
Ләкин әлеге вакытта торак базарында бәяләр кыйммәт, халыкның төзелешкә тотынырга яисә йорт, фатир сатып алырга акчасы җитми. Әйе, ипотека процентларын тагын да төшерү буенча эш алып баралар. Шунысын да истән чыгарырга ярамый: Башкортстанда, мәсәлән, гамәлдәге бәяләргә (социаль ипотека, банкларның ипотека продуктларын файдаланып һ.б.) 26 процент гаиләләр генә стандарт фатир сатып алу мөмкинлегенә ия. Башкаларның исә керемнәре аз, аларның акчасы ипотека түләргә җитми. Димәк, фатир сатып алу өчен, процент ставкалары кимү белән бергә, халыкның акчалата кереме артырга тиеш. Әйтик, 2017 елдагы белән чагыштырганда, республика халкының торак сатып алуга тотынган чыгымнары ике тапкыр кимеде. Ягъни торак базары өзеклеккә тарыды. Яңа шәхси йортлар салу да 15 процентка кимеде.
Төзелеш, шул исәптән торак төзелеше — икътисадны җанландыручы тармак. Төзелеш-тәге бер эш урыны, мәсәлән, башка тармакларда 8-9 кешене эш белән (транспорт, төзелеш материаллары, энергетика предприятиеләрендә һ.б.) тәэмин итә. Әгәр төзелеш икътисади өзеклеккә дучар була икән, башкалар да, аңа ияреп, шундый хәлгә төшә. Югары дәрәҗәдә ипотеканың процент ставкаларын киметү проблемасының даими күтәрелүе шушының белән дә бәйле.
Монда шунысын да ассызыклау мөһим, төзелеш тармагы, башлыча, кредитлар исәбенә эшли. Банклардан средстволар җәлеп иткәндә ставкалар никадәр түбәнрәк булса, төзелеш оешмалары өчен шулкадәр яхшырак. Әмма банклар кредитларны түбән ставкалар белән озак вакытка бирми. Чөнки иртәгәсе көн тотрыклы булыр дигән ышаныч юк. Кредит кытлыгы алдагы көннәрдә торакның кыйммәтләнүенә китерергә мөмкин, ди аналитиклар.
Июльдән башлап торак төзүчеләр (застройщиклар) яңа кагыйдәләр буенча эшли башлаячак. Хәбәр ителүенчә, төзелештә өлешләтә катнашу (долевое строительство) алымын тамырдан үзгәртү буенча 214нче Федераль законга зур үзгәрешләр кертелде. Аннан күре­нүенчә, төзелешне оештыручыларга дольщиклар акчасы турыдан-туры керми. Җыелган акча банкта махсус исәптә сакланачак. Төзүчеләр исә эшләрне кредитлар исәбенә яисә үз акчаларына башкарып, фатирлар әзер булгач кына дольщиклар акчасы белән кредитларын яба һәм башка чыгымнарын каплый. Гомумән, тора-бара төзелештә өлешләтә катнашу алымы тәмам бетереләчәк. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путинның күрсәтмәсе бар. Экспертлар фикеренчә, кинәт баюга исәп тоткан намуссыз застройщиклар төзелеш тармагыннан китәчәк. Шул ук вакытта, яңа кагыйдәләргә бәй-ле рәвештә, яңа төзелгән торак бәясенең 8-9 процентка үсүе ихтимал.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»