Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Авыл хуҗалыгы тармагында зур проектлар көтелә

Авыл хуҗалыгы тармагында зур проектлар көтелә
07.03.2019 / Икътисад

Авыл хуҗалыгы тармагында зур проектлар көтелә
Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате”ндә инвесторлар белән чираттагы очрашу үткәрде.


Анда Хөкүмәт әгъзалары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, үсеш институтлары җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Утырышта авыл хуҗалыгы тармагындагы эре проектлар каралды. Аларның берсе — Илеш районының “Уңыш” токымчылык заводы базасында сөтчелек комплексы төзү. Завод директоры Айдар Мөхәрләмов белдерүенчә, проектта өч каркас бина һәм савым залын төзү каралган. Заманча төзелеш конструкцияләрен райондагы предприятие җитештерәчәк. Комплексның куәте — елына 13 мең тонна сөт савып алыначак дип көтелә. Инвестицияләрнең гомум күләме — 500 миллион сум.

Авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Илшат Фәйзрахманов белдерүенчә, әлеге проект — төбәктәге инвесторларның активлыгын күрсәтүче уңай мисал.

Радий Хәбиров инвестпроектка ярдәм итү чараларын уйларга һәм алдагы утырышларда тикшерергә кирәклеген ассызыклады.

Икенче проект — Аскын районында бөртекле культуралар, рапс үстерү һәм эшкәртү комплексын төзү.

Беренче этапта инвестор — «Олеокемикс» компаниясе тарафыннан орлыкларны эшкәртү һәм ел әйләнәсенә 5 мең тонна үсемлек мае җитештерү күәте булган завод төзү планлаштырыла. Алдагы этапларда инвестор орлык саклау өчен элеватор төзү, рапс һәм бөртекле культуралар үстерү эшенә тотынмакчы. Инвестицияләрнең гомум күләме 1,2 миллиард сумга якын.

Төбәк җитәкчесе Республика Хөкүмәтенә проектны башлап җибәрү өчен банк оешмалары белән эшчәнлектә ярдәм күрсәтүне йөкләде.




Фото: Республика Башлыгының рәсми сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»