Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » "Туган урам"ны гамәлгә ашыруга 3,4 миллиард сум акча кирәк булачак

"Туган урам"ны гамәлгә ашыруга 3,4 миллиард сум акча кирәк булачак
11.03.2019 / Икътисад

"Туган урам"ны гамәлгә ашыруга 3,4 миллиард сум акча кирәк булачак
Башкортстанда 1 июньгә кадәр авылларның үзәк урамнарында асфальт-бетон җәюне күздә тотучы "Туган урам" республика программасы проектын әзерләү һәм раслау күз уңында тотыла.


Авылларның асфальт җәелмәгән үзәк урамнарының гомум озынлыгы 3,5 мең километр тәшкил итә, шуның 365 километры — транзит уза торган төбәк һәм муниципаль әһәмияттәге автомобиль юллары.

Республиканың Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, 1 километр юлны ремонтлауның якынча бәясе 12 миллион сум тәшкил итә, ә урамның 1 километры — 8 миллион сум.

- Иң беренче чиратта хәрәкәт киеренке булган транзит автомобиль юлларын (213 километр) һәм 1000нән артык халык яши торган торак пунктларда урамнарны (110 километр) асфальтлау тәкъдим ителә. Бу максатларга якынча 3,4 миллиард сум кирәк булачак, - диде Тимур Мөхәммәтҗанов.

Муниципалитетлар башлыклары 1 апрельгә кадәр программага кертү өчен билгеләнгән критерийларга туры килә торган урамнар исемлеген тәкъдим итәргә тиеш.

- Финанс блогы белән берлектә программаны гамәлгә ашыру өчен кирәкле акчаларны исәпкә алыгыз, — диде Радий Хәбиров. - Финанс мөмкинлекләреннән чыгып, аны берничә елга сузыгыз. Безнең бурыч - барлык эре авыл торак пунктларында бер генә урамга булса да халык йөри алырлык итеп асфальт салу.

Радий Хәбиров фикеренчә, бу программага бпрлектәге финанслау шартларында муниципалитетлар һәм авыл советлары кушылырга тиеш. Алар ихаталар территорияләрен, коймаларны, штакетникларны, баганаларны тәртипкә китерүдә булышырга тиеш.

Башкортстан җитәкчесе билгеләп үткәнчә, "Туган урам" программасын торак пунктларны яктырту программасы белән бергә алып барырга кирәк.




Фото: Олег Яровиков фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»